16+

Казан марафоны дүрт көн дәвам итәчәк

2027 елда йөгерүчеләрне нинди яңалыклар һәм приз фонды көтә?

Казан марафоны дүрт көн дәвам итәчәк

2027 елда йөгерүчеләрне нинди яңалыклар һәм приз фонды көтә?

Россия марафоннар лигасы киңәя: 2027 елда аның составына Түбән Новгородның «Беги, герой» хәйрия марафоны кушылачак. Бу хакта Казан марафонының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа сезонда спортчыларны махсус медаль алуның яңартылган кагыйдәләре, аерым приз фонды һәм Татарстан башкаласындагы йөгерешнең моңарчы булмаган форматы көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казан марафоны Мәскәү марафоны һәм Санкт-Петербургның «Ак төннәр» йөгереше белән бергә Россия марафоннар лигасына кергән иде. Бу берләшмә БРИКС марафоннар лигасын үстерүгә беренче адым булды. Казан марафоны Мәскәү һәм Санкт-Петербург коллегалары белән берлектә халыкара инициативада катнашуын алга таба да дәвам итәчәк.

Медаль алу шартлары һәм яңа приз фонды

Дүртенче катнашучы өстәлү сәбәпле, Россия марафоннар лигасының махсус медален алу тәртибе үзгәрә. Моның өчен 2027 һәм 2028 еллар дәвамында барлык дүрт шәһәрдә дә марафон дистанциясен үтәргә кирәк булачак. Шул ук вакытта 2025 һәм 2026 елларда йөгергән нәтиҗәләр дә исәпкә алына.

Һәвәскәр спортчылар, элиталы кластер һәм студентлар командалары өчен рейтинг системасы саклана. Моннан тыш, яңа сезонда һәвәскәр һәм корпоратив йөгерү клублары өчен аерым зачет, шулай ук сериянең үз приз фонды барлыкка киләчәк.

Казан марафоны — 2027: беренче тапкыр дүрт көнлек форматта

Киләсе елда Милли лига марафоннары буенча сәяхәтне Татарстан башкаласыннан башларга мөмкин булачак. 2027 елгы Казан марафоны беренче тапкыр дүрт көнлек форматта — 30 апрельдән 3 майга кадәр узачак. Оештыручылар якын арада чарага теркәлү ачылуын хәбәр итә.

Программада — 3, 10, 21,1 һәм 42,2 километрлы дистанцияләр, шулай ук балалар йөгереше. Трасса традицион рәвештә Казанның иң матур урыннары — Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Миллениум күпере һәм «Казан» гаилә үзәге яныннан уза.

Бүген Казан марафоны — Россиядә иң эре төбәк йөгереше. Аның тарихы 1974 елга барып тоташа, ә 2015 елда ул 25 еллык тәнәфестән соң кабат торгызылды. «Казан кочагында йөгер» шигаре астында узучы вакыйга 45 меңнән артык катнашучыны һәм 25 мең тамашачыны берләштерә. Марафон Халыкара марафоннар һәм йөгерүләр ассоциациясенә (AIMS) керә, биш тапкыр коляскадагы спортчылар арасында һәм дүрт тапкыр гомуми марафон буенча Россия чемпионатын кабул итте.

Казанский марафон 2026 года Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading