16+

Кофеның хуш исен озаграк саклау сере нидә?

Эксперт әйтүенчә, кофе бөртекләрен алдан ук тарттырырга ярамый — хуш исе тизрәк югала.

Эксперт әйтүенчә, кофе бөртекләрен алдан ук тарттырырга ярамый — хуш исе тизрәк югала.

Кофеның хуш исен һәм тәмен озаграк сакларга теләсәгез, аны бөртек килеш сатып алыгыз һәм эчемлек әзерләр алдыннан гына тарттырыгыз. Бразилиянең Лондрина дәүләт университеты профессоры Марта де Толедо Бенасси РИА Новостига шулай дип сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кофе бөртекләрен ваклагач, аларның кислород белән контакт мәйданы арта. Нәтиҗәдә оксидлашу процессы тизләшә, хуш исле матдәләр югала, ә вакыт узу белән эчемлекнең тәме дә үзгәрә.

Тулы бөртекләрдәге майлар һәм хуш ис бирүче кушылмалар кислород тәэсиреннән яхшырак саклана. Шуңа күрә кофе тәмле һәм хуш исле булсын өчен, аны эчәр алдыннан гына тарттыру киңәш ителә.

Кофеның сыйфатына саклау шартлары, аеруча температура да йогынты ясый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading