Мәчеткә кергәндә уң аяктан атлап керү һәм түбәндәге доганы уку мөстәхәб.
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
Укылышы: «Аллааһүммәф-тәхлии әбвәәбә рахмәтик».
Мәгънәсе: «Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач».
Мәчеттән чыкканда укыла торган дога
بِسْمِ اللَّه وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلىَ رَسُولِ اللَّه، اللَّهُـمَّ إِنِّـي أَسْأَلُكَ مِـنْ فَضْـلِك، اللَّهُـمَّ اعْصِمْنِـي مِنَ الشَّيْـطَانِ الرَّجِـيم
Укылышы: «Бисмилләәһи вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлилләәһ. Аллааһуммә, иннии әс-әлүкә мин фәдъликә. Аллааһуммәгъ-сыймнии минәш-шәйтаанир-раҗиим».
Мәгънәсе: «Аллаһының исеме белән, Аллаһының Расүленә сәламнәр булсын. Йә Аллаһы! Минем гөнаһларымны ярлыка һәм миңа Үз фазыйләт ишекләреңне ач».
Фото: https://ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар