16+

Коръән иңгән иң саваплы айда ураза тота алуым белән мин бик бәхетле

“Шәһри Казан” газетасы битләрендә “Минем беренче уразам” дип исемләнгән бәйгенең башлануын күрдем дә кулларым үзеннән-үзе каләмгә үрелде. Мин күңелем белән балачак елларына кайтып килгәндәй булдым. Нинди рәхәт, күңелле, мәшәкатьсез чаклар...

Коръән иңгән иң саваплы айда ураза тота алуым белән мин бик бәхетле

“Шәһри Казан” газетасы битләрендә “Минем беренче уразам” дип исемләнгән бәйгенең башлануын күрдем дә кулларым үзеннән-үзе каләмгә үрелде. Мин күңелем белән балачак елларына кайтып килгәндәй булдым. Нинди рәхәт, күңелле, мәшәкатьсез чаклар...

“Шәһри Казан” газетасы битләрендә “Минем беренче уразам” дип исемләнгән бәйгенең башлануын күрдем дә кулларым үзеннән-үзе каләмгә үрелде. Мин күңелем белән балачак елларына кайтып килгәндәй булдым. Нинди рәхәт, күңелле, мәшәкатьсез чаклар...

Рамазан ае якынлашыр алдыннан әбием белән бергә өйләрне бер кат җыештырып, сәхәргә кирәкле ризыклар, хөрмә, өрек  җимешләрен  кибеттән алып кайтып куя торган идек. Ул чакта мин әле кечкенә генә кыз - нибары 6 яшь тирәсе. Әти-әнием эштә вакытта әбием карамагында калу миңа инсафлы, иманлы кыз булып үсеп җитәргә зур таяныч булды. Нәкь әбием янәшәсендә мин күп догаларга өйрәндем. Әлхәмдүлилләһ, хәзер дә ул догаларны яттан беләм, һәр иртә, кич шуларны кабатлап йокыга талам һәм уянам, үземнең балаларыма да өйрәтеп калырга тырышам.

Без көтеп алган изге рамазан ае якынлаша. Кичтән үк “Әбием мин дә синең белән сәхәргә торам яме, мине уятырга онытма” дип урыныма менеп ятам. Мөгаен, ул сәхәргә тору әбиемнең кибет киштәсеннән алган тәмлүшкәләрен, ялтыравык кәгазьгә төрелгән кәнфитләрен ашау өчен булгандыр. Сабый чак бит, күз дигәне тәмле әйберләргә тиз төшә, шул баллы ризыкларны ашыйсы килә. Элек рөхсәтсез өстәл өстеннән берни дә алып ашамый идек. Бу ак яулыклы әбиемнең тәрбиясе. Бу юлы да Тәслимә әбием, шаяртып, “кызым кача-поса  шкаф эчендәге тәмле җимешләрне, баллы хәлвә, кәнфитләрне ашап бетерә күрмә. Алайса ураза вакытында авыз ачканчы тамагым ачар дип” шаяртканы исемдә. Ә мин исә бу ураза дигәне кайчан бетә икән, әбием шул гомер минем белән сөйләшмәс микәнни, әнә бит авыз ачканчы ди, димәк сөйләшергә ярамый дип эчтән генә уйлаганымны искә төшереп хәзер шушы хатирәләремне елмаеп язам. 

Әлбәттә, сәхәргә торасы дигән көнне әби мине уятмас дип сәгать шалтыраганын көтеп ятканым исемдә. Бер тамчы да күземне йоммыйча таң атканын көтә идем. Ә әбием исә мине тәмле йокымнан уятмыйм дип әкрен генә урыннан шуышып тора, аяк очларына гына басып кухня ягына чәй куярга  ашыга. Мин шуны гына көткәндәй әби миндә синең белән торам дип сикереп торулар иң кадерле истәлек бүгенгесе көндә.

Яхшылап юынып өстәл тирәсенә утырганчы тәрәзә аша урамга күз салам. Безнең шикелле сәхәр ашарга торучылар бармы икән, янәсе. Күршедә яшәүче берничә татар әбиләренең тәрәзәсендә ут яктысы күренеп күңелем сөенә. Шулай итеп, без әби белән тәмләп ашап-эчеп, догалар укып кире йокларга ятабыз. 

Әлбәттә, ураза дәвамында уянмый калган чакларым да күп булды. Кечкенә генә бала булуыма карамастан, һәр кич миндә иртәгә ураза тотам дип сәхәргә уянсам да, онытылып китеп ни дә булса кабып куя идем шул.. Сабый вакытта күп нәрсәне аңламыйсың икән шул..

Аллага шөкер, үсә төшкәч гаиләм белән бергәлектә ураза тотып карау насыйп булды миңа. Бу вакытта мин инде мәктәптә белем ала идем. Беренче, икенче көннәре су эчәсе, тамак ачып сабырлыкны сынаса да түзгәнем, бирешмәвем белән хәтергә уелып калган. Рамазан ае миңа суның, икмәкнең бер кечкенә генә валчыгы да күпме әһәмияткә ия икәненә төшендерде.  Коръән иңгән иң саваплы айда ураза тота алуым белән мин бик бәхетле.

Кызганыч, бүгенгесе көндә минем белән һәр иртән сәхәргә торган, бергә  ураза  тоткан, күп догалар өйрәтеп калдырган ак яулыклы әбием белән башына түбәтәен матур итеп киеп куйган бабаем гына юк инде. Рамазан ае якынлашкан саен шушы балачак хатирәләрем кылт итеп исемә төшә дә күңелне тоташ сагыш били. Яңадан шул әби-бабайлы балачагыма кайтып, иртә белән сәхәргә уянып, алар янәшәсендә чәй эчәсем килә. Әлхәмдүлиләһ, мин бик бәхетле дип сөенәм. Чөнки гомерем буе әби-бабай тәрбиясендә үсеп күп нәрсәгә төшенгәнмен, иманлы булуның бәхет икәнлеген аңлаганмын. 

Аллага шөкер, хәзер дә рамазан аен бик көтеп алам. Сезгә бәян иткән ураза ае истәлекләрен балаларыма сөйләп, изге айны кадерләргә өйрәтәм. 

Ураза ул Аллаһның безгә биргән иң зур бүләге. Киләчәктә дә Аллаһ насыйп итеп, мине  ураза тоту серләренә өйрәтеп калдырган әби-бабаемның изге ниятенә тап төшерми, гаиләм белән бергәлектә ураза тотып, Аллаһы Тәгаләнең изге рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын. Амин!

Илзия Харисова, Кукмара
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading