– Кешенең кайчан өйләнәсе яки кияүгә чыгасы да кулда язылганмы?
– Әлбәттә. Әнием, чегән хатыны әйткәнчә, нәкъ өч айдан кияүгә чыкты. Үземнең практикада да булдый андый хәлләр. Мәскәүдә бер кызга бик тиз генә кияүгә чыгасың, бер елдан балаң була, дигән идем. Бер елдан, дөрес әйткәнсез бит, дип шалтыратты. Болардан тыш, ничә балаң булачагын да әйтә алабыз. Әмма боларның бөтенесен уку өчен шактый вакыт кирәк. Теге яки бу линиягә карап кына, тиз генә әйтеп булмый. Кулдагы объектив мәгълүматны фәнни методикага туры китереп карау күп вакыт таләп итә.
– Күбесенчә нинди сораулар белән киләләр?
– Хатын-кызлар шәхси тормышлары турындагы сорауларга җавап эзли, ир-атларны матди як, карьера кызыксындыра. 45 яшьтән өлкәнрәкләр сәламәтлекләре белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Эш алыштыру алдында торган кешеләр килә. Кайвакыт кешегә берничә сүз генә әйтү дә җитә, карьера баскычыннан шунда ук күтәрелеп китәләр. Безнең максат та аның дөрес юлдан барамы-юкмы икәнлеген әйтү. Хәтта эчүләрен ташлаучылар да бар, чөнки кайберәүләрдә үз-үзен саклау инстинкты көчле.
– Кайсы кулдагы мәгълүматка таянасыз?
– Иң элек ике кулны да карыйбыз. Икесендә дә бер үк билгеләр икән, бу аның хуҗасының тормышын үзгәртергә теләмәвен, агым уңаена гына баруын күрсәтә. Төп мәгълүмат исә уң кулда.
– Димәк, уч төбендәге линияләр үзгәреп тора?
– Әлбәттә. Ике атнадан ярты елга кадәр үзгәрә. Кеше яшәү рәвешен, дөньяга карашын, әйләнә-тирәдәге мохитне үзгәртсә, линияләрдә дә үзгәреш барлыкка килә, алар йә кыскара, яки озыная. Хиромантиядә төп өч линия бар: тормыш линиясе, баш һәм йөрәк линиясе. Алар һәрберсе үз юнәлеше өчен җавап бирә. Тормыш линиясе кешенең эчке халәте, энергетикасы, сәламәтлеген күрсәтә. Йөрәк линиясе – эчке хисләреңне, эчке органнарның халәте: йөрәк һәм ашказаны-эчәклек трактын. Баш линиясе – фикер сөрешен, интеллект дәрәҗәсен, сәләтен. Хиромантия шуның белән дә кызыклы: ул күп яктан астрология белән бәйле. Борынгы хиромантлар, уч төбенә карап, йолдызнамә дә төзегәннәр. Астронологиядә, хиромантиядәге кебек үк, планеталар кешегә тәэсир итә дип карала. Венера, Ай, Меркурий, Юпитер, Сатурн, Кояш һәм Марсның урнашу тәртибе уч һәм бармаклар өстендәге калкулык рәвешендә чагылган. Венера калкулыгы үсеш алган булса, бу кеше матурлыкны, байлык, зиннәтлелекне ярата дигән сүз. Ай калкулыгы үсеш алган кеше фантазиягә бай, иҗади һөнәр иясе. Көнчыгыш хиромантиясендә кешенең холкын баш бармакка карап билгеләү методикасы бар. Көнбатыш хиромантиясе исә уч төбендәге линияләргә карый. Төп линияләр үзгәрми, калганнары исә, кешенең билгеле бер этап үтүенә карап, югала яки кабат барлыкка килә.
– Теге яки бу холыкка ия кешеләр арасында ниндидер уртаклыклар күргәнегез юкмы?
– Яман чир белән авыручылар, гадәттә, үпкә тотучылар, кичерә белмәүчеләр. Балаларына яки әти-әниләренә үпкә саклаучылар күп. Мин аларга үзара аңлашырга, психологка барырга киңәш итәр идем.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар