16+

Хәтер көне: яңа дата

Мөфти телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, аксакалларның инициативасы матбугат чараларында зур кызыксыну уяткан.

Хәтер көне: яңа дата

Мөфти телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, аксакалларның инициативасы матбугат чараларында зур кызыксыну уяткан.

1989 елдан бирле татар халкы 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәре явыннан саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу чарасын билгеләп үтә. Ул ел да 15 октябрь көнне Хәтер көне буларак оештырыла.  

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары дини нәзарәтенең аксакаллар шурасы исә Хәтер көне датасын һәр елны шәүвәл аеның 13 нче көненә билгеләде. Алар фикеренчә, шәүвәл аеның 13 нче көне – татар халкы тарихында фаҗигале көн. Ул көнне, һиҗри исәп буенча 959 елда, Явыз Иван гаскәрләре, озак чолганышта тотканнан соң, Казанны яулап алалар.

Аксакаллар шурасы утырышында катнашучылар татар халкы тарихындагы бу мөһим көнне Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчетендә, шулай ук Казан ханнары мавзолее мәйданында Казан алынганда һәлак булучылар рухына Коръән укып һәм дога багышлап билгеләп үтү турында карар кабул итте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Хәтер көнен үткәрү буенча үз тәкъдимен белдергән:

– Һәр халыкның үз шәһитләре бар. Татарлар өчен ул, беренче чиратта, Казан алынганда һәлак булучылар. Өстәвенә, 1552 елгы вакыйгалар изге рамазан ае көннәрендә барган. Безнең бурыч – аларны истә тоту, үз тарихыбызны өйрәнү һәм үсеп килүче буында халкыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Әмма 1552 елдан соң да татар халкы тарихында үз гомерен дин, Ватан, милләт хакына корбан иткән шәһитләр күп булган. Шуңа күрә аларны да истә тоту мөһим. Мин Хәтер көнен татар милләтенең барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм, – дигән ул.
Мөфти үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, аксакалларның инициативасы матбугат чараларында зур кызыксыну уяткан.

– Шәүвәлнең 13 нче көненең тарихи дөреслеккә мөнәсәбәте юк дигән шик белдерүчеләр дә булды. Шул ук вакытта бу дата галим Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” дигән билгеле хезмәтендә күрсәтелә. 287 нче биттә “959 елның 13 шәүвәлендә читләр Казан ханлыгы башкаласына җиңүче буларак кергәннәр...” диелә. Диния нәзарәте элек тә ел саен октябрь аенда “Кол Шәриф” мәчетендә Хәтер көнен билгеләп үтте. Вәгазь, Коръән һәм һәлак булганнар рухына дога укыла иде. Кешеләрнең игътибарын күбрәк җәлеп итү өчен, ул 15 октябрьгә якын булган җомга көннәрне үткәрелде. Әмма җомга гел “күчеп тора иде”, шуңа да аксакаллар датаны мөселман календаре буенча тәгаен көнне куярга тәкъдим итте. Дамир Исхаков, Фәндәс Сафиуллин һәм Рәүф Хәсәнов кебек билгеле җәмәгать эшлеклеләре бу тәкъдимне хуплады. Шуны да өстим: диния нәзарәте үзенең эшчәнлеген, ягъни Ураза һәм Корбан гаетләрен, Мәүлид, Мигъраҗ, Бәраәт, Рәгаиб кичәләрен  хиҗри ел исәбенә туры китереп алып бара. Хәзер шуларга Хәтерк өне дә өстәлде. Бу датаны мөселман календаренә бәйләү мөселманнарда милли үзаң булдырырга ярдәм итә дип уйлыйбыз, – дип язган мөфти.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading