16+

“Миләүшә абыстайлар кебек, без дә өйне бизик инде дип елашкан балалар да булган”

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте быел да “Нурлы рамазан” бәйгесен игълан итә. Җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

“Миләүшә абыстайлар кебек, без дә өйне бизик инде дип елашкан балалар да булган”

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте быел да “Нурлы рамазан” бәйгесен игълан итә. Җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров иң олуг айларның берсе саналган, догалар кабул була һәм күпләп әҗер-саваплар языла торган рамазан аеның мохитен чагылдырган әлеге бәйгенең киләчәк буын өчен күркәм тәрбия чарасы булуын билгеләп үтте. Үткән елны беренче тапкыр оештырылган бу конкурста утызга якын эш катнашкан. Рамазан аен сөенеп каршы алып, бина, оешма, йортларны һәм урамнары бизәп, аның асылын күрсәтеп, әҗер-савапка ирешеп калырга омтылыйк, диде ул.

Татарстан мөселманнарының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова бәйгегә гаризаларны 1 марттан кабул ителә башлавын хәбәр итте. 

- Гаризаларны өч төркемгә бүлеп кабул итәбез. Беренчесе – дини оешмалар, әйтик, уку йортлары, мәчетләр, мөселман әйберләре сатыла торган кибетләр, икенчеләре – торак йортлар һәм өченчесе – физик затлардан. Шартларына килгәндә, бизәлеш рамазан ае җитүен һәм дәвам итүен күрсәтергә тиеш. Һәм иң мөһиме – рамазан аеның символы булырга тиеш. Эшләр 10 мартка кадәр кабул ителә. Иң уңышлы ун бизәлеш сайланып алынып, алар жюри хөкеменә тпшырылачак. Ураза гаетенә инде җиңүчеләр билгеле булачак, - диде ул.   

Узган елгы конкурста Кукмараның Туенбаш авылыннан Сәетовлар гаиләсе җиңгән. 

- Моннан ике еллар элек үк рамазан аеның дәрәҗәсен ничек итеп күтәреп була дип уйланып йөргән идем инде һәм әлеге бәйге игълан ителү безгә этәргеч булды. Бизәү эшенә бөтен гаиләбез белән алындык. Каршыбызда гына мәчет тора, аны да бизәп куйдык. Яңа елга әзерләнгәндә шулай итеп бизәп куюга халык гадәтләнде инде. Ә рамазан аена бизәвебезне күреп, авылдашлар башта сәерсенеп карады. Аннары инде аларда кызыксыну уянды. Миләүшә абыстайлар кебек, без дә өйне бизик инде дип елашкан балалар да булган. Быел үзебезнең авылда да шундый бәйге оештырырга булдык, - ди Миләүшә Сәетова. 

Сүз уңаеннан: бәйгедә гадәти булмаган бизәлеш һәм яңалык өстәү, эстетик күркәмлек, мәгънәви төсмер өстәү, ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану хуплана.

Бәйгене оештыру мәсьәләләре буенча (843) 237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00-дән 17:00-гә кадәр) мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading