16+

«Көненә ун сәгать шөгыльләнәм дип алдамыйм»: җырчы Алсу зифа буй-сынының серен ачты

Өч бала анасы, танылган җырчы Алсу үзенең зифа гәүдәсен авыр күнегүләр белән түгел, ә яхшы нәселдәнлек белән аңлатты.

Өч бала анасы, танылган җырчы Алсу үзенең зифа гәүдәсен авыр күнегүләр белән түгел, ә яхшы нәселдәнлек белән аңлатты.

Җырчы Алсу Абрамова (Сафина) үзенең зифа буй-сынын авыр физик күнегүләр белән түгел, ә яхшы генетика белән бәйләде. Бу хакта Россиянең атказанган артисты VOICE Man Awards премиясен тапшыру тантанасында «Бишенче канал»га биргән интервьюсында белдерде.

«Минем генетикам яхшы, дөрес. Көненә ун сәгать шөгыльләнәм дип алдамыйм һәм уйлап чыгармыйм. Юк, минем әти-әнием бик төз гәүдәле», — дип ассызыклады җырчы.

Туклану һәм стрессның тәэсире

Яхшы нәселдәнлеккә карамастан, Алсу рационын игътибар белән күзәтеп тора. Кайчак артыграк ашап ташлаган очракларда ул үзен ризыкта чикләргә тырыша.

Моннан тыш, җырчының сүзләренчә, аның организмы стресска ризык белән басу теләге аша түгел, ә киресенчә — аппетит югалу һәм ябыгу белән җавап бирә. Шуңа күрә Алсу өчен яхшы аппетит бары тик яхшы кәеф билгесе булып тора.

певица алсу фото татар информ

Спорт һәм чәкчәк

Быел Казанда узган «Яңа дулкын 2026» конкурсы вакытында Алсу журналистларга спорт белән үзен яхшырак хис итү өчен генә шөгыльләнүен сөйләгән иде. Ә моңа кадәр RU.TV телеканалының XV премиясен тапшыру тантанасына җырчы үзе белән милли ризыгыбыз — чәкчәк алып килде һәм аның белән журналистларны сыйлады.

Белешмә өчен: Алсу — Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Музыкаль карьерасын ул 15 яшендә башлый. 2000 елда Россияне «Евровидение» конкурсында тәкъдим итеп, «Solo» җыры белән икенче урынны яулый. Шулай ук ул хәйрия проектларында катнашканы өчен ЮНЕСКОның «Тынычлык хакына артисты» исеменә лаек булды. Җырчы өч бала тәрбияли.

Фото: Владимир Васильев / «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading