16+

Самолетта намаз ничек укыла?

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Самолетта очканда намазны ничек уку хәерлерәк?

Самолетта намаз ничек укыла?

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Самолетта очканда намазны ничек уку хәерлерәк?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Самолет җиргә утырганда намаз вакыты әле чыкмаган булса, намаз самолеттан төшкәч укыла.

Әгәр самолетта очу вакытында намаз вакытлары да керә икән, намазны, борт хезмәткәрләре белән сөйләшеп, кыйблага карап, басып укырга тырышырга кирәк. Мондый намаз дөрес була һәм аны каза кылуның кирәге калмый.

Самолет хезмәткәрләре басып укырга рөхсәт бирмәсә, намазны утырган килеш укырга, ә сәҗдәләрен тулысынча башкарырга кирәк.

Әгәр болай да уку мөмкинлеге юк икән, креслода утырган килеш укыла, рокугъ, сәҗдәләр ярым бөгелеп кенә башкарыла. Бу рәвешле укылган намазны самолеттан төшкәч кабаттан укырга кирәк булачак – намазның дөрес булмау куркынычы бар, чөнки кыям намазның рөкеннәреннән санала, ягъни мәҗбүри өлеше. Ә намазның рөкеннәрен бары авырган кешегә генә калдырырга ярый. Башка вакытта намазны бөтен шартларын саклап укырга кирәк.

Чыганак: https://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading