Көн тәртибендәге Татарстан Республикасы мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде. Камил хәзрәткә 40 яшь, ул – Коръән-хафиз, ислам фәннәре докторы, 30 га якын иҗазәт иясе, Хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди, татар, иске татар, гарәп һәм төрек телләрен белә, 20 дини китап авторы, тәрҗемәчесе һәм автордашы, Диния нәзарәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.
Татарстан Мөфтиен сайлаганнан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сүз биреләчәк. Аннан соң Татарстан Баш казые сайланачак. Нәзарәтнең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев расланды.
Комментарийлар