16+

Кем нинди мал үзләштергән, кыямәт көнендә шуны сыртына салып чыгар

Кеше хакы белән бәйле гөнаһлар аеруча куркыныч.

Кем нинди мал үзләштергән, кыямәт көнендә шуны сыртына салып чыгар

Кеше хакы белән бәйле гөнаһлар аеруча куркыныч.

Бүгенге көндә кеше хакына керү, урлашу киң таралды дип әйтергә була. Аны хәтта гөнаһка да санап тормыйлар. Эштән кыстырып кайту, кеше күрмәгәндә кесәгә салып кую – гадәти хәл. Әмма халкыбызда: “Бурның бүреге яна”, – дигән әйтем бар. Бүген булмаса, ул иртәгә беленә. Ә ахирәттә аның өчен зур җәза каралган. “Казан нуры” мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов безгә шул хакта сөйләде.

– Хәзрәт, ислам динендә урлау турында нәрсә әйтелә?
– Урлашу – динебездә зур гөнаһ санала. Әгәр урлаучы: «Кем белсен, кем күрсен аны, ә теге дөньядан  беркемнең дә кайтканы юк, анда ни көтәсен белгән юк, миңа бүгенге көнемне кайгыртырга кирәк» ди икән, бу – зур ялгыш. Аның нәтиҗәсен ике дөньяда да күрәчәк. Кеше хакы белән бәйле гөнаһлар бигрәк тә куркыныч. Кардәшеңнең әйберенә кул салдың икән, ул кешенең рәнҗеше сиңа төшә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рәнҗетелгән кешенең догасыннан сак булыгыз! Аның догасы белән Аллаһ арасында бер киртә дә юктыр!” – дип кисәтә. Шунысын да истә тотарга кирәк: хәрам мал җиңел килсә дә, аның бәрәкәте булмый.

– Эшнеке, колхозныкы гына ич ул, дип нәрсәдер кыстырып кайту да гөнаһмы?
– Алай үзләштерү дә – гөнаһ. Күпме ул, әзме, хуҗасы күрәме-юкмы – бу дөньяда беленмәсә дә, кыямәттә күренәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кемдер үзенең дәрәҗәсеннән кулланып, ниндидер малны үзләштерсә, кыямәт көнендә шул әйберне үзенең сыртына салып чыгар», – ди. Мәсәлән, дөяне үзләштергән булса, аркасына дөяне салып чыгачак. Монда дәрәҗәсеннән дигәнне эшләгән урыны белән дип тә аңларга кирәк.

– Гөлне, яхшы үсеп китсен өчен, яшереп, хуҗасына әйтмичә алу гадәте дә бар бит әле бездә. 
– Беренчедән, бу – хорафат, мөселман кешесе андый әйберләргә ышанмаска тиеш. Икенчедән, кешенең әйберен сорап кына алырга кирәк. 

– Проблемаларын ялган белешмәләр юнәтеп хәл итүчеләр, ялган инвалидлык рәсмиләштерергә теләүчеләр бар. Бу да гөнаһмы?
– Сәламәт була торып, авыру кешеләр өчен каралган акчаны алу – хәрам. Урлашу дип аталмаса да, ул алдашу була. Алдау кешене гөнаһка гына түгел, ә җәһәннәмгә китерә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: «Ялган кешене – гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр», – диелә.

– Гарәп илләрендә каракның кулын кисү хәзер дә бармы?
– Хәзер инде юк, халифәлек заманында гына булган ул.

– Кайбер халыкларда кыз урлау гадәте бар. Анысы турында нәрсә әйтерсез?
– Ислам шәригатенә бу берничек тә туры килми. Кызның ризалыгы белән булса да.  

– Бер хәдистә: “Каракларның иң яманы – үз намазыннан урлаучы", – диелә. Намаз урлау дигәнне монда ничек аңларга?
– Пәйгамбәребездән килгән бу хәдиснең дәвамы да бар. Кешеләр аннан: «Ул намазыннан ничек урлый соң?» – дип сораганнар. Аллаһ Илчесе: «Рөкүгын һәм сәҗдәсен тиешенчә тәмам кылмый», – дигән (имам Әхмәт риваяте). Монда сүз ашыкмыйча, намазның һәр шартын үтәү турында бара. Әйтик, “Аллаһу әкбәр” сүзләрен әйтеп рөкүгъка киткәч, өч тапкыр “Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм”, ә рөкүгътан тураеп басканда “Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ” дибез. Тураеп баскач: “Раббәнәә ләкәл-хәмд”, – дип әйтелә. Шушы сүзләрне һәрберсен үз вакытында әйтү тиешле. Ашыгып, “Раббәнәә ләкәл-хәмд”ене тураеп басканчы ук әйтергә кирәкми. Сәҗдәдә дә үз тәртибен саклыйсы. Маңгайны намазлыкка тидереп куеп өлгермичә, “Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә” дип әйтә башларга кирәкми. Намазыбыз кабул булсын өчен, аны ихластан, ашыкмыйча һәм үз вакытында укыйк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading