«Рамазан Фест» бәйрәмендә гомрәгә юллама уйнатылачак
Башкалабызда «Рамазан Фест» бәйрәме 2018 елдан бирле уздырылып килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Башкалабызда «Рамазан Фест» бәйрәме 2018 елдан бирле уздырылып килә.
“Беренче тапкыр узган бәйрәмдә 2-3 мең кеше катнашты. Елдан-ел анда килүчеләрнең саны артып тора. Узган ел Кремль яр буенда 15 меңнән артык кешене җыя алдык. Быел исә фестиваль 30 март көнне Камал театры каршындагы мәйданчыкта оештырылачак. Мөфтият белән аны республикакүләм бәйрәм итеп оештырырга уйлыйбыз. Быелгы бәйрәм чарасының темасы Ватанны саклаучылар елына багышлана”, – дип сөйләде “Ният” хәйрия фонды директоры Нияз Усманов журналистларга.
Бәйрәм өч локациядә узар дип көтелә. Каюм Насыйри урамындагы чара тулысынча балалар өчен оештырыла. Аларга тарату өч мең әтәч кәнфит әзерләнеп куелган. Моннан тыш бушлай мастер-класслар оештырыла, “Әкияттә кунакта” зонасы эшләячәк. Мәрҗани урамына йөздән артык сәүдә ноктасы куелачак. Шулай ук ретро-машиналар күргәзмәсе белән танышып булачак. Камал театры бинасы крашындагы сәхнәдә җырчылар чыгыш ясаячак. Шунда ук кыр кухнясы, хәрби күргәзмә оештырылачак. Һәм бәйрәм ахырында гомрәгә юллама оту мөмкинлеге дә тудырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар