16+

Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да (кыямәт көнне) бер җиргә җыяр

Адашудагы күпчелеккә сукырларча ияреп гөнаһка батмас өчен, Аллаһы өйрәткәнчә яшәсәк иде дә, әмма... Без кайвакыт, тирә-якта бозыклык күп таралу сәбәпле, кайбер гөнаһларга җиңел карап, үзебез дә аларны кылабыз.

Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да (кыямәт көнне) бер җиргә җыяр

Адашудагы күпчелеккә сукырларча ияреп гөнаһка батмас өчен, Аллаһы өйрәткәнчә яшәсәк иде дә, әмма... Без кайвакыт, тирә-якта бозыклык күп таралу сәбәпле, кайбер гөнаһларга җиңел карап, үзебез дә аларны кылабыз.

«Заманасы шундый булгач, башкача яшәп булмый, бер мин генә нишли алам» дип акланабыз. Чынлап та, тирә-якта гөнаһ таралу сәбәпле, кеше аңа җиңел карый башлый. Ул гадәти бер гамәлгә әверелә. Мисал өчен, күп кеше риба алып яки биреп яши; зина кыла; ришвәт бирә; намаз укымый; хәмер эчә; хыянәт кыла; читләр малын үзләштерер өчен төрле хәйлә табып алдаша; башка бик күп төрле начар гамәлләр кыла. Күңеле кабул итеп бетермәсә дә, гөнаһ икәнен аңласа да, туктарга, яхшы якка үзгәрергә уйламый. 

Сәбәбе бер – күпчелеккә иярү, күпчелек шулай яшәгәч, шулай тиеш, шулай дөрес дип уйлау. Бу кеше психологиясенә бәйле, холкыбыз шундый. Әмма бу уңышка илтә торган бәхет юлы түгел, чөнки Раббыбыз Коръәндә әйтте: «Яман белән яхшы бер-берсенә тиң түгел, хәтта яманның күплеге сине таңга калдырып сокландырса да. Әй, акыл ияләре, сез Аллаһка тәкъва булыгыз, бәлки сез уңышка ирешерсез! («Маидә» сүрәсе, 100нче аять)».

Аятьтән күренгәнчә, гөнаһларга батып, үзебезне акларга тырышсак та, Раббыбыз начар эш матур булып күренсә дә, ул сине рәхәтлеккә илтмәячәк, дип кисәтә. Киресенчә, тәкъва булып, бозык гамәлләрдән ерак торып, иглекле гамәлләр кылсаң гына уңышка ирешерсең, ди. Гөнаһлы кешеләрдән үрнәк алып үзебезне алдамыйк, алар моңа һичничек лаек түгел, аларны мисалга куярга да тиеш түгелбез. Ә киресенчә, изгелеккә, яхшылыкка омтылган кешеләрне үрнәк итеп куярга, алар кылган гамәлләрне эшләргә тырышырга кирәк. Әйе шул, гөнаһ кылып, хаклыкны яман күрүчеләр – күпчелек, моны инкарь итеп булмый. Шуңа да сабыр булып, Аллаһыдан ярдәм сорап, иман белән игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын. Әмин! «Аларның күбесе исә хакны яман күрәләр («Мөэминнәр» сүрәсе, 70нче аять)».

Исәпкә корылмаган игелек
Һәр мөселман изге гамәлләр кылып яшәргә кирәклеген белә, чөнки асыл яшәеш максатыбыз шуннан гыйбарәт: «Аллаһ кемнең иң яхшы рәвештә изге гамәлләр кылачагын сынап карар өчен, үлемне һәм яшәеш тормышны бар итте» («Мөлек» сүрәсе, 2нче аять). Әмма капиталистик чорда яшәп, бар җирдән дә акча, дип тукып торганда, без игелекле гамәл кылу төшенчәсен оныта башладык. Берәр кеше ярдәм сорап килсә, нәрсә дип уйлыбыз?! «Моңа булышсам, үзем өчен файдасы булырмы-юкмы икән», – дип, тизрәк үзебезне кайгырта башлыйбыз. «Теге вакытта булышкан идем. Бушка яки арзанга гына эшләтим әле моны», – дип уйлыйбыз. Аның йөзендә ризасызлык чалымы күрсәк, үзебезнең аңа иткән яхшылыгыбызны исенә төшерергә ашыгабыз: «Теге вакытта сиңа булышкан идем, оныттыңмы әллә», – дип төрттерә-төрттерә, үз файдабызга борабыз. 

Тагын бер мисал: әҗәткә акча сорап килсәләр, «ярдәм йөзеннән савап булыр, Аллаһы малыма бәрәкәт бирер» дигән ният белән бирергә ашкынмыйбыз бит. Мал мәсьәләсе өстенрәк чыга бу очракта да. «Процент белән, арттырып кайтарсаң гына бирә алам», – дип кешене чарасызлыкта калдырабыз. Әле бу гамәлебезне аклау өчен күп сәбәпләр табачакбыз: «Инфляция, бәя арта, акчаның кыйммәте бетә». Хәтта туганнар да бер-берсенә шундый сүзләр әйтә башлады. Элекке шикелле, кешедән бернәрсә өмет итмичә, ихлас күңелдән ярдәм кулу сузу, хәерлелек эшләү бик әзебездә генә калып бара инде хәзер. 

Менә шул акчага табыну сәбәпле, безнең күңелдән әҗер-савап, игелек дигән төшенчәләр дә юылып бетте, ахры. Мәңгелеккә килгәндәй кылана башладык. Аллаһы каршысына басып, бар эшләребез өчен хисап кылыначак Көн барын оныта барабыз. Ә Аллаһы каршысында безгә башка төрле валюта кирәк булачак шул. Без салкын караган әҗер-саваплар, игелекле гамәлләр әле ничек кенә кирәк булачак! Аллаһының рәхмәтенә ирешергә һәм Аның җәзасыннан имин булып уңышка ирешергә менә шул саваплар сәбәпче була да инде. Шулар турында да уйлансак, өч көнлек дөньяга алданмаска өйрәнсәк иде. Җаныбыз тәнебездән кайчан аерылыр – беребез дә ул хакта белми. 

Шуңа күрә, акча эшләргә омтылган кебек, эчкерсез күңел белән, кешедән бернәрсә дә көтмичә, Аллаһыдан савап кына өмет итеп, хәерле гамәлләр кылырга тырышыйк, кардәшләрем. Мәкаләмне Раббыбызның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Сез изгелекләр кылуда бер-берегез белән ярышыгыз. Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да (кыямәт көнне) бер җиргә җыяр. Дөреслектә, Аллаһның кодрәте бар нәрсәгә җитә» («Бәкара» сүрәсе, 148нче аять).

Раил Фәйзрахманов 
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын рэхмэтендэ бул Илахым. Аллахы Тэгалэнен сынауларыннан гыйбрэт алмыйлар, хэсетлек, нэфселек кузлэрен йомдыра, берэу Дэ ике Гомер яшэми, кеше хакы эрнетеп Тишеп чыга. Алла сакласын. Оныкларыбызга, якыннарыгызга, хэркемгэ тэуфик, тэртип, хэерле ан-фикер биреп, шэйтан коткысыннан сакласын Илахым Раббем Аллам.

    Мөһим

    loading