16+

Шушы кылганнарым белән җәннәткә лаеклымы мин?

Менә тагын яңа елга кердек. Узган елда игелекле гамәлләребез күбрәк булдымы, әллә ярамаган, гөнаһлы эшләр артыбрак киттеме?

Шушы кылганнарым белән җәннәткә лаеклымы мин?

Менә тагын яңа елга кердек. Узган елда игелекле гамәлләребез күбрәк булдымы, әллә ярамаган, гөнаһлы эшләр артыбрак киттеме?

Әгәр дә бүген йә иртәгә, яки берсекөнгә бу якты дөньядан китеп барсак, җәннәткә керерлек игелекләребез җитәрлекме? 

Акча җитсен өчен, гаилә бюджетын гел санап, хисаплап торабыз. Бу айда керем күпме, аны нәрсәгә һәм ничек тотарга? Исәпләмичә, чаманы югалтсаң, ай ахырына кадәр акчаң җитмәскә дә мөмкин. Сәүдә эшендә дә  гел хисапта, санауда без, чөнки төгәллек, хисап булмаса, уңышсызлыкка юлыгабыз, банкротлыкка төшәбез, төрле мәшкатьләргә дучар булабыз. Акча мәсьәләсендә шулай, ә менә тормышыбызга, гамәлләребезгә хисап кылганыбыз бармы? 

Тормышта еш кына үз-үзебезгә шундый сораулар бирергә дә, үз гамәлләребезгә хисап кылырга да куркабыз. Ни өченме? Чөнки без моңа әзер түгел. Гомер әле алда, әле бик озак еллар яшәрбез кебек тоела, «бүген дә, иртәгә дә түгел, соңрак үзгәрермен, бераз соңрак намазга басармын, мәчеткә йөрермен» дип, һаман кичектереп киләбез. Шулай дип үзебезне тынычландырабыз, үз-үзебез каршында акланып, гадәттәгечә яши бирәбез. Ә иртәгә, берсекөнгә кадәр яшәячәгебезгә кем соң гарантия бирә ала. «Борчылма, җитешерсең, әле тагын ун, егерме, утыз ел яшисең син» дип безгә кем әйтеп куйган соң?! Аллаһ бит безне Коръәндә кисәтә: «И, иман китерүчеләр! Сез Аллаһка карата тәкъва булыгыз. Һәрбер җан иртәгесе (Кыямәт көне) өчен ниләр (нинди гамәлләр) хәзерләгәнен карасын. Сез Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, җәзасыннан сакланыгыз. Дөреслектә, Аллаһ – кылган бар гамәлләрегездән (ачык кылганнарыннан да, яшергәннәреннән дә) Хәбәрдар («Хәшер» сүрәсе, 18нче аять)».

Нәрсә ди Раббыбыз? Әйе, «Иртәгесе (Кыямәт көне) өчен ниләр хәзерләгәнен карасын», – ди. Шуңа да без үз нәфесебезгә дә, гамәлләребезгә дә, җаныбыз һәм күңелебезгә дә Аллаһ белән очрашканчы, җаныбыз тәннән аерылганчы хисап кылырга бурычлыбыз. Гомәр (Аллаһ аннан риза булсын) еш әйтә торган булган: «Сезгә хисап кылынганчы (Кыямәт көнендә) – башта үзегезгә хисап кылыгыз (бу дөньяда). Гамәлләргезне үлчәгез – сезнең гамәлләргезне үлчәгәнчегә хәтле. Бүген үзегез кылган хисап иртәгә буласы хисапны җиңеләйтә. Ул көнне (Кыямәт көнендә) сезне үлчәрләр (гамәлләрегезне), эчегездә булган бер серегез дә качып калмас» (Тирмизи риваяте). Карагыз ниди хикмәтле, гафиллек йокысыннан уянырга куша торган сүзләр. 

Иң беренче хисап шул – Аллаһ каршында булган бурычларны, фарыз гамәлләрне үтибезме? Хисап кылганчы Раббыбыз каршында нәрсәләр үтәргә тиешлегебезне белергә кирәк. Бу сорауга җавапны беләбезме, белмәсәк, эзлибезме? 

Икенчедән, Ул тыйган гөнаһлардан ерак торабызмы? Нинди гамәлләр – гөнаһлы, кайсыллары – саваплы, шул хакта беләбезме? Белсәк, белгән килеш тә кылып куйсак, тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга тырышабызмы? 

Өченчедән, нинди гамәл кылсак та, үз-үзебезгә сорау бирәбезме: «Моны кем өчен эшлим? Аллаһы Тәгалә риза булып, савапларын бирсен иде» дипме? Әллә «дустым, күршем күреп торсын да, мактасын, хупласын» дип, рия өченме? 

«Без Кыямәт көнне аларның барчасыннан дөньяда кылганнары өчен сорау алачакбыз» («Хиҗер» сүрәсе, 92-93нче аятьләр). Әзерме без, биреп караганыбыз бармы шушы сорауга җавапларны? Дөрес яшимме? Хаклык юлыннан бараммы? Шушы кылганнарым белән җәннәткә лаеклымы мин? Яшәү принципларым нәрсәгә таяна, Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم юлынамы яки нәфес теләкләренәме? Күңелем ихласлык, пакьлек, кешеләргә хәерлелек теләү белән тулганмы яки көнчелек, мәкер, гаделсезлек, комсызлык беләнме? Кыямәт көнендә күңелләрдә булган нәрсәләрне дә яшереп калып булмаячак: «Ул Көнне (Кыямәт көнне) сез Раббыгыз хозурына чыгарылырсыз, һәм шунда сезнең гәүдәләрегездә, сыйфатларыгызда, гамәлләрегездә, сүзләрегездә, уй-фикерләрегездә һәм ниятләрегездә булган бер яшерен нәрсәгез дә Аллаһы Тәгаләгә беленмичә, яшеренеп калмаячак» («Хакка» сүрәсе, 18нче аять).

Димәк, кардәшләрем, акчабызны санап, байлыгыбызны хисаплап торган кебек, гамәлләребезне дә хисаплыйк, гөнаһлар арта башласа, аларны киметеп, хәерле гамәлләребезне арттырып, шул як үлчәүне изгелекләр белән авырайтыйк. «Ул Көнне үлчәү хаклык (гаделлек һәм төгәллек) белән булыр. Кемнең гамәл үлчәве кылган изгелекләре белән авыр булса, алар – һичшиксез, уңышка ирешүчеләр» («Әгъраф» сүрәсе, 8нче аять). Шулай ук Раббыбыз «Каригаһ» сүрәсенең 6нчы һәм 7нче аятьләрендә әйтте:  «Ә инде кемнең гамәл үлчәүләре кылган изгелекләре белән авыр булса, ул рәхәт тормышта яшәячәк».
Үлчәүләребез игелекле гамәлләр белән авыр килсен һәм, иң мөһиме, ул гамәлләребез кабуллардан булсын. Әмин!

Раил Фәйзрахманов 

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дөрес шул, бик әз кеше моның турында уйлана, олы яшьтәге ханымнарга житкереп булмый, аңнап бетермибез динебезне, Аллаhыбыз каршысында булган бурычларыбызны... Узегез гә Аллыбзнын саваплары насый булсын

    Мөһим

    loading