16+

Абау! Дүртаякланып сикерәләр, мыраулыйлар... балалар җәнлекләргә әверелә башлады

Әлеге юнәлеш квадробика (фурри субкультурасы) дип атала икән, ул хайваннарның үз-үзләрен тотышын кабатлаудан, пародияләүдән гыйбарәт.

Абау! Дүртаякланып сикерәләр, мыраулыйлар... балалар җәнлекләргә әверелә башлады

Әлеге юнәлеш квадробика (фурри субкультурасы) дип атала икән, ул хайваннарның үз-үзләрен тотышын кабатлаудан, пародияләүдән гыйбарәт.

Паркларда дүртаякланган, битенә хайван битлекләре кигән, койрык таккан яшүсмерләрне күрсәгез, хушыгызны җуеп егыла күрмәгез. Бу үсеп килүче буынның яңа шөгыле. 

Ике айдан артык Россия социаль челтәрләрендә яңа видео-тренд өстенлек итә. Кадрларда яшүсмерләр, ясалма колаклар тагып яки эт һәм мәче битлекләре киеп, паркларда, ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында “көтүләре” белән йөриләр. Биредә “көтүләре белән” дигәндә аның туры мәгънәдә аңларга кирәк, парктагы газонда дүртаякланып йөгерәләр, мыраулыйлар, өрәләр. Кайберәүләр, иң текә булып кыланырга теләгәннәре, үтеп баручыларны тешләргә дә мөмкин. 

Әлеге гадәти булмаган күренеш, бу хакта хәбәрдар булмаганнарда  гаҗәпләнү уята. Әйтик, әле бу ял көннәрендә генә гаиләм белән мәгьлүм бер сәүдә үзәгенә барырга булдык. Машинаны парковкада калдырдык та, җәяүләп барабыз. Каршыбызга 14-15 яшьлек 3 кыз килә, икесендә төлке битлеге, кулларында җәнлек тәпиләренә охшатып тегелгән бияләйләр, арт шәрифләрендә - ясалма койрык. Өченчесенең кулында телефон, күрәсең, анысы видеооператор. Ике кызым да пырхылдап көлеп җибәрде. Әтиләренең күзләре маңгаена менде, мин “Йа, Ходаем”, дидем дә, юлыбызны дәвам иттек. Менә шулай кемдәдер көлке, кемдәдер гаҗәпләнү хисе уята бу. 

Килеп чыгышы
Квадробиканың кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында фикерләр төрле. Кемдер әлеге «субкультура» 2019 елда АКШта барлыкка килгән дип белдерә. Башкалар исә аны 2000 еллар башында «маймыл-кеше» буларак билгеле булган япон кешесе Кенити Ито уйлап чыгарган дип саный. Шулай да, бүген чит илләрдә квадробика буенча ярышлар үткәрелә, аларга йөгерү, йөзү,  аулау, ә кайчак хәтта йокы вакыты да кертелә икән.

Хуплаучылар җитәрлек
Квадробиканың тарафдарлары әлеге "спорт төрендә" бары тик файда гына күрә. Хәер, моның белән өлешчә ризалашырга да мөмкин. Чөнки болар барысы да физик активлыкны күздә тота: җитезлекне, вестибуляр аппаратны үстерә, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны арттыра. Өстәвенә, квадробика белән шөгыльләнү махсус җиһазлар һәм мәйданчык таләп итми.

Җәмәгатьчелек фикере
Әмма, җитешсез яклары да җитәрлек, дип саный кавдробикага каршы булганнар. Мәсәлән, махсус әзерлеге булмаган кешеләр катлаулы күнегүләр ясап җәрәхәт-яра алырга мөмкин. Моннан тыш, квадроберлар арасында үзләрен агрессив-ярсу тотучылар да бар, кешеләргә һәм хайваннарга һөҗүм итәләр, җәмәгать тәртибен бозалар. 

Мәскәү активистлары Башкала мэриясенә “һөҗүм итү һәм милекне бозу очраклары”на сылтама ясап әлеге юнәлешне тыюны сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәер, Россия төбәкләрендә дә хайваннарның үз-үзләренең тотышын кабатлауны күздә тоткан рәсми булмаган спорт төре – квадробиканы тыюны сорап мөрәҗәгать итүләр саны арта башлаган. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та шул хакта белдерде. Аның сүзләренчә, «уенның кайчан тәмамлануын һәм баланың психологик иминлегенә куркыныч янауның чиген аңлау мөһим».

– Бу субкультураның актив җанатарлары, мәсәлән, хайван төсен кабатлап бөтен тәненә татуировка ясый икән. Менә шундый тискәре күренешләр дә бар. Хәтта дуңгызларга охшарга тырышучылар да очрый, алар тагарактан ашыйлар, күлләвекләргә кереп уйныйлар, мыркылдыйлар. Кемдер мәчеләргә, этләргә охшарга тырыша, аларның махсус киемнәре бар. Ә боларның берсе дә арзан түгел бит. Хәзер бу мәхшәр Россиядә дә башланды. Әти-әниләр балаларының шул рәвешле уйнап йөрүенә шатлана гына. Бәлки, кайберәүләр өчен бу төр физик күнегүләр итеп кабул ителәдер. Ләкин аек акыл белән уйласак, балаларыбызны, чыннан да, акылдан яздыралар бит, – дип белдерде Волынец.

Балалар омбудсмены фикеренчә, квадробика субкультурасының йогынтысына психологик яктан күңел җәрәхәте алган һәм хайван битлеге артында яшеренеп, чынбарлыктан качарга теләгән балалар дучар була. Балаларны начар йогынтыдан саклауның иң яхшы ысулы, аларны түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү, дип саный Волынец, Казандагы Владимир Вавилов хосписында шундый искиткеч мөмкинлек бар. Ике атна хосписта булган яшүсмер волонтерлар тормышның гади түгеллеген, яшәешнең мәңгелек көрәш булуын аңлаячак, ди Волынец. Ул хәзерге вакытта «Росдетство» фәнни-тикшеренү институтына “фурри” хәрәкәтенә карата экспертиза үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать әзерләве турында әйтте. 

Квадробикага шулай ук куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина да игътибар иткән. Үзенең телеграмм каналында ул бер хәбәр урнаштырган. Биредә социаль челтәрдән кулланучы бер кеше янына урамда квадроберларның йөгереп килеп тешли башлаганы әйтелә. Бу, чираттан тыш хәл итеп кабул ителә. 


«Яшүсмерләрне берләштерә»
Казан шәһәрендә яшәүче Гөлнур Хәйруллина 8 яшьлек кызының әлеге субкультура белән кызыксынуында бернинди дә куркыныч күрми. 
– Фурри белән кызыксыну балаларга мультфильмнар һәм сериаллар фэнтези-дөньяларыннан килгән, – дип сөйләде ул. – Бу юнәлеш еш кына яшүсмерләрне берләштерә, алар бергә җыелалар һәм косплей фестивальләрендәге кебек үк хайван роленә керәләр. Аларга әлеге уен ошый икән, нигә каршы килергә? Гади генә итеп әйткәндә, яшүсмерләр шул рәвешле яшүсмерлек чорын кичерә. Аларга шундый чорда ярдәм итәргә мөмкин: ким дигәндә паркларда уйнаучы «җанварлар» төркемнәрен куып җибәрмичә, аңлау белән карарга кирәк. 

Әлеге юнәлеш балалар психикасына куркыныч яныймы? Чаң сугар сәгать җиткәнме? Бу мәсьәләне Тукай муниципаль районының Психологик-педагогик социаль үзәге җитәкчесе, югары категорияле педагог-психолог Гүзәл Латыйпова белән уртага салып сөйләштек. 

– Гүзәл Загировна,  квадробика, фурри белән кызыксынган баланың теләгенә каршы килергәме? Яки теләктәшлек күрсәтеп, битлек, койрыклар алып бирергәме? 
– Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр арасында квадроберлар һәм фурри хәрәкәтләре тиз арада популярлык ал. Күп кенә балалар төрле хайваннар костюмнарын киеп, үзләрен шулар кебек үк тоталар: ыңгырашалар, тешлиләр һәм дүрт аякта чабып йөриләр. Квадробика спорт күнегүләре һәм кыргый хайваннар тәртибен үрнәк итеп алу катнашмасы булып тора. Алар социаль челтәрләрдә тематик төркемнәр һәм каналлар булдыралар, анда танышалар һәм уңышлары белән уртаклашалар. Иң популяр кадрлар 10-15 яшьлек яшүсмерләр арасында, алар еш кына мәче һәм төлкегә охшарга телиләр.
Фурри — кеше сыман сыйфатларга ия булган антропоморф хайваннар белән бәйле сәнгать һәм мәдәният белән кызыксынучы кешеләр җәмгыяте. Антропоморф хайваннар – мультфильм яки кино персонажлары кебек, гадәттә, ике аякта хәрәкәт итәләр һәм тән төзелеше белән кешеләрне хәтерләтәләр. Мәсәлән, мин Дисней мультфильмнарын, "Чип һәм Дейл" ны яки "Утиные истории" ны китерә алам. 
Беренче чиратта ата-ана баласы белән сөйләшергә һәм аның ни өчен фурри булып һәм битлек киеп йөрүен ачыкларга тиеш. Ата-ана балага ярдәм итәргә, аны тыңларга һәм аның мотивациясен аңларга тиеш.

– Урамда барганда шундый төр субкультура вәкиле очраса, яки килеп тешләсә, нишләргә? Тавыш куптарыргамы? 
– Әгәр дә сезгә фурри, квадробика вәкилләре һөҗүм итсә, тыныч булырга һәм курыкмаска, аны үзегездән читләштерергә, тынычландырырга тырышыгыз. Бала бик агрессив булса, олыларны ярдәмгә чакыру кулайрак. Шуны истә тоту мөһим: балалар импульсив булырга мөмкин, һәм алар һәрвакытта да эшләренең нигә китереп чыгарырга мөмкин булуын аңламый. Шуңа күрә балага аңлау белән караргә һәм сабыр итү мөһим. 

– Бала өчен әлеге яңа тренд куркынычмы?
– Әгәр бала уен вакытында куян, песи кебек хайван булып кыланса, бу начар күренеш түгел. Ләкин ул үзен хайван белән тиңли башласа, аның гадәтләрен көндәлек тормышка күчерсә, ыңгыраша, калтырый, барысын да иснәп, хәтта башка кешеләргә һөҗүм итә башласа, чаң кага башлау өчен бер билге.
Мондый тәртип кайбер очракларда психохисси бозылу яки сәламәт булмаган (девиант социаль нормаларга каршы килгән) тәртипнең булуын күрсәтә ала. Бу үз-үзеңне кабул итмәү, борчылу яки стресс булырга мөмкин.
Ә квадробикага килгәндә, 12-13 яшькә кадәрге балалар арасында, моны уен белән аклап, хайваннарның гадәтләрен кабатлауны кичерергә була. Ләкин 14 яшьтән ары таба шундый хәл кабатланса, әти-әниләргә бала белән аңлату эше алып барырга һәм бу күренешнең дөрес булмавын төшендерергә кирәк.

– Фурри, квадробика белән кызыксынган баланың әти-әнисенә нинди киңәш бирер идегез?
– Квадробика баланың үсеше өчен файдалы булырга мөмкин дип уйлыйсыз икән, аңа теләктәшлек күрсәтегез. Балагызны квадробика нигезләренә һәм кирәкле күнекмәләргә өйрәтә алырлык тиешле курслар яки тренер табыгыз.
Балалар хайваннар булып уйнаганда, аларның гадәтләрен үзләштерә: тиешсез урыннарда йөгереп йөри, тирә-юньдәгеләргә карата агрессивлык күрсәтә икән, мондый гамәлләрне туктатырга кирәк. Башта бала белән сөйләшергә, аның ни өчен шулай эшләвен, теләген аңларга кирәк.
Ә инде күңелегездә ниндидер борчылулар яки шикләр барлыкка килгән икән, психолог белән сөйләшегез, әлеге күренеш белән мавыгуның нинди уңай һәм тискәре яклары булырга мөмкинлеген ачыклагыз һәм алынган мәгълүмат нигезендә карар кабул итегез. 
Фурри - интернет йогынтысының нәтиҗәсе. Буш вакыты булган очракта,  бала аны яраткан шөгыленә (бисер ярдәмендә төрле эшләнмәләр әзерләү, тегү яки чигү) һәм әти-әнисе белән аралашуга багышлый икән, анда хайван образында йөрү ихтыяҗы тумаячак.

***

Психолог Вәсилә Шәмсевалиева, ике бала әнисе:

– Баланың кызыксунулары төрле булырга мөмкин. Психологик яктан караганда, моңа кадәр булган юнәлешләрдән бу әллә ни аерылмый. Моның нигезендә төп бер әйбер ята. Бала үзенең реаль тормышында булырга теләмичә, үзенә ниндидер башка, параллель чынбарлык тудырып яшисе килә. Моның сәбәпләрен карарга, баланың яшенә игьтибар итәргә кирәк. 
Җанвар битлеге киеп бераз гына уйнап ала икән, бу куркыныч түгел. Мондый төр яңалыклар элек тә булган. Әти-әни, беренче чиратта, үзенә бер сорау бирергә тиеш, ни өчен бала чынбарлыктан башка яшәешкә күчеп яши. Бәлкем, аны гаиләдә аңламыйлардыр, дуслары юктыр, ниндер проблема борчыйдыр. Шул күренешкә ияреп китеп, бала вакытлыча гына чынбарлыктан аерылып торадыр. Моның нигезенә төшенергә кирәк. Хәзерге заманда баланы тоемлау җитми. Биредә әти-әнигә зур сорау, димәк, алар балаларын аңламый, тоемламый башлаган. 

Гөлнара Фәтхерахманова, «Хәят» халык инициативаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе, 4 бала әнисе: 

– Баланың һәр чагылышы - әти-әнинең халәте. Әгәр дә әти-әни белән бала арасында аралашу һәм аңлашу булмаса, төрле шөгыльләр барлыкка килә.  Җәмгыятебез үзе үк трендлар (яңалык, үзгәреш ред.иск.) белән тулган һәм аларны үзебез үк уйлап табабыз һәм хуплыйбыз. Мәсәлән, "Беренчеләр хәрәкәте" (“Дивижение первых”) биюен алыйк, бу безнең мәдәниятме? Вальс, лезгинка, чечетка һәм йомшак, нәфис бию кайда? Үзебез үк тенденцияләр артыннан куабыз яки аларга кереп чумабыз. Бәлкем, “тылсымлы куллар" тренды уйлап табаргадыр. Әйтик, биредә кызлар-егетләр үзләренең осталыкларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә ала, бу, әйтик,  утын кисү ярышларын булырга мөмкин. 
Ниндидер фикерне алга сөрүчеләр мәдәниятебез, тарих һәм идеологиябез белән тәрбияләнергә тиеш. Балалар үзләренең бөек халыкның, бөек илнең бөек тарихын йөртүче булуларын ачык аңларга тиеш. Ә бу сынау - бүгенге көн кыйммәтләрен тагын бер кат яңадан карап чыгу мөмкинлеге.

Гөлгенә Мостафина, Питрәч районы Яңа Шигали авылы “Царево Утары” торак комплексы «Советлар Союзы Герое Г. К. Камалеев исемендәге күп профильле лицей» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы, ике бала әнисе: 

– Әлеге юнәлешне мөгез чыгарырга тырышу белән тиңләр идем.  Балаларга еш кына ниндидер яңалык тирәсендә берләшү хас. Бу аеруча шәхси сыйфатлары зәгыйфь булган балаларга хас. Ә хәзерге заман яшүсмере тулаем алганда, бертөрле, һәм бер-берсенә охшарга тели, әйтик, көтү сыйфатында йөрү. Бер төркемдә егет яки кыз мәче битлеген киеп популярлаша, ә икенчесе аны кабатлый башлый. Әти-әниләренең, тирә-юньдәгеләрнең  игътибары җитенкеренмәүдән бу.

Гөлназ Госманова, балалар педиатры, өч бала әнисе. 

– Балалар шул рәвешле үзләренә игьтибар юнәлдерергә тели. Чынлыкта, без бит көне-төне эштә, аннан соң коры әти-әниләр дә бик күп. Балаларын кочакламый, "мин сине яратам" дип әйтми. Ә менә этләре, мәчеләре өчен үлеп китәләр. Аларга иң яхшы азык алалар, фотога төшерәләр, алар белән урамга чыгып йөреп керәләр. Балалары игьтибарсыз кала. Күрәсең, менә шуны күреп торган сабыйлар әлеге күренешкә тартыла, әти-әниләренең игьтибарын үзләренә җәлеп итәргә телиләрдер. Без бит үзебез әти-әниебезнең игьтибары, җылы мөнәсәбәте җитенкерәп бетмәгән заманда үскәнбез. Әниебезнең күз карашыннан куркып тора идек. Хәзер әти-әниләр ике лагерьга бүленде. Берәүләре психологларга, төрле коучларга йөри, төрле фәлсәфи китаплар укыйлар. Икенчеләре, элекке совет тәрбиясе буенча эш итә, янәсе, каеш белән безне тәрбияләделәр бит, яхшы кеше булып үстек. Менә шулай итеп үз балаларын да үстерәләр. Газизләренең хис-кичерешләренә игьтибар итмичә, ничек бар шулай яшиләр. Шундый очракларда инде балалар үзләренә игьтибар итү өчен ысул эзли башлый. 
Һәр буында ниндидер күренеш булган, элек эмо, готлар барлыкка килгән.  Бүген исә, "фурри" субкультурасы баш калкыды. Киләчәк буында башка төр күренеш барлыкка килергә мөмкин.

Төп фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading