16+

Коръән-Кәримдә хәрефләр, сүзләр һәм саннар могҗизасы

Коръәндә «дөнья» (әд-дунья) вә «ахирәт» (әл-ахирә) сүзләре бер дәрәҗәдә 115 мәртәбә кабатлана.

Коръән-Кәримдә хәрефләр, сүзләр һәм саннар могҗизасы

Коръәндә «дөнья» (әд-дунья) вә «ахирәт» (әл-ахирә) сүзләре бер дәрәҗәдә 115 мәртәбә кабатлана.

«Шайтан» (әш-шәйтан) вә «фәрештә» (әл-мәләк) сүзләре вә алардан ясалган сүзләр дә Коръәндә бер күләмдә – 68 мәртәбә очрый. «Үлем» (әл-мәүт) сүзе вә аннан ясалган сүзләр 145 мәртәбә һәм шул ук вакытта «хәят» (әл-хәят) вә аннан хасил булган сүзләр дә 145 мәртәбә кабатлана. Димәк, нихәтле терек булса, шул хәтле үлем дә.

Коръәндә «дин» (әд-дин) вә аннан чыккан сүзләр 92 мәртәбә, «мәчет» (әл-мәсҗед) сүзе дә 92 мәртәбә кабатлана. «Иман» (әл-иман) сүзе вә аның төрләре 811 мәртәбә телгә алына. Ә «гыйлем» (әл-гыйлм) сүзе – 782 мәртәбә вә аның синонимы булган «мәгърифәт» (әл-мәгърифәт) сүзе 29 мәртәбә кулланыла, «гыйлем» вә «мәгърифәт» сүзләренең санын кушсак (782 вә 29) 811 була, ягъни гыйлем вә мәгърифәт ничә булса, иман шулчаклыдыр. 

Коръәндә күкнең җиде өлештән торуы әйтелә. Аллаһ бу хакыйкатьне Коръәндә җиде тапкыр әйтә, ягъни күкнең җиде икәнлеге җиде кат әйтелә. Күкне һәм җирне алты көн эчендә яратылганы да 7 тапкыр әйтелә. 

“Кадер” сүрәсендә 30 сүз бар. Кадер кичәсен үз эченә алган рамазан ае да утыз көннән килә. 

«Бәхетсезлек» сүзе (әш-шидда) һәм аннан чыккан сүзләр Коръәндә 102 мәртәбә телгә алына һәм «ас-сабр» сүзе төрләнешләре белән дә 102 мәртәбә очрый, димәк, нихәтле кыенлык килсә, шул хәтле сабыр итү кирәк. 
Мондый күпсанлы төгәллекләр очраклы була алмый, әлбәттә! Коръән ул – чын могҗиза китабы.

(Вәлиулла Якупов)
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading