16+
#Дин 14 марта 2025, 10:32 Уку өчен 4 минут
230
0
0

«Сиңа Кыямәт көнне аның өчен җиде йөз дөя биреләчәк»

14 марта 2025, 10:32
230
0
0
Уку өчен 4 минут

Динебез үзеңне генә кайгыртмыйча, булган малыңны калганнар белән дә бүлешеп, үзара ярдәмләшеп яшәүне хуплый.

«Сиңа Кыямәт көнне аның өчен җиде йөз дөя биреләчәк»

Динебез үзеңне генә кайгыртмыйча, булган малыңны калганнар белән дә бүлешеп, үзара ярдәмләшеп яшәүне хуплый.

Шундый юмарт кешеләрне Аллаһы тәгалә Коръәндә орлык чәчүчеләр белән чагыштырган: «Аллаһ юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы – җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Уңдырышлы җиргә төртелгән һәр орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһ Үзе теләгән кешесенең кылган игелекләрен тапкырлап, арттырып тора. Ниятенә, гамәленә карап, кешенең бер яхшылыгы өчен җиде йөз яхшылык исәпләнә ала. Аллаһ – һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул – бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе» («Бәкара» сүрәсе, 261нче аять).

Садака сүзен ишетүгә, безнең күз алдына иң беренче булып берәр кешегә ярдәм итү килеп баса. Һәм без, кеше табигатенә хас булганча, «файдасы аңа гына була» дип уйларга гадәтләнгәнбез. Әйе, чынлап та, беренче чиратта, файдасы – садаканы алучыга. Эше бик бармаган, булганы тамак ялгарга гына җитеп барган, хәтта «квартплата» түләрлек тә акчасы булмаган бер дустыбызга ярдәм булсын дип, тотылган уты, газы һәм суы өчен акча түләп куйдың ди. Ул бит тагын бер ай утлы, газлы, сулы булачак. Ничек инде бу аңа яхшылык булмасын?! Әлбәттә, яхшылык. Әмма төптәнрәк уйлап карасак, садаканың асыл файдасы – алучыга караганда, бирүчегә күбрәк. Ни өченме?

Беренчедән, садака бирүче кеше үзен җәһәннәм утыннан, Аның газабыннан саклап калуга өлеш керткән була. Пәйгамбәребез дә   «Булдыра алсагыз, ярты хөрмә биреп яки, тапмасагыз, берәр хәерле сүз белән булса да үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз», – дип әйтеп калдырган (Ибн Хиббән риваяте 2804). Безнең биргән садакабыз, үзенә күрә, җәһәннәм утыннан бер киртә булып тора икән.

Икенчедән, садака малыбызның артуына, булган акчабызны бәрәкәт белән тотуга сәбәп булып тора. Раббыбыз әйтә: «Аллаһ ризалыгы өчен нәрсәдән генә булса да садака бирсәгез, Аллаһ аны кайтарчак, Ул – Аллаһ, ризык бирүчеләрнең иң хәерлеседер» («Сәбә» сүрәсе, 39нчы аять).

Аятьтә әйтелгәнчә, Раббыбыз, кире кайтарачакмын, ди, ягъни малыбызга бәрәкәт өсти дигән сүз бу. Шулай ук Пәйгамбәребез: «Садака бирү малны киметмәс», – дип әйткән (Мөслим риваяте, 2588). Мисал өчен, кесәңдә 15 мең сум акчаң бар ди. Бер кардәшеңә ярдәм кирәклеген ишеттең. Аның машинасы ватылган, ремонтлатырга акчасы җитеп бетми икән. Син аңа 5 мең сум биреп, машинасын рәтләттең. «Кесәдә акча кимеде, 10 мең генә калды», – дип уйлыйбыз. Ә, дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен чын ихластан бирелгән шул 5 мең сәбәпле, калган 10 меңгә Аллаһы бәрәкәт бирә. Шул игелекле гамәлебез кесәбездәге акчаны көтелмәгән чыгымнан –  авырып китеп бик күп дарулар алудан яки операция ясаган табибларга бирүдән, төрле көтелмәгән штрафтдан саклый. Димәк, саадка бирүеңнең бәрәкәтен 5 мең биреп 10 мең сумлык чыгымнан сакланып калу белән чагыштырырга була. 

Өченчедән, садака бирүче өчен фәрештәләр: «Аның малын тагын да арттыр», – дип, дога кылып тора. «Һәр көнне Аллаһ коллары иртән уянган вакытта, ике фәрештә төшә, аларның берсе: «И, Раббым үз малын бирүченең үз чыгымын капла (ягъни бирүчегә тагын да күбрәк кайтар)», – дип әйтә. Ә икенчесе: «Раббым, саран кешене һәлакәткә илт», – ди (Бохари риваяте, 1442). Шуңа күрә фәрештәләрнең безгә дога кылуларын теләсәк, юмартлык һәм үзебездә булганны мохтаҗлар белән бүлешү сыйфатына ия булуыбыз зарур икән.

Дүртенчедән, садака бирүче Аллаһ каршында зур әҗер-савапларга ирешә. Кешенең ниятенә, гамәленә карап, игелекләре җиде йөзгә кадәр тапкырланып арттырылуы турында кайбер хәдисләрдә дә искә алына. Шуларның берсендә болай диелгән: «Бер кеше Пәйгамбәребез янына «Аллаһ юлында булсын» дигән тамга салынган дөясен алып килә дә: «И, Расүлуллаһ, мин бу дөямне Аллаһы Тәгалә юлына бирәм», – ди. Пәйгамбәребез: «Сиңа Кыямәт көнне аның өчен җиде йөз дөя биреләчәк», – дип хәбәр итә» (Насаи риваяте, 3187).

Димәк, кечкенә дип уйлаган, ләкин ихлас күңелдән биргән садакабыз Аллаһ каршында искиткеч зур булырга мөмкин. Әгәр инде «үземә генә» дип, калганнарга өлеш чыгармыйча, үзебезне генә кайгыртып яшәсәк, файдасы бер мизгелдә генә үзебезгә була да, аннан соң бетә. Мәңгелек тормышыбызга бернәрсәсе дә калмый, бу дөньяда да малыбыз бәрәкәтсез булып, бер кирәкмәгәнгә тотылып бетеп, тапканыбызның бер рәхәтен күрмичә яшәргә мөмкинбез. Димәк, садака бирүче кеше – саран яки малын изгелек юлында әз сарыф итүчегә караганда – күп яклап һәрвакыт отышта була икән. Шуңа да уйланыйк, кайсысы безнең өчен хәерлерәк: садака бирүме яки бар булган малыбызны үзебездә генә калдырумы?!

Онытмагыз, «Гыймран» сүрәсенең 92нче аятендә: «Яраткан нәрсәләрегездән (садака итеп) өлеш чыгармыйча, тәкъвалыкка ирешә алмассыз. Дөреслектә, сез нәрсәдән генә өлеш чыгарсагыз да (садака итеп нәрсә генә бирсәгез дә), Аллаһ аның турында белеп тора. (Ахирәттә Ул, һичшиксез, биргәнегезгә күрә кайтара)», – диелгән бит. 

Раил Фәйзрахманов.
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading