16+

Сөембикә энеләре һәм сеңелләре туры юлдан тайпылмас!

Мәркәзебез Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган дини һәм милли-мәдәни конкурс уздырылды.

Сөембикә энеләре һәм сеңелләре туры юлдан тайпылмас!

Мәркәзебез Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип аталган дини һәм милли-мәдәни конкурс уздырылды.

«Мөслимә» бөтенроссия хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әлеге бәйгене инде 17 нче тапкыр оештыра. Конкурсның төп максаты булып балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү, дини, әхлакый тәрбия бирү тора.
Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта бара. Быел исә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 4-18 яшь тирәсендәге «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» 500гә якын булды.
«Баланы тәрбияләүдә әлеге бәйгенең роле шактый зур, мөселман баласы динне дә, әдәбиятны да, тарихны да яхшы белергә тиеш. Бер юнәлеш белән генә чикләнеп калмаска кирәк. Ашказаныбыз ризык сорагандай, җаныбыз да ризык көтә. Аллаһы Тәгалә юлын белмәгән яшь егет-кызларыбыз, әнә шул җан ризыгы эзләп, ялгышып секталарга кереп китә дә инде. Кечкенәдән әби-бабай динен өйрәнеп үссәк, ялгыш юлларга да тайпылмас идек», - диде жюри әгзасы Сөмбел Шәрифуллина.
Чыннан да, бәйге халкыбызга аек акыллы, тырыш, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтә. Иртә яздан чәчкән орлык яхшы шытым биргән кебек, яшьли алган белем дә эзсез калмый.
«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» конкурсында беренче тапкыр катнашкан кешеләр инде үзләре күптән әти-әни, зур дәрәҗәле кешеләр булдылар. Алар да әлеге бәйгегә килгәннәр иде. Балалары өчен әти-әниләре, остазлары җан атып торды.
Җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган вакытта мәчеттә Коръән сүрәләре укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Мәртәбәле кунаклар балаларга үзләренең теләкләрен җиткерде.
Ислам дине кануннарын иң яхшы белүчеләр, дип, Габделәхәт Гомәров, Айнур Хәйруллин, Кәримә Газизуллина, Наилә Сабирова, Румия Галимова билгеләнде. Балаларны шулай ук «Кол Гали», «Кол Шәриф», «Галимҗан Баруди», «Мөхлисә Буби», «Каюм Насыйри», «Сөембикә» һ.б. номинацияләр буенча да бүләкләделәр. «Шәһри Казан» газетасы да читтә калмады, өч җиңүчене ярты елга газетага яздырды.
Бу бәйгедә иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, 4-5 яшьтә өйрәнгән догалар бала күңелендә мәңгегә сеңеп калса, бәйгедән алган хис-кичерешләр аның күңелендә әле озак вакытларга җылы хатирәләр калдырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading