Кайчак адәм баласы үз-үзенә сорау бирә: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә миңа бу дөньяда төрле сынаулар бирә? Ник авыр хәлләргә юлыктыра? Нигә төрледән-төрле чирләр белән сыный?»
Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында да һәм Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم хәдисләрендә дә әлеге сорауга җавапларны бәян кылды. Без беләбез: бу дөньяда имтихансыз гына, сынау үткәрмичә, тикшермичә генә уку йортына да, эшкә дә алмыйлар. Шул ук мәктәптә дә, урта һөнәри белем бирү йортында да, вузда да укуны тәмамлагач та, билгеле бер сынау-имтиханнар үтмичә генә аттестатны һәәм дипломны кулга тоттырмыйлар. Кайсы да булса оешмага, предприятиегә урнашырга теләсәк тә, эшли алу-алмавыбызны ачыклау өчен, башта безне сынап карыйлар.
Нәкъ менә шуның кебек, Аллаһы Тәгалә дә адәм балаларын бу дөньяда сыный, имтихан үткәрә. «Нәрсә генә булса да, Аллаһка мактау дип, бу сынауны Аллаһы Тәгалә бирде, Аның биргән тәкъдиренә, язмышына риза, канәгатьмен дип кабул итә алырмы икән?» – ди Ул. Һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең могҗизалы китабында ошбу нәрсәләрне аңлатты: беренчедән, адәм балаларының бу дөньяга килүенең төп максаты гел рәхәттә генә, иминлектә генә яшәү түгел, ә сыналу. Бөтенебезгә дә таныш «Мөлек» сүрәсенең 2нче аятендә дә Аллаһы Тәгалә: «Без үлемне һәм тереклекне бары тик сезне сынап карар өчен, кайсыгыз иң хәерле, яхшы гамәл кылучылардан булыр икәнен белер өчен бар иттек», – ди.
Шулай ук «Бәкара» сүрәсенең 155 һәм 156нчы аятьләрендә дә әйтә: «Без сезне бераз төрле хәвефләргә салып, ачлык-кытлык хәлләрендә калдырып, мал-мөлкәтне югалттырып, үлем белән җаннарны сирәгәйтеп, бакча-басуларыгызны афәтләргә дучар иттереп, җимеш бирүләрен киметеп, шуның белән уңыш алуга зыян китереп, сынап торабыз – сабырлыгыгызны тикшерәбез. Син сабыр булганнарны сөендер. Кайгыларга дучар була торып: «Дөреслектә, без – Аллаһынкы. Ул – безнең Хуҗабыз. Һәм, һичшиксез, үлгәннән соң без Аңа гына кайтабыз», – дип әйтүчеләрне шатландыр».
Димәк, иң беренче чиратта, адәм баласына төрле бәла-казалар килүнең сәбәбе – Аллаһның сынавы икән. Аллаһы Тәгаләгә иманы ни дәрәҗәдә? Канәгать булырмы шушы тәкьдиренә яки зарланырмы? Күп вакытта канәгать була белмибез бит. Кайбер кешегә сынау арты сынау килә. «Ни өчен соң миңа Аллаһы Тәгалә шуның кадәр газап җибәрә? Ни өчен шуның кадәр начар яшибез?» – дип елый, сыктый. Үз-үзебезгә сорау бирик әле: ә мин рәхәт яшәүгә лаекмы соң? Аллаһны бар дип тә белмибез, сүгәбез (Аллаһ сакласын). «Кем биргән бу нигъмәтләрне?» – дип әйтеп кара син аңа. «Үзем эшләп таптым мин аны... Бар... биргән ди Аллаһ... »
Аллаһ сакласын, әнә шундый куркыныч сүзләр сөйлибез. Намазны, тәһарәтне белмибез. Госелсез йөрибез. Өстәвенә зарланабыз: «Нишләп без шулай начар яшибез?» Ә ни сәбәпле яхшы яшәргә тиешбез соң? Шушы галәмнәрнең Хуҗасын бар дип тә белмибез бит. Хәләлне харамнан аермыйбыз... Балаларыбыз зина кылып йөри, рибага чумган. Ә без рәхәт яшәүне өмет итәбез. Бу – чып-чын акылсызлык.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә әйтә: «Берәр кавемдә (халыкта) (менә бу безгә кагыла, ә без онытабыз шуны!), риба белән зина ачыктан-ачык кылына икән, белсен, бу кавем (халык) Аллаһның газабын үзенә хәләл итте» (Мүснәд имам Әхмәд риваяте). Бездә нәрсә бүген? Риба белән зина артканнан-арта. Ә Аллаһның газабына дучар булу өчен шушы ике гөнаһ җитә. Менә сезгә җавап. Шушы гөнаһлардан арынмыйча, тәүбә итеп иманга килмичә, бүгенге проблемалардан арыну юк. Шулай булгач, «ни өчен соң шулай начар яшибез» дип сорау бирергә кирәкме икән?!
Икенче сәбәп хакында Аллаһы Тәгалә «Шура» сүрәсенең 30нчы аятендә әйтә: «Белегез, сезгә килгән бәла-казалар, (авыру-чирләр, проблемалар) үз кулларыгыз белән эшләп алган гөнаһлар сәбәпле». Намаз укымый йөреп тә, үзебез үк: «Ни өчен соң миңа шуның кадәр сынау килә? Мин бит бер начарлык та эшләмәдем», – дип аптырыйбыз. Ә намаз укымау, көненә биш вакыт Раббыбыз каршында баш имәү – иң зур гөнаһларның берсе. Моны онытабыз. «Менә тагын бәя арта, ә хезмәт хакы (яки пенсия) бер дә артмый. Нишләп гел шулай начар яшибез», – дип борчуга төшәбез. Раббыбызны танып, башыбызны иеп: «И Раббым, Сиңа рәхмәт – тормыш биргәнгә, суларга – һаваңны, эчәргә – суыңны, йөрергә – аяклар, күрергә – күзләр биргәнгә», – дип сәҗдә кылмыйбыз, рәхмәтебезне белдермибез, ә яхшы тормыш өмет итәбез. «Ниса» сүрәсенең 79нчы аятендә: «Сиңа яхшылыктан ни булса да ирешсә, ул – Аллаһы хозурыннан. Ә инде сиңа начарлыктан ни булса да ирешсә, ул – синең үзеңнән, синең кылган гамәлеңнән», – ди Раббыбыз. Димәк, проблемаларның сәбәбе – үзебездә. Шуны исебездән чыгармасак иде.
Һәм өченче сәбәп хакында да языйк. «Менә иман әһелләре намаз да укый, ураза да тота, иманга да килгән, ә барыбер сынала бит», – диләр күпләр. Гел авырый, башка төрле проблемаларга юлыга. Ни өчен соң Аллаһы Тәгалә андый мөселманга да сынау җибәрә? Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Бохари» җыентыгында килә торган хәдисендә: «Мөселман кешесенә берәр борчу, авыру, кайгы килсә, хәтта кулына инә генә төртелсә дә, шушы борчу-мәшәкать сәбәпле Аллаһы Тәгалә аның гөнаһын ярлыкый», – дип әйтеп калдырган.
Әгәр кемгә дә булса берәр авырлык килсә, белегез: димәк, шул сынау сәбәпле Аллаһ аны чистарта, моңарчы эшләгән гөнаһларын кичерә икән. Аллаһның хикмәте шунда: Аллаһы Тәгалә теге яки бу бәндәсен кыямәт көнендә газапламас өчен шушы фани дөньяда ук сынап, гөнаһларыннан чистарта. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә «Сәҗдә» сүрәсенең 21нче аятендә әйтә: «Без аларны бу дөньяда газаплап карарбыз, кыямәт көнендәге газапны аларга татытканчыга хәтле. Бәлки алар шуны аңлап, тәүбәгә килерләр», – ди. Бәлки без кайдадыр хаталанганбыздыр. Аллаһы Тәгалә сынау җибәрә дә, без, уйланып: «Туктале, монда ялгышкан идем, бу гөнаһны кылудан туктыйм әле», – дип, изгелегебезне арттырабыз. Ягъни бу сынаулар – безне үзгәртер өчен. Һәм Аллаһы Тәгалә, шулай ук, Коръәндәге «Ганкәбут» сүрәсенең 2нче, 3нче аятьләрендә әйтә: «Әллә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы? Дөреслектә, болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган – шуны белер өчен».
Кешегә сынаулар килүнең дүртенче хикмәте. Кемдер юл фаҗигасеннән соң намазга баса, икенче берсе яман шеш авыруыннан дәваланганнан соң дингә килә. Кайбер сынауларның хикмәте шунда – кеше бик каты азына икән, куркыныч сынау сәбәпле, аны уйланырга мәҗбүр итә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без аларны вакыт-вакыт яхшылык белән дә, рәхәтлек белән дә һәм начарлык, бәла-каза белән дә сынап торырбыз. Бәлки алар туры юлга басарлар. Тәүбәгә килеп, Аллаһка кайтырлар».
Чөнки проблемага юлыккач, кеше: «Ни өчен килде икән бу миңа», – дип уйлана башлый Ә инде исән калса: «Туктале, менә Аллаһы Тәгалә сынады, исән калдырды, бәлки миңа үзгәрергә форсат бирәдер», – дип фикер йөртә. Шуңа күрә менә бу сынаулар тиктомалдан гына килми икән, «туры юлга басмасмы» дип җибәрә икән аларны Раббыбыз һәм безнең бу дөньяда эшләгән гөнаһлардан арындырыр, чистартыр өчен дә. Аллаһы Тәгалә безне ахирәттә газапларга теләми. Чөнки ахирәтнең кыямәт көнендәге гөнаһы – бу дөньяның иң куркыныч газабыннан да авыррак. Аллаһы Тәгалә кайбер колларына бу дөньяда сынау бирә, чөнки ахирәттә газапландырырга теләми.
Шулай ук Аллаһы «Нәхел» сүрәсенең 97нче аятендә болай ди: «Кем дә кем, ир кеше яки хатын-кыз булсын, Аллаһка иман китергән хәлдә, изге игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез, һәм аларга әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз». Димәк, тормышыбызда сынаулар булып алачак, бу –котылгысыз, алар безнең иманыбызны, тәкъвалыгыбызны сынар өчен җибәрелә. Әмма, барыбер, тормышыбыз яхшы булачак. Һәм шуңа күрә үз-үзебезгә сорау бирик: «Иманыбыз бармы? Изге гамәлләр кылабызмы?»
«Аллаһка ышанам», – ди кеше, ләкин изге гамәлләре юк, намаз укымый, ураза тотмый, хәләл белән харамны аермый. Яки изге гамәлләр дә кыла кеше, әмма яманын да эшләүдән тайчынмый – аның калебендә рия, «мин-минлек», тәкәбберлек, көнчелек кебек чирләр оялаган, Аллаһны башка затлар белән тиңли... Шул гамәлләре белән шушы изге гамәленә дә, иманына да зыян сала. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк-һидаятен бирсен иде, менә шушы кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, сынау биргәндә дә: «И, Раббым, нәрсә генә булмасын, барча мактаулар сиңа гына!» – дип әйтерлек көчле иман бирсен.
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар