16+

Кукмара вундеркинды

Бүләк алып сәхнәдән төшүгә, терекөмеш кебек юкка чыккан нәни Адельны эзләп тапканнарын көтә-көтә, Адель әфәнде, дип әйтерлек булган идем инде. Менә-менә килеп җитә, дип, зурлап көтеп тордык без аны. Ә ул ишектән кояш кебек елмаеп килеп керде дә нәни кошчык сыман куенга сыенды. Адель Насыйров - биш яшьлек мәктәп укучысы.

Кукмара вундеркинды

Бүләк алып сәхнәдән төшүгә, терекөмеш кебек юкка чыккан нәни Адельны эзләп тапканнарын көтә-көтә, Адель әфәнде, дип әйтерлек булган идем инде. Менә-менә килеп җитә, дип, зурлап көтеп тордык без аны. Ә ул ишектән кояш кебек елмаеп килеп керде дә нәни кошчык сыман куенга сыенды. Адель Насыйров - биш яшьлек мәктәп укучысы.

Аңа әле җәй уртасында гына алты тула, ә ул инде беренче сыйныфны тәмамлый. «Балалар бакчасында урын булмады да, шуңа күрә мәктәпкә бирдек», - дип шаярта әнисе.
Чынлыкта исә Адель әти-әниләренең мәктәпкә бирүләрен үзе үтенеп сораган. «Атнага бер генә тапкыр булса да барыйм инде», - дип ялынган. Менә шулай итеп, «егет»ебез биш яшендә мәктәп укучысы булган да куйган. «Сабыйны тилмертеп, уйнап туймас борын мәктәпкә биргәннәр», - дип, нәтиҗә ясарга ашыга күрмәгез. Инде уку елы тәмамланып килә, ә Аделебезнең кәефе - күз тимәсен. Нинди генә сорау бирмә, төп-төгәл итеп җавап бирә, әле, елмаеп, үзенә «гашыйк» итәргә дә өлгерә. Кукмара районының Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясенә Адельны махсус әңгәмә үткәреп алган булганнар. Ул исә сынатмаган - сыйныфта, иң-иңнәрнең берсе булып, әйдәп бара. Егет математикадан бик өлгер икән, китаплар укырга да ярата. Гимназиянең китапханәчесе Алсу апасы Галиәхмәтова рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иткән булган, нәтиҗәдә, аның иҗат җимешен югары бәяләп, бүләк тапшырдылар. Адель әле самбо белән дә ныклап шөгыльләнә. Ә иң гаҗәпләндергәне - өч яше тулганчы ук намаз укый башлаган. «Башка балалар телләре ачылыр-ачылмас төрле шигырьләр өйрәнәләр, ә безнең Адельның теле сүрәләр укып ачылды», - ди Вера ханым. Артык төпченүне яхшысынмадым. Шулай да, аңлавымча, Вера ханым Насыйрова рус милләтеннән, ә дине ислам, ул аның кануннарын төгәл үти. Гаиләдә дүрт бала - Даниил, Адель, Ясмин һәм Җәннәт, әби-бабайлары, әти-әнисе белән зур мөселман гаиләсе булып гөрләп яшәп яталар. Адельның сүзләренә караганда, өч һәм яшь ярымлык сеңелләре дә озак көттермәсләр, мәктәпкә барырлар, ахрысы. «Укытучы абыйлары» Адель шулай фаразлый…

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading