16+

“Рамазан – сабырлык һәм зур мөмкинлекләр ае”

18 февральдә кояш баеганнан соң рамазан аена керәбез. Уразаның беренче көне – 19 февраль.

“Рамазан – сабырлык һәм зур мөмкинлекләр ае”

18 февральдә кояш баеганнан соң рамазан аена керәбез. Уразаның беренче көне – 19 февраль.

– Көтеп алган рамазан аена санаулы гына көннәр калды. Догалар кабул була, хата-кимчелекләребез гафу ителә, Аллаһның рәхмәтенә ирешелә торган ай бу. Ул шулай ук сабырлык ае да. Аллаһ Раббыбыз, ураза сабырлыгы өчен әҗерен Үзем бирермен, дигән. Шулай ук рамазан – зур мөмкинлекләр ае. Аны күркәм итеп, әҗер-саваплар өмет итеп, гыйбадәтләребезне тагын да арттырып үткәрергә тырышыйк. Быел беренче тәравих намазы 18 февральдә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә ул 20 рәкәгать итеп укылачак, – дип сөйләде Татарстан мөфтие урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров матбугат очрашуында. 

Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков билгеләп узганча, Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы карары буенча,  фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен – 940 000 сум (алтын буенча). Сүз уңаеннан: нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

– 120 мең сум акчасы булган кеше фитр сәдакасын түләргә тиешле. Аның иң азы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде. Әгәр кеше рамазан аенда гына авырса, ул уразаны башка вакытта каза кылып тота ала. Сәламәтлеге сәбәпле гомумән тота алмаса һәм табиблар уразага керергә киңәш итми икән, ул вакытта һәр көн өчен фидия түли, – дип аңлатты Булат хәзрәт. 

Ел саен бу айда диния нәзарәте «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Узган елда акция барышында 49 балага 3 миллион 604 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. “Быел да “Зәкят” хәйрия фонды, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыюны оештыра, килгән акчалар мохтаҗ гаиләләргә һәм авыру балаларга биреләчәк”, – дип билгеләп үтте хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов. Шулай ук азык-төлек белән ярдәм итү дә каралган. Былтыр 600дән артык мохтаҗ гаиләне 5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин иткәннәр. 

Рамазан ае дәвамында Татарстан диния нәзарәте “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашырга һәм республикада изге ай мохитен тудырырга чакыра. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе-рестораннар, кибетләр, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, әлеге акциядә аеруча район җирлекләре теләп катнаша. Узган ел мәчетләребез дә активлык күрсәтте, быел рамазан аена бизәлгән биналар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез, диде ул. 

Республикакүләм ифтар быел 13 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading