Без, мөселманнарга нишләргә кала? Бу бит, бердән, ислам дине законнарын бозу, гөнаһ булса, икенчедән, ни өчен үлгән кешеләрне ярдырудан хастаханәләр акча эшләргә тиеш әле! Бу коточкыч хәл бит! Мин бер дус кешемнән ишеткәнем булды: әнисен җирләгәндә бик күп инстанцияләргә барып, сөйләшергә тырышып йөрсә дә, ярдырмыйча җирләүгә ирешә алмаган иде ул. Соңыннан район башлыгына зарланган булган: "Нишләп минем белән сөйләшмәдегез? Мин ярдырырга рөхсәт иттермәс идем", – дигән. Димәк, сөйләшергә була, рөхсәт алырга мөмкин дигән сүз.
Монда әлеге дә баягы танышлык кирәк яки ришвәт төртү дигән нәрсәгә юл ачыла бит. Мин үз гәүдәмне, үлгәннән соң, кискәләүләрен теләмим. Адәм баласына хет вафатыннан соң булса да, тынычлык бирергә ярамыймыни соң? Бу бит чын-чынлап үлгән кешенең үлемтеккә дип җыйган (җыйган булса!) акчаларын каерып алу дигән сүз. Һәм больницаларга түләү, кеше тәнен актарып акча эшләү була түгелме? "Әгәр ярдырылырга теләмәүчеләр югары инстанцияләргә хатлар язсалар, бәлкем депутатлар халыкның җан авазын ишетерләр иде", – диде нотариус та. Халык, уяныгыз, әле. Кемнең үлгәч пычак астына керәсе килә? Дәшмичә, "моя хата с краю" дип, яки "Без нишли алабыз?" дип утырмагыз. Языгыз, чаң кагыгыз!
Дини оешмалар, югары дин әһелләре бу хакта ни уйлый! Чыннан да, бик җитди һәм уйландыра торган проблема. Коръәндә яки пәйгамбәребез с.г.в.сөннәтләрендә бу хакта нәрсә әйтелә? Бәлкем мин белеп бетермимдер?
Исемемне куймыйм. Минем белән күпләр килешер дип кенә уйлыйм. Бу язма күп кенә кайтавазлар да тудырыр әле. Алар арсында дин галимнәре булса сорауларына җавап табучылар күбрәк булыр иде. Бер мине генә түгел, һәркемне борчый торган сорау бит бу. Дөньяга килгән һәркемнең китәсе дә бар шул, берәү дә кала алмый. Ислам илләрендә бу мәсьәлә ничек хәл ителә икән? Сезне белмим, минем үлгәннән соң пычак астына керәсем килми. Һәм бүгеннән үк исән чагымда алдан хәстәрен күрәсем килә. Ничек икәнен генә белмим. Бәлки белүчеләр бардыр?
Комментарийлар
16
0
100- килешэм
0
0
6
2
100% килешәм
0
0
3
0
Хэрдаим табипларга курнеп, сэлэмэтлегенне тикшертеп тор, билгелэнгэн анализларыны ут, дэвалау дорес тугел дип исэплэсэн, шикэят язганчы, узен ышанган табипка бар, шул чакта, нидэн вафат тулуына шик булмаячак, "ачып карау" уткэрелмэячэк... Э хэрдаим шикэят язучы, табибка курнергэ телэмэуче, анализлар бирмэученен нидэн вафат булуын ачыкламаган очракта, кемдер шикэят язып, вафатнын сэбэбен ачыклау очен, кабердэн кабат казып алынасыгыз килмидер бит...
0
0
4
0
Килешам
0
0
1
1
С 80 лет мусульман не вскрывают
0
0