16+

Күңел тынычлыгы өчен Исламда киңәш ителгән 10 гамәл

Кеше тәнен һәм акылын тәрбияләүгә күп игътибар бирә, әмма күңел тынычлыгы турында да онытырга ярамый.

Күңел тынычлыгы өчен Исламда киңәш ителгән 10 гамәл

Кеше тәнен һәм акылын тәрбияләүгә күп игътибар бирә, әмма күңел тынычлыгы турында да онытырга ярамый.

Ислам галимнәре Коръән һәм хәдисләргә таянып, җанны тынычландырырга һәм күңелне сафландырырга ярдәм итүче 10 гамәлне тәкъдим итә.

Намаз, дога һәм Коръән — күңелгә тынычлык бирүче төп гамәлләр

Адәм баласы тән, җан һәм акылдан тора. Тәнне физик күнегүләр һәм дөрес туклану белән сәламәт тотарга, акылны белем белән үстерергә тырышабыз. Ә күңел тәрбиясенә дә игътибар бирү мөһим. Ислам галимнәре Коръән һәм хәдисләргә нигезләнеп, күңел тынычлыгы өчен берничә киңәш бирә.

1. Намаз уку.

Намаз ул гадәти гамәл генә түгел, ә Аллаһы Тәгалә Үзе билгеләгән вакытларда Аны искә төшереп, олуглап, мактап, Аның ризалыгын алырга тырышу. Аллаһ әмере булу белән бергә намаз ул – күңелне тынычландыру ысулы. Намаз аша Раббысына мөрәҗәгать итү сәбәпле, кешегә төрле мәшәкать-проблемаларны хәл итү өчен дөрес юллар күрсәтелә, ягъни намазны вакытында укучы Аллаһның ярдәменә лаек була һәм аның күңеле тынычлана.

2. Дога кылу.

Аллаһы Тәгалә дога кылганны, ихлас күңелдән сораганны ярата, чөнки дога ул – үзеңне кол итеп танып, Аллаһның ярдәменә мохтаҗ булуыңны күрсәтү.

Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Дога – гыйбадәтнең җелеге”. Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең (яхшылыкның да, начарлыкның да, шатлыкның да, кайгының да) хәерле тәмамлануын сорау, ягъни һәрбер хәлнең ахыры Аллаһ ризалыгына ирешүнең сәбәбе булырга тиеш. Ниндидер авырлык килгәндә таянырлык, ярдәм сорарлык кешең (әйтик, әти-әниең, туганың, дустың) булса, үзеңне ничектер тынычрак тоясың. Ә иманлы кешенең ярдәм сорарлык бөек Раббысы бар, һәм дога кылып Аңа мөрәҗәгать итү мөмкинлеге аның күңелен һичшиксез тынычландырачак. 

Ислам. Фото: ТИ

3. Коръән уку.

Коръән – Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең ахыргы изге китабы, олуг нәсыйхәте, яшәеш кулланмасы (инструкциясе). Аллаһ Китабын укысак, өйрәнсәк, Яратучыбыз каршындагы мөһим бурычыбызны үтәгән булырбыз, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешербез. Коръән укудан иман ныгый, күңел нурлана, сафлана һәм тынычлана. Ләкин онытмаска кирәк: Коръән-Кәрим иманлы кешеләр өчен генә дәва һәм тынычландыру чарасы булып тора. Моның турында Аллаһы Тәгалә “Фүссыйләт” сүрәсенең 44 аятендә әйтә: “Ул (Коръән) – иман китергән кешеләр өчен һидәять һәм шифа”.

Тән керләнгән кебек дөнья ыгы-зыгысы, мәшәкате тәэсирендә җан да карала. Җанны ничек пакьләп-чистартып була соң? Бу сорауга Пәйгәмбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең бер мөбарәк хәдисендә болай җавап бирә: “Һәр нәрсәнең чистартучысы бар. Калебне пакьләүче нәрсә ул – Коръән”. “Инширах” сүрәсенең 6 аятендә Аллаһы Тәгалә авыр хәлгә тарыган кешеләрне тынычландырып болай ди: “Авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек киләчәк”. Раббыбызның шушы вәгъдәсе безгә яшәү көче биреп, күңелебезгә өмет һәм зур ышаныч сала.

4. Яхшы, тәкъва кешеләр белән аралашу.

Иманлы, намаз укый торган, яхшы холыклы кешеләр белән аралашу һәрвакытта да уңай тәэсир ясый. Белемне арттыра һәм Аллаһка якынайта торган остазларга һәм дусларга ия булу күңелне яктырта һәм үзебезне тыныч, имин тоярга ярдәм итә.

5. Начар гамәлләр кылган кешеләрдән ерак тору.

Аллаһның барлыгына һәм ахирәт тормышына ышанмаучы кешеләр белән аралашканда иманыбызга зыян килүдән сакланырыга кирәк. Ә инде ачыктан-ачык гөнаһ кылып хәрам эшләрдә катнашучылардан бөтенләй ерак булу хәерлерәк, чөнки бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, әгәр Аллаһы Тәгалә гөнаһ кылучы кешеләргә җәзасын җибәрсә, шул җәза алар янында булучыларга да ирешәчәк. Кайчакта бу җәза күңел борчылуы һәм газабы рәвешендә дә бирелә. 

Ислам. Фото: ТИ

6. Белмәгән нәрсә турында сөйләмәү.

Кайберәүләр, башкалар алдында гыйлемле күренер өчен, белер-белмәс нәрсәдер әйтә яки сорауларга җавап бирә. Әмма соңыннан моның өчен еш кына үкенергә туры килә. Безнең тәкъва әби-бабайларыбыз элек: “Беләм” дип тотылдым, “белмим” дип котылдым”, – дип әйтәләр иде. “Котылсаң”, күңелең тынычрак булыр...

7. Артык сөйләшүдән һәм буш сүзләрдән саклану.

Юкны бушка аударып вакытларын мәгънәсез, озак сөйләшүләргә исраф итүче кешеләр бар. Андыйлар белән аралашу гыйбадәттән һәм файдалы эш-гамәлләрдән читләштерә. Шулай ук телефон, планшет, компьютер кебек төрле заманча җиһазлар белән артык мавыгу да вакытның исраф булуына китерә. Мәсәлән, интернетта сәгатьләр буе мәнсез, файдасыз нәрсәләр карап вакытны исраф итүчеләр бар – әлбәттә, бу күңелгә зыян сала.

Ислам. Фото: Гайнуллина

8. Хәләл ризык белән туклану.

Хәрам ризыктан һәм эчемлекләрдән бик нык сакланырга кирәк, чөнки алар Аллаһтан ерагайта, шайтанны исә кешегә хуҗа итә. Нәтиҗәдә тәнгә дә зыян килә, күңел дә каралып борчуга сабыша. Шуңа күрә ашау мәсьәләсендә хәләл-хәрамны кайгырту бик мөһим.

9. Аз ашау.

Аш казанының ешрак буш булуы хәерле. Ашаганда исә аны өчкә бүлү мөһим: ризык өчен, су өчен һәм һава өчен. Ашказанын шулай туклану дәрәҗәсенә җиткереп җитмәү тәнне генә түгел, күңелне дә сәламәтләндерә.

10. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләү.

Нәрсә генә планлаштырсак та, нинди максатка ирешергә теләсәк тә, без эшебезгә Аллаһка тәвәккәлләп тотынырга тиеш. Шулай иткәндә, кеше Аллаһның ярдәменә өмет итеп, артык борчылмый һәм эшнең нәтиҗәсе нинди булуына карамастан, аның күңеле тыныч кала.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading