16+

Ни өчен мин бу якты җиһанга килдем?

Кеше бу дөньяга аяк басып, акны карадан аерырга өйрәнгәч, үз-үзенә төрле сораулар бирә башлый.

Ни өчен мин бу якты җиһанга килдем?

Кеше бу дөньяга аяк басып, акны карадан аерырга өйрәнгәч, үз-үзенә төрле сораулар бирә башлый.

Ни өчен мин бу якты җиһанга килдем? Яшәвемнең максаты нидән гыйбарәт? 

Бала әлеге сорауларны башта әти-әнисенә бирә, аннан – укытучыларына. Үз дуслары белән дә бу темаларга сөйләшә. Төрлесеннән төрле җавап алып, төгәл нәтиҗәгә килә алмагач, башка кешеләрдән аерылмыйча, тормыш агымы уңаена яшәүне өстен күрә башлый. 

Бу мөһим сораулар тормыш мәшәкатьләре белән онытыла һәм кеше тора-бара гомумән ул турыда уйланмый. Чөнки тормышта инде башка төрле мәсьәләләр барлыкка килә, аларны чишәргә, шуларга бәйле сорауларга җавап табып яшәргә кирәк. Гадәттә ул сораулар күпләребез өчен уртак. Тормышта нинди һөнәр сайларга? Кем булырга? Укыргамы-юкмы? Кемнәрдер 30 яки 40 яшькә җитеп тә, үзенең сәләтен ачыклый алмый, яраткан эшен табалмый интегә, тегендә-монда бәрелеп-сугылып йөри. Ә кайберәүләр тормышта үз урынын таба, яхшы эшкә урнаша яки үз эшен башлап җибәрә. Яраткан берәр шөгылен керемле кәсеп итеп, шул өлкәдә уңышка ирешеп, халык арасында танылып китүчеләр дә бар. 

Әмма бу дөньяда зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, тормыш җайланып бетсә дә, кешегә һаман нәрсәдер җитми кебек, күңеленә нидер тынгылык бирми. Кайберәүләр: «Менә, хәзрәт, дөнья мәсьәләсенә килгәндә, кешене бәхетеле итә торган  бар нәрсәм дә бар: гаиләм дә ишле, үз йортым белән торам, яраткан эшем бар. Әмма барыбер күңелдә тынычлык юк, нәрсәдер җитми кебек. Калебтә – бушлык. Нәрсәне дөрес эшләмим? Киңәш бирегезче», – дип, үзен борчыган сорауны бирә. Әйе, кеше күңелендә мондый борчылулар булса, шундый мөһим сораулар туса, Аллаһыга шөкер, бу – бик яхшы. Ни өченме? Чөнки хәзерге тизлек заманында күп кеше бу турыда  уйланмый да бит әле... 

Адәм баласы нинди генә яхшы машинада йөрмәсен, нинди генә зур йортларда тормасын, тормышы ничек кенә рәхәт булмасын, әгәр яшәвенең төп максатына төшенмәсә, күңеленә һич тә тынычлык таба алмаячак. Бу галәмнәрнең Хуҗасын онытып, фани дөньяда Ул кушканнарны үтәмичә гомер кичереп, җир йөзенә ни өчен килгәнебез турында уйламыйча яшәү дөресме соң? Моңа җавапны Коръәндә табабыз: «Аллаһны оныткан (Аның боерыкларын үтәмәгән), шул сәбәпле Ул да аларга үз-үзләрен оныттырган (хәтта үзләренә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белмәс булдылар)  кешеләр кебек булмагыз. Әнә шулар (Аллаһның итагатеннән чыккан) – фасикълар» («Хәшер» сүрәсе, 19нчы аять). 

Ни өчен яшибез? Бу дөньяга нигә килдек? Сораулар күп, ә җавабы кайда соң диярсез?! Җавап биргәнче уйлап карыйк әле, безгә берәр кеше тормышта бер авыр сынауны җиңеп чыгарга булышса, аңа карата нинди мөгамәләдә булабыз? Әйтик, бер кеше бик нык авырый ди. Ул бер табибка барып карый, файда тапмый; икенчесенең дә дәвасы шифа бирми. Хәле көннән-көн мөшкелләнә.

Бер дусты килеп, кайсыдыр бер шәһәрдә тәҗрибәле яхшы табиб барлыгын әйтә, хәтта аның янына алып та бара. Аллаһының рәхмәте белән, ул табиб бу авыру кешене аякка баса. Ул кеше үзен әлеге табиб янына алып барган дустына нинди мөнәсәбәт кылачак инде?! Әлбәттә, гомере буе рәхмәтле булачак ул аңа. Чөнки күңеле аны үзенә ярдәм иткән дустының игелегенә  игелек белән җавап кайтарырга этәрә. 

Ә хәзер төп сорауга җавап эзләп карыйк. Көн саен кояшны кем чыгара? игеннәрне кем үстерә? Чишмәләрдән эчәр суны кем агыза? Шуларның күрә торган күзләрне, җирдә басып йөри торган аякларны безгә кем биргән? «Аллаһы» диярбез бертавыштан. Әйе, шулай. Ә без Аллаһыга даими рәхмәтлеме соң? Аллаһы биргән сәләмәтлек какшап китеп, алдагы мисалдагыча, берәрсе ярдәм кулы сузса, ул кешенең яхшылыгына каршы ничекләр генә итеп яхшылык эшләргә дә белмибез.

Ә сәламәтлек һәм башка нигъмәтләре өчен Аллаһыга рәхмәтле булырга, Үзе кушканнарын үтәп яшәргә, Үзенә генә гыйбадәт кылырга омтылабызмы соң? Бу сорауга җавап булрак, яшәвебезнең төп максатын Раббыбыз Аллаһы Коръәндә «Зарият» сүрәсенең 56нчы аятендә бәян кылды: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем». Гыйбадәт кылуыбыз исә Раббыбызга рәхмәтебезне белдерүне күрсәтә. Шөкер итүебез исә Аның әмерләрен үтәп, Ул тыйган гөнаһлардан ерак булудан башлана. Раббыбызга буйсынып, Аңа гына гыйбадәт кылып яшәгәндә, Ул күңелебезгә тынычлык салыр, булган малыбызга канәгать булып һәм рәхәтен күреп, бәрәкәт белән, бәхетле тормышта яшәүләрне насыйп итәр. Ни өчен яшәвебезне аңларга, кая барачагыбызны уйлап, ике дөньяны тигез күреп яшәргә Аллаһы тәгалә ныклы иман бирсә иде.

«Сез Без сезне күңел ачар өчен генә яралттык һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип уйладыгызмы әллә» («Мөэминнәр» сүрәсе, 115нче аять).

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading