16+

Намаз укымаган кешене иманлы яки имансыз дип әйтеп буламы?

Иманы нык яки зәгыйфь дип әйтәләр. Фитрый иман дигәннәрен дә ишеткән бар. Гомумән, иман ул нәрсә? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин безнең сорауларга җавап бирә.

Намаз укымаган кешене иманлы яки имансыз дип әйтеп буламы?

Иманы нык яки зәгыйфь дип әйтәләр. Фитрый иман дигәннәрен дә ишеткән бар. Гомумән, иман ул нәрсә? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин безнең сорауларга җавап бирә.

– Гарәп телендә иман дигән сүз “ышану”, “берәр хәбәрнең дөреслеген тану” дигән мәгънәләрне аңлата. Иманның алты баганасы бар, алар: Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә һәм язмышның яхшысы вә начары Аллаһтан булуына ышану. Мөэмин-мөселман булу өчен шушы алты багананың бөтенесенә дә ышанырга кирәк. Берсенә ышанып, икенчесенә ышанмаучы кеше мөселман булмый. Имам Әбү Хәнифә үзенең “әл-Фикһүл-әкбәр” китабында язганча, иман ул – күңел белән ышанып, тел белән шуны әйтү. Әгәр дә бер кеше Аллаһ Тәгаләдән килгән хәбәрләргә бер шиксез ышанса, ул иман китергән мөэмин-мөселман була. Иман кемдәдер нык, ә кемдәдер зәгыйфь булырга мөмкин. Бу кешенең динне өйрәнүеннән һәм тәкъвалыгыннан тора. Әгәр дә бер кеше гөнаһлар кылса һәм Аллаһның әмерләрен ялкауланып үтәмәсә, аның күңелендә иман нуры зәгыйфьләнә.

– Димәк, иманны ныгытып торырга кирәк. Аның өчен ни рәвешле тырышлык куярга кирәк?
– Иманны ныгытып тору өчен Коръәннең мәгънәләрен өйрәнергә, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрне үтәргә һәм кешеләргә карата файдалы, игелекле эшләр эшләргә кирәк. Менә шул вакытта иман ныгый һәм көчәя. Пәйгамбәребез дә иманны яңартып торырга кушкан. Әбү Һүрайра исемле сәхәбә сөйләгәнчә: “Бервакытны Аллаһның илчесе: “Иманыгызны яңартыгыз”, – дип әйтте. Шул чакны бер кеше: “Йә Аллаһның илчесе! Без иманыбызны ничек яңартыйк соң”, – дип сорады. Пәйгамбәребез аңа: “Күбрәк “Ләә иләәһә илләл-лааһ” – “Аллаһтан башка гыйбадәт кыларга лаеклы хак иләһ юк” дип әйтегез”, – диде” (Имам Әхмәднең һәм Имам Хәкимнең хәдисләр җыентыгы).

– Аллаһтан иманыңны яңарту турында сорарга буламы соң?
– Әйе, була. Табәрани хәдисләр җыентыгында бу мәсьәләдә бер хәдис килә. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Дөреслектә, сезнең күңелегездәге иман өстегездәге кием шикелле искерә. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгаләдән күңелдә иманыгызны яңартуын сорагыз”, – ди.

– Фитрый иман турында да аңлатып китегез әле.
– Фитрый иман – тумыштан ук Аллаһ Тәгаләнең барлыгын һәм Ислам динен кабул итәргә әзер булу. Бөтен кеше дә шундый иман белән дөньяга килә, ләкин үсә-үсә, әти-әни һәм җәмгыять йогынтысында фитрый иман көферлек белән каплана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Һәрбер бала фитрый иман белән дөньяга килә, ләкин әти-әнисе аны насара яки яһүди, яки мәҗүси итеп тәрбияләп үстерә”, – дигән (Бохари хәдисләр җыентыгы). Фитрый иман, гадәттә, кеше үлем белән яшәү арасында калганда күренә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә “Юныс” сүрәсенең 22 нче аятендә әйтә: “Әгәр дә давыл вакытында диңгездә йөзүче корабльның бөтен ягыннан зур дулкыннар килә башласа, имансыз кешеләр ихлас күңелдән Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорап дога кыла башлыйлар. Алар “әгәр дә син безне шушы бәладән коткарсаң, без һичшиксез сиңа шөкер итәр идек” диләр. Тик Аллаһ Тәгалә аларны бу бәладән коткарса да, алар җирдә бозыклык кылалар”.

– Намаз укымаган кешене иманлы яки имансыз дип әйтеп буламы?
– Күпчелек дин галимнәре фикеренчә, намазны ялкауланып укымаучы кеше зур гөнаһ кылучы булып санала. Әгәр дә берәр кеше Коръәндәге һәм хәдисләрдәге дәлилләрне белә торып, тәүлегенә биш вакыт намаз укуны инкарь итсә, ул имансыз-кяфер була. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кеше белән ширек һәм кяферлек арасында намазны инкарь итеп укымау тора” диде.

– Ачуланганда иманыңны укытам диләр. Болай әйтергә ярыймы? Ул каян килеп чыккан сүз икән?
– Алай дип әйтергә ярамый. Аның урынына башка сүз кулланырга кирәк. Бу гыйбарәнең каян килеп чыкканын төгәл әйтә алмыйм. Бәлки дин тыелган заманда коммунист татарлар шул сүзне ислам диненнән көлеп куллангандыр.

– Фәрештәләр, пәйгамбәрләр һәм кешеләрнең иманнары аерыламы?
– Фәрештәләр белән пәйгамбәрләрнең һәм гади мөселманнарның иманы иман нигезләренә ышану ягыннан берүк. Аларның бөтенесе дә Аллаһ Тәгалә хәбәр иткән хәбәрләргә ышаналар. Ә менә иман китерү рәвеше ягыннан караганда, фәрештәләр белән пәйгамбәрләрнең иман китерүе күреп ышану – гайнүл-йәкыйн белән, ә гади мөселманнарның иман китерүе ишетеп ышану – гыйльмүль-йәкыйн белән аерылып тора. Ишетеп ышануга караганда күреп ышану көчлерәк булып санала.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    “Ләә иләәһә илләЛлааһ!”

    Мөһим

    loading