16+

Корбан гаете вәгазе

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә - бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Кешелек дөньясының табигый максаты бер: дөнья вә ахирәт сәгадәтенә, Аллаһының ризалыгына ирешү. Аллаһы Тәгалә хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Корбан чалу - шул олы максатыбызның бер изге гамәле. Корбан сүзе - гарәп...

Корбан гаете вәгазе

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә - бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Кешелек дөньясының табигый максаты бер: дөнья вә ахирәт сәгадәтенә, Аллаһының ризалыгына ирешү. Аллаһы Тәгалә хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Корбан чалу - шул олы максатыбызның бер изге гамәле. Корбан сүзе - гарәп...

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә - бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Кешелек дөньясының табигый максаты бер: дөнья вә ахирәт сәгадәтенә, Аллаһының ризалыгына ирешү. Аллаһы Тәгалә хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Корбан чалу - шул олы максатыбызның бер изге гамәле.

Корбан сүзе - гарәп телендә асылда «якын булу» сүзеннән тәшкил булган сүз.

Кемгә якын булабыз? Кемгә якын булырга омтыла кешеләр? Әлбәттә, үзенә кадерле якын булган кешегә. Әти-әнисенә, туганнарына, сөйгән яры, балаларына (бу табигый!), дөнья сөрү өчен - җитәкчегә, түрәгә, патшага (бу дөньяви!). Ләкин бу эшләр асыл халәтебез булган Аллаһыга якын булуны - гыйбадәтебезне оныттырмаска тиеш. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә безнең исебезгә төшерә. Аллаһы Тәгалә Адәм (г.с.)нең умырткасыннан аның нәселен, ягъни кешелек дөньясын - сине, мине, безне, безләрне яратып, Үзе хакында: «Мин сезнең Раббыгыз түгелмени?» - дип сорады һәм әйтте бөтен Адәм балалары: «Шаһәдәт итәбез», - дип. Аллаһы Тәгалә, шаһәдәтләрне кабул иткәч: «Кыямәт көнне бу хакта белмәдем дип әйтмәгез», - диде.
Кешелек дөньясына пәйгамбәрләр иңүе дә Аллаһыдан булган олы нигъмәт. Ибраһим (г.с.) олуг пәйгамбәрләрдән булып, һәрдаим Аллаһыга якын булырга омтыла, потларын ваткан өчен, кешеләр аңа җәза бирә: дөрләп янган утка салалар. Ибраһим (г.с.) гәүдәсен ялкын ялап-ялап ала, вә ләкин күңеле, рухы, иманы белән Аллаһыга якынрак булганга, Аллаһы Тәгалә Ибраһим (г.с.)не үзенә якын итә. Ялкын якынлыгы зыян салмый аңа. Шуңа күрә: «Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылдым», - дип әйтүне бездән Коръән аша исебезгә төшерә Аллаһ.

Һәрбер ата-ана балалары булуны өмет итә. Балаларын сөеп, аларны үстереп, Аллаһы юлына басуларын тәүфыйклы, шәфкатьле булып, үзләренә юаныч вә таяныч итеп үсүләрен тели. Ибраһим (г.с.) дә балалары булуын, аларның Аллаһ юлында булуларын өмет итә. Ләкин тәкъдир Аллаһыдан: олы яшьтә булса да, балалар булмый. Өметтә, догада, сабырлыкта була Ибраһим (г.с.). Дога кылып, Аллаһыдан хәерле бала насыйп итүен сорый һәм: «Йа Раббым, минем үземне һәм балаларымны намазны үтәүче кыл», - дип дога кыла (14:40). Бервакыт Ибраһим (г.с.): «Йа Раб­бым, балам булса, үзеңнең ризалыгың өчен аны сиңа багышлап, корбан итәрмен», - ди. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Дога кылыгыз, кабул кылырмын», - ди.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, туа якты дөньяга Ибраһим (г.с.) малае. Исмәгыйль дип исем бирәләр. Тәүфыйклы, шәф­кать­ле, итагатьле бала булып үсә.

Вакыт үтә. Исмәгыйль балигъ була, үсеп җитә. Аллаһы Тәгалә Ибраһим (г.с.)гә вәгъдәсен - Исмәгыйльне корбан итеп Аллаһыга якын булырга теләвен исенә төшерә. Ибраһим (г.с.)гә бу хәлдә калуы ансат булган, дип уйламыйм. Без, беренче чиратта - кешеләр. Уй-фикерләребез, тойгы-хисләребез бар, мәхәббәтебез бар. Илаһка булган мәхәббәтебез - иманнан, Пәйгамбәргә булган мәхәббәтебез - исламнан, тормыш иптәшебезгә булган мәхәббәтебез - сөю-сәгадәттән, балаларыбызга булган мәхәббәтебез - табигатьтән. Ничек Ибраһим (г.с.)гә табигатен басып, иман сынавын үтәргә? Бу - сыналу. Аллаһы Тәгалә каршында сыналу. Без күп вакытта, Аллаһы Тәгалә безне сыный, дип сөйләргә яратабыз. Аллаһы Тәгаләгә безне сынау кирәк түгел, чөнки ул - белүче. Безнең тәкъдиребезне тәгаенләүче Аллаһы Тәгалә сынамый, ул белә - без сыналабыз. Тормышыбызда булган мәсьәләләрне кемгә таянып башкарырбыз, чишәрбез. Аллаһы Тәгалә кушканга буйсыныпмы яисә шайтан вәсвәсәсенә бирелепме, ул да бит кешеләрне үзенең артыннан алып барырга омтыла. Ибраһим (г.с.) иманы кушканча башкарырга тәвәккәлли. Улы Исмәгыйльгә: «Әйдә, улым, бер йөреп кайтабыз», - ди. Үзе елый, елап алдан бара. Шайтан да үз эшен башкара. Исмәгыйльгә килеп: «Атаң сине чалырга алып бара», - дип әйтә. Исмәгыйль аны таш атып куа, икенче, өченче тапкыр да шайтан үзенең мәкерен кабатлый. Ник мәкер, мәкер түгел, бу очракта дөресен әйтә, шайтан хаклыкны ача бит, ә аны Исмәгыйль таш атып куа. Чөнки ул атасы артыннан бара, чөнки ул бала атасы белән намазда тора. Чөнки атаның бәхете - малае белән намазда иңгә-иң торуда. Илаһка гыйбадәттә, әти-әнигә итагатьтә булуда. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ата-анага «уф» та дип әйтмәгез», - ди. Шайтанның олы максатларының берсе - гаиләне таркату, ир белән хатын арасын бозу. Китә шайтан Ибраһим (г.с.) тормыш иптәше Хаҗәргә, аның иренең ниятен җиткерергә. Хаҗәр Аллаһыга таяна, монда да шайтан үзенең артына бастыра алмый. Әлхәмдүлилләһ, билгеләнгән урынга барып җиткәч, Ибраһим (г.с.) Исмәгыйльгә хәлне аңлатып бирә. Аллаһының хәбәрен, үзенең вәгъдәсен, ниятен бәян итә.

Исмәгыйль (г.с.) исә: «Әтием, минем бер үтенечем бар: кул, аякларымны бәйләмә, мине сабырлардан табарсың», - ди. Аллаһының әмеренә буйсына. Әтисенең сүзенә ышана. «Аллаһыга кирәк икән - разый», - ди. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә кирәкме кеше каны? Аллаһы Тәгалә вазифабыз иттеме җан кыюны?! Аллаһ Тәгалә салдымы өстебезгә мондый авырлык? Юк. Үти алмады Ибраһим (г.с.) ниятен - Исмәгыйльне корбан итә алмады. Улын корбан итү якын булу дигән сүз түгел. Аллаһыга Ибраһим (г.с.), ә бәлки тәкъвалыгы белән әманәтенә, әйткән сүзенә тугрылыгы белән якын булды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез чалган корбаннарыгыз­ның ите дә, тиресе дә минеке түгел, тәкъвалыгыгыз миңа», - ди. «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә болай ди: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмәдем», - ди. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына бу галәмдә матур-тату яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырган. Күрә-файдалана, итагать итәргә, гыйбадәттә булырга гына кирәк. Кемнең үз баласын чаласы килсен. Аллаһ сакласын мондый шайтан вәсвәсәсеннән. Ибраһимның (г.с.) кулы Исмәгыйльне корбан итәргә дип күтәрелгәч, җиргә куй каны тама. Аллаһы Тәгалә кеше канын коюны хәрәм кылды безгә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Инсан иң әүвәл, Аллаһ каршына кайткач, койган каны өчен җавап тотачак», - диде. Хәтта чалган сарыгы каршында да: «Мин сине бисмилләһи Аллаһы әкбәр, дип чалдым», - дип җавап бирә алмасаң, әҗерле булмассың, аның каны өстеңдә булыр. Кеше каны кою олы гөнаһлардан санала. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мәхшәр мәйданында үтерүчедән сорау булмас, чөнки аның урыны яман булыр. Үтерелгән кешедән: «Ни хак белән үтерделәр сине», - дип сорар. Чөнки ул хак Аллаһыда гына бар. Ул гына Терелтүче һәм үтерүче. Үледән - терене, тередән үлене чыгаручы сыйфатларына ия. Ә Аллаһыны сыйфатларына кул күтәргән кеше җәһәннәмдә була», - ди. Аллаһы Тәгалә Адәм (г.с.) заманыннан бирле Әбил белән Хабил мисалында кан кою, үтерүнең яманлыгын кисәтә. Кеше үтереп, без бит шайтанга корбан чалабыз, аңа якын булабыз. Хәләл кәсеп, маңгай тирләребез белән тапкан акчаларыбызның күбесен мылтык, бомба, кеше үтерү өчен коралга ник тотабыз? Әгәр дә малаебыз булса, башта бисмиллаһны өйрәтү түгел, аның кулына мылтык тоттырып атарга өйрәтәбез. Бала, әбисенә яисә бабасына, әнисенә төбәп: «Пух!» - дип ата. Әби-бабасы егылып китеп, үлгән булып кылана. Әй шатлана инде карап торганнар - зур үскән, әбисен атып үтерде, дип көлешәләр. Көләргә түгел, еларга кирәк бу хәлне күреп. Балалар уены гына димә, бу балалар беркөн үсеп җитә, егет-ир була. Ул чакта да шул уеннарын дәвам итәсе килә аларның. Аллаһы Тәгалә кешенең кан коясын «Бәкара» сүрәсенең 28 нче аятендә искәртте һәм моннан арыну юлларын Ислам динендә күрсәтте. Ислам сүзе үк «тынычлык» дигән сүз. Без, мөселманнар, кан коеп, кешеләрнең җирен, малын тартып алыр өчен мөселман булмадык, ә кешеләрнең йөрәкләрен яулап алыр өчен Ислам байрагын күтәрдек. Мөселманның куенында бомба юк, аның йөрәгендә иман, сәлам, бөтен дөньяга карата мәхәббәт бар. Шул мәхәббәте белән ул - бөтен дөньяга Аллаһ сүзен чәчеп, дөньяны гөлбакча итәргә теләүче зат. Без - мөселманнар, әлхәмдүлилләһ, безнең «бомбабыз», коралыбыз - Аллаһының сүзе, Пәйгамбәребез сөннәте. Максатыбыз - тынычлык, кардәшлек, Аллаһының ризалыгы. Ә Аллаһы Тәгалә кан кою белән риза түгел. Кеше канын күтәрми Аллаһы Тәгалә, кабул итми. Иншә Аллаһ, хайванны Аллаһы Тәгалә исеме белән корбан итеп, аның ризалыгын өмет итеп, тәкъвалыгыбыз, изге ниятебез белән якын булырбыз Аллаһыга. Анда да хайван сую максат түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү - максат.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading