16+

«Коръәнне укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр»

“Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез.

«Коръәнне укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр»

“Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез.

– Хәзрәт, фарыз гамәлләрдән кала иң хәерле гыйбадәт ул кайсы? 
– Һәр мөселман кешесе гыйлем алырга тиеш. Динебездә гыйлемнең чыганагы булып исә Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръәни-Кәрим тора. Коръән иң камил Китап ул. Аның башка китаплардан бөеклеге Аллаһның бөтен мәхлукат дөньясыннан өстен булганлыгы кебек. Аңа тиң китаплар юк бу дөньяда, һәм аны уку да хәерле гамәл санала. Иң бөек дәрәҗәдәге кеше булырга телибез икән, Коръәнне укыйк.

– Мөселман кешесе өчен аның хаклары уку белән генә чикләнмидер...
– Укып кына калмыйча, аның белән гамәл кылырга һәм башкаларга да өйрәтергә тырышырга тиешбез. Әмма уку дигәндә, мәгънәсен аңлап уку мөһим. Тагын бер хакы – кайда гына булсак та, өйдәме, мәчеттәме, Коръәнне укыганнарын ишетәбез икән, аны тыңлау. Намаздан соң мәчеттә Коръән иң күбе ике минут укыла, әмма кайбер дин кардәшләребезнең сабырлыгы бетеп, тизрәк чыгып китү җаен карый. Без бит белмибез, бәлки ул тормышыбызда соңгы тапкыр Коръәнне тыңлау булыр. Югыйсә изге китапны укыганда да, тыңлаганда да күңелләребез тынычлана, тормышыбызга бәрәкәт иңә. Шулай ук «Фуссыйләт» сүрәсендә Раббыбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Әйт, Ул (Коръәни-Кәрим) иман китерүчеләргә һидаять вә шифа», – дип әйтә. Аның рухыбызга гына түгел, тәнебезгә дә шифасы бар.  Пәйгамбәребезнең “Тирмизи” җыентыгында килгән бер хәдисендә: “Коръән укыган вакытта һәр хәреф саен бер изгелек язылыр, һәр изгелек өчен ун әҗер-савап бирелер. Мин әйтмим «әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип. «Әлиф» – бер хәреф, «ләм» – икенче, «мим» – өченче хәреф”, – диелә. Ягъни әлиф-ләм-мим дидең, утыз савап алдың. Ә тыңлаган кешегә бер хәрефе өчен бер савап языла. Димәк, мәчеттә Коръән тыңлап кына да үзегезгә савап алып кайтып китәсез. Гаҗәеп бит: намаз укыганга да, вәгазь тыңлаганга да, бер-беребезгә елмаеп сәлам биргәнгә дә, хәл сорашучыларга әлхәмделилләһ дип җавап биргәнгә дә савап языла. Болар барысы да мәңгелек тормышыбыз өчен әзерлек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тагын бер хәдисендә: «Коръәнне укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр», – диелә (имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). 

– Намаз уку шулай ук Коръән уку булып саналамы?
– Коръән уку ул намазның бер рөкене, ягъни бер фарызы булып тора. Һәм аны укуның иң саваплы урыны да кыямда басып торганда укылганы.  

– Хәзрәт, безгә Коръән уку өчен гарәп хәрефләрен өйрәнергә кирәк бит. Ә кемнеңдер ул туган теле. Шулай булгач, тырышлык куйган өчен савабы да күбрәк языламы?
– Әлбәттә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр булыр. Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак» (имам әл-Мөслим). Өйрәнә башлаганда барыбыз да хаталана. Ансыз булмый. Әмма тырышканда, камил рәвештә укырга өйрәнергә була. Укый белү генә түгел, аның мәгънәсен дә аңларга тиешбез. Кызганыч, һәр намазыбызда “Фатиха” сүрәсен укыйбыз, тик мәгънәсен белмибез. Югыйсә аларны белергә һәм шулар нигезендә яшәргә кирәк безгә. Коръәннең тагын бер хакы – аны башкаларга да өйрәтү. Аллаһның Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче», – ди (Бухари). Өченчесе – Коръәнне яталу. “Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре белән генә чикләнмик. Кыямәт көнендә безгә укы диячәкләр. Сүрәләрне яттан күбрәк белгән саен, җәннәттәге дәрәҗәң шуның кадәр югары булачак. Бу өч көнлек дөньяда абруйлы кеше булу өчен тырышлык куябыз бит, ахирәтебезне дә кайгыртыйк. Аллаһы Тәгалә барчабызга да Коръәнне хәерле рәвештә укырга һәм фирдәвес җәннәтләренә ирешергә насыйп итсен.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading