Ә адәм баласы аны күтәрде.» Гадәттә, без әманәт төшенчәсен кемгә булса да ышанып тапшырылган мал, сакларга кушкан берәр әйбер яки сер дип аңлыйбыз. Коръәндә күп урында әйтеп кителгән әманәт исә ул нәрсә? Аллаһ Раббыбыз күкләргә һәм җиргә нәрсәне күтәрергә кушкан? Әлеге сораулар белән без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.
– Ислам динендә әманәт сүзе киң мәгънәгә ия. «Әхзәб» сүрәсендә телгә алынган әманәт ул - тиешле хакларны үтәү дигән сүз. Димәк, без гадәти тормышта куллана торган әманәт сүзенең асылы да шуннан чыккан - сиңа җаваплылык йөкләтелгән икән, син аңа тугры калырга, хыянәт итмәскә тиеш. Аллаһ Раббыбыз һәрбер әйбернең үзенең хакын кылды: Аллаһ хакы, әти‑әни хакы, туганнар, күрше, ир-хатын, балалар хакы – һәрбер әйбернең хакы бар. Менә шул хаклар адәмгә йөкләтелде һәм адәм баласы шуны күтәрергә тиеш булды.
- Иң беренче үтәлергә тиешлесе, әлбәттә, Аллаһ хакыдыр... - Адәм баласына йөкләтелгән иң зур хак ул – «Лә иләһә иллә Аллаһ» кәлимәсенең мәгънәсен аңлау, шуның буенча яшәү. «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык зат юк һәм Мөхәммәд (с.г.в.) аның колы һәм илчесе», – дип иман китереп, шуның буенча яшәү. Шулай ук гыйбадәттә әманәт - Аллаһыбыз безгә биш вакыт намаз йөкләде. Без аңа хыянәт кылмыйбызмы? Биш вакытын да үти алабызмы, мәчетләргә йөрибезме? Бу да Аллаһ тарафыннан йөкләнгән әманәт. Кеше шушы әманәткә хыянәт итәргә тиеш түгел. Һәрбер гыйбадәтне башкарганда уйларга кирәк: син аны Аллаһ кушканча башкарасыңмы? Кыямәт көнендә бит Раббыбыз шушы әманәтне ничек үтәвең хакында сораячак.
Шулай ук безнең тәнебез дә Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аллаһ Раббыбыз кайбер кешегә сәламәтлекне бирде, кайбер кешедән ул аны алды. Берәүләр туганнан бирле урын өстендә ята. Ул кешедән Аллаһ аның сәламәтлеге турында сорамаячак, ә менә калган кешеләрдән сәламәтлегеңне кайгырттыңмы, күз, колак, тел, аяк-кулларыңны хәерле нәрсәләрдә кулландыңмы дип сораячак. Тәмәке тартып, аракы эчеп, үзебезгә үзебез зыян китермәдекме? Һәм алар белән хәрам әйбергә катнашмадыкмы? Әгәр дә бәндә әгъзаларын гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, кыямәт көнендә алар шул кешегә каршы сөйләячәкләр.
- Үз‑үзеңә кул салу да әманәткә хыянәт итү булып чыга алайса? - Нәкъ шулай. Мөселман кешесенә үзенә үзе кул салу хәрам, бу дөньядан ул үзе теләп китә алмый, чөнки адәм баласына җанны Аллаһ Раббыбыз әманәт итеп бирде. Үз‑үзеңә кул салу иң зур гөнаһлардан санала.
- Ир белән хатын арасындагы хаклар турында да сөйләп китсәгез иде. - Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Һәрберегез көтүче, һәрберегезнең көтүе турында соралачак. Хатын‑кыз өендә көтүче, ир кеше гаиләсе өчен көтүче». Кайбер ирләр хатыннарына, балаларына ризык, кием алып кайтырга да саранлана. Ә Аллаһ Раббыбыз бит аларга хатын-кызны, гаиләсен тиешенчә тәэмин итүне йөкләде. Хатын-кызның хакы исә – иренә буйсыну, өйне тәртиптә тоту, ашарга пешерү һәм өй эшләрен башкару. Ир белән хатын үзара да яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Бу шулай ук – әманәт. Әти‑әнигә балалар хакы да йөкләтелгән: балаларга кечкенәдән дини тәрбия биреп үстерү, җиде яшьтән намазга бастыру, ун яшьтән аны ныклап таләп итү. Кыямәт көнендә әти-әнидән аның турында соралачак. Үз өстебезгә йөкләтелгән әманәтне - дини тәрбия бирү, намаз укырга өйрәтүне үзебез башкара алмыйбыз икән, бүгенге көндә теләгән кешегә әллә никадәр мөмкинлекләр тудырылган. Балаларны мәчет каршында эшләүче дини мәктәпләргә, мәдрәсәләргә, каникул вакытларында эшләүче лагерьларга бирергә мөмкин.
Комментарийлар