“Әни, карале, бу шоколад хәләлме?” – дип йөгереп килгән малайның яулыклы әнисенә төксе караш ташлады янәшәдә торучы олы яшьтәге ханым.
Әлбәттә, аның карашында еш кына мөселманнарга әйтелә торган дин катлаулы, сез артык кыланасыз, әллә нәрсәләр уйлап чыгардыгыз, дигән сүзләр ярылып ята иде. Менә шундый мизгелләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер сынау гына булганын аңлаган яшь мөслимә, ханымның усал карашына җавап итеп, елмаеп карады да, бир, балам, хәзер карыйбыз аны, дип баласын иңеннән кочаклап читкә алып китте.
Мөселман кешесенә мондый һәм аңа охшаш каршылыклар белән еш очрашып торырга туры килә. Ислам диненең күркәмлеген, бөеклеген, пакьлеген аңлаган мөэмин-мөселман кешесе бу очракларда үзен дөрес тоту, хикмәт белән эш итү ягын карый.
Әле диннән ерак булган, аның әһәмиятен аңламаган кешеләргә тупаслык күрсәтү – аларның диннән бөтенләй дә йөз боруга китерәчәген белә. Күркәм әхлаклы, белемле, ихлас мөэмин-мөселман шәригать кануннарын аңламыйча, хәтта кайвакыт килешмичә фикер йөртүчеләр белән сабыр һәм ихтирамлы халәттә аралаша, тыюларның, харам гамәлләрнең нигә нәкъ менә әлеге хөкемдә булганнарын да гыйлеме һәм хикмәте белән аңлатып бирә.
Әгәр дә уйлансак, адәм баласының Аллаһы Тәгалә тыйганнар белән килешмәве, харамны харам дип белмәве аның белемсезлегеннән, тәкәбберлегеннән түгелме икән?! Кешенең һәр харамның зыянлы булуын танырга теләмәве гаҗәпләндерә торган хәл. Аллаһы Тәгалә тыйган барлык харам гамәлләр ул, иң беренче чиратта, кешенең үзе өчен зыян салуын аңлау мөһим. Кибетләрдә ризыктагы составны укып алган мөселман кешесен: “Бар нәрсәне дә катлауландыра”, – дип гаеплиләр.
Ә бит югыйсә андагы харам дип табылган төрле кушылмалар, төс кертә торган матдәләр, хәмер кушылу ризыкны сәламәтлек өчен зыянлы итә. Балалар табиблары ата-аналарга сабыйлары өчен кибеттән нәрсә дә булса сайлаганда аеруча да игътибарлы булырга өнди. Әле ныгымаган организм өчен табигый продукталардан әзерләнмәгән ризыклар аллергия барлыкка килү, эчәклекләр, ашказаны көйсезләнүгә китерергә мөмкин булуын искәртеп торалар. Әмма динне “катлаулы” дип танучылар бу хакыйктьтән баш тартып, ризык сайлаганда хәләлгә өстенлек бирүчеләрне гаепләргә ашыга.
Бу ризыкның хәләл мәсьәләсендә китерелгән мисал гына иде. Шәригатьтә моңа охшаш дәлилләр тулып ята. Аллаһы Тәгалә тыйган кайсы гына харам гамәлне алсак та, барысы да безнең өчен зыянлы булганлыгын аңларбыз. Хәтта кеше әһәмият бирми торган ялган, гайбәт сөйләү, сүз йөртү кебек гамәлләр дә кеше тормышлары бозылуга сәбәп булып тора. Тел афәтләре аркасында гаиләләрдә, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар, үпкә, ызгыш-талашларның саны бихисап.
Менә шуларны белә торып кеше диндәге тыюларны “катлауландыру” дип атый. Ислам – ул кеше тормышын авырайту түгел, ә, киресенчә, дөрес яшәү рәвеше. Хак мөэмин мөселман кешесенең бурычы: моны аңлап һәм үтәп яшәү генә түгел, ә моның хикмәтен әйләнә-тирәдәгеләргә дә төшендерә алу.
Айсылу ЮЛДАШЕВА,
“Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар