Адәм баласы нәрсә сәбәпле гөнаһ кылса, Аллаһ аны шул нәрсәдән мәхрүм итәргә мөмкин. Күпме ата-аналар, бала хакы өчен, җир өстендә гаделсезлек кылалар, гөнаһка чумалар. Нәтиҗәдә шул балаларыннан яки аларның ихтирамыннан мәхрүм калалар. Бер таныш ханым үзенең бер баласын шулкадәр яратты, аның хакы өчен бик күпләрнең хакларына керде, кешеләрнең рәнҗешен алды. Үзем өчен сорамыйм, балам өчен сорыйм, дип әйтә иде. Беркөнне Аллаһ, ананы ул баласыннан мәхрүм итеп, аның золымлыгын туктатты. Бала анасы алып биргән өр-яңа машина белән юл фаҗигасендә һәлак булды.
Аллаһ Тәгалә, Ибраһимның да үз баласын бик нык яратуын күреп, аны имтихан кылды. Ибраһим, Аллаһыга булган мәхәббәте көчлерәк икәнен белдертеп, Аның әмерен үтим дигәндә, Раббымыз Исмәгыйльнең гомерен бер куй белән фидия кылды. Ягьни 40 ел җәннәт бакчаларында йөргән бер куйны биреп, Исмәгыйльнең гомерен сатып алды. Шулвакыт улы исән калачагын аңлаган атаның сөенече эченә сыймады, ул Раббысына елап-елап шөкер сүзләре әйтте. Аллаһ биргән бүләкне алып, аны корбан итте. Шул көннән башлап мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен үтәп яшиләр.
Ни кызганыч, күп вакытта адәм баласы, Раббысыннан бирелгән нигъмәтләрне югалтмыйча, аларның кадерен белми, Аллаһка шөкер итми. Кояшлы көннәребезнең, тыныч төннәребезнең, табын тулы сый-хөрмәт, байлыкларыбызның, бигрәк тә якыннарыбызның, газиз әти-әниләребезнең кадерләрен белмибез.
Әлеге кыйссадан соң безнең өчен янә бер мөһим мәсьәләне күтәрәсе килә. «Бала тәрбиясе» дигән сүзләрне ишеткәч, гадәттә, без ана белән баланы күз алдына китерәбез. Чыннан да, безнең җәмгыятьтә балалар күбрәк ана кочагында, ана тәрбиясендә үсә. Сүз дә юк, балага үзен тудырган, имезгән ана атадан якынрак була. Ләкин шунысы борчый, көннән-көн җәмгыятебездә балалар ата тәрбиясеннән ерагаеп баралар. Аллаһ чиксез хикмәте белән һәр баланы атадан һәм анадан бар итә. Әгәр Ул теләсә, балалар, Гайсә пәйгамбәр кебек, гел анадан гына да туарлар иде. Ана - атаны, ата ананы алыштыра алмый, һәркайсының үз вазифасы, баланың шәхес булып оешуында үз өлешләре бар. Кызганыч, бүген күп балалар ата тәрбиясеннән мәхрүм булып үсә. Берәүнең атасы көн-төн эштә, баласына игьтибары җитми. Икенчеләрнең аталарын үзләрен нык кына тәрбияләргә кирәк. Авызында бер юньле сүзе булмаган, мәңге айнымас атаның баласына юньсезлектән башка тәрбия бирә алмавы көн кебек ачык. Төрмәгә вәгазь белән баргач, утыз яшен генә тутырып килүче атадан: «Балаңа нинди тәрбия бирәсең, аңа үзеңнән соң нәрсә калдырырсың?» - дип сорагач, ул: «Шәһәрдәге автобус һәм трамвайларны калдырам», - диде. Төрмәгә автобуста берәүнең кесәсеннән акча урлап эләккән икән.
Ир белән хатын килешә алмыйча аерылышуның да иң беренче корбаны - бала. Күпчелек ирләр ир булудан туктагач, ата булуларын да онытып җибәрәләр. Хатыны белән бергә балаларына да талак әйтәләр. Ата гаилә эчендә ничек баласы өчен җавап тотса, талактан соң да баласының ризыгы, киеме, торагы, сәламәтлеге, белеме һәм тәрбиясе өчен җаваплы булып кала. Илебездә төзелгән һәр ике гаиләнең берсе җимерелеп барган заманда бу проблема бик тә актуаль булып тора. Әйтерсең лә моннан 1400 ел элек иңгән Коръән безнең ил өчен, бүгенге көн өчен иңгән. Гасырлар үткән саен, Коръән күтәреп чыккан проблемалар искерү түгел, киресенчә, актуальләшеп бара. Коръәндә бик күп урында ата белән бала мәсьәләсе күтәрелә. Моның белән Аллаһ бөтен галәмнәргә җәмгыятьтә Ата тәрбиясенең әһәмиятен бәян кыла. Ата сүзен ишетмәгән, ата кулын тоймаган бала камил тәрбия ала алмаганны әйтә.
Яшьләребез, гаилә кору өчен бер-берсенә пар эзләгәндә, иң элек матур күзләр, зифа сыннарга түгел, бәлки: «Бу ир минем балаларыма Ата була алырмы», «Бу чибәр кыз минем булачак нәселемә лаеклы ана булырмы?» - дигән принциплардан да чыгып фикер йөртсәләр иде.
Комментарийлар