Быел Рәгаиб кичәсе 26сынан 27 гыйнвар киченә туры килә. Бу кичнең әһәмияте нәрсәдә һәм без аны ничек уздырырга тиеш? «Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов шушы сорауларыбызга ачыклык кертте.
– Рәгаиб киче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахы булган көн һәм ул рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә билгеләп үтелә. Без мөселманнар өчен аның әһәмияте шунда: әлеге никах нәтиҗәсендә дөньяга изге бала – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Расүлебезгә бу дөньяда күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Әтисе белән әнисен бик иртә югалта. Яшәү дәверендә тагын бик күп авырлыклар кичерә, әмма Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән барлык сынауларны да лаеклы күтәрә, шуның белән безгә үрнәк тә булып тора.
Рәгаиб кичәсе никахның әһәмияте, балалар тәрбиясе турында да искәртә дип әйтергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһенең бер сүзе бар: “Аллаһны танымаган, хәрам белән харамны аермаган, игелекле гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһның иң беренче җәзасы юлдан язган бала булыр”. Шуңа да, дин кардәшләрем, гамәл-гыйбадәт кылып яшәсәк, хәрам ризыктан саклансак, кешеләрне җәберләүдән һәм яманлаудан тыелсак, иншаллаһ, Аллаһ Раббыбыз хәерле, шәфкатьле балалар насыйп итәчәк.
Без мөселманнар бу кичне Пәйгамбәребезгә күпләп салаватлар әйтеп үткәрергә тиешбез. Гаиләбез белән Аллаһка дога кылып, тәүбә-истигъфар кылып, йортка-нигезгә тынычлык сорап, теләк-үтенечеләребезне җиткерик. Ир – хатынына, хатыны иренә бүләк бирү дә күркәм булыр. Әти-әни булырга теләүчеләргә дә бу кич, дүрт ягы сәламәт, акыллы бала насыйп кыл безгә дип, Аллаһтан иманлы бала сорау өчен бер форсат. Ялгызлар үзләренә хәерле никах сорый ала. Иншаллаһ, Раббыбыз аларның догаларын ишетми калмас. “Рәгаиб” рагаба сүзеннән алынган, гарәпчәдән теләгеңә ирешү өчен тырышлык кую дип тәрҗемә ителә. Аңлашылганча, бу кичне дога кылып, тырышлык куеп үткәрик.
Моннан тыш, сәдакалар биреп, игелекле гамәлләр кылып үткәрик без аны. Рәҗәб аенда ураза тоту да савап. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Рәҗәб – Аллаһының ае, шәгъбан – минем аем, рамазан – өммәтемнең ае», – дигән. Димәк, без шушы өч айның никадәр дәрәҗәле һәм әһәмиятле булуын аңларга тиешбез. Бу айда ураза тоту рамазан аена бер әзерлек тә булып тора. Аллаһ Тәгалә шушы айда кылган игелекле гамәлләребезне кабуллардан кылсын.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Конкретно гына сорауга бер җавап юк. Боталагансыз да боталагансыз
0
0