16+

Тәһәҗҗүд намазы - хаҗәтләреңне чишү ысулы

Төн уртасыннан соң укыла һәм кимендә ике рәкәгатьтән тора.

Тәһәҗҗүд намазы - хаҗәтләреңне чишү ысулы

Төн уртасыннан соң укыла һәм кимендә ике рәкәгатьтән тора.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Биш вакыт фарыз намазлардан кала намазларның иң яхшысы – төнге намаз». Икенче урында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачыклап шуны әйткән: «Ястү намазыннан соң укыла торган барлык намазлар төнге намазга керә». «Тәһәҗҗүд намазын кылыгыз! Ул – сездән алда килгән игелекле кешеләр өчен гадәти булган.

Ул Раббыгызга якынайта, начарлыктан коткара һәм гөнаһлардан саклый!» «Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң хатынын уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган ир кешегә Аллаһ мәрхәмәтле булсын! Әгәр дә хатыны уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки. Төнлә торып тәһәҗҗүд намазы кылган, ә аннан соң ирен уятып, ул да тәһәҗҗүд кылган хатынга Аллаһ мәрхәмәтле булсын. Әгәр дә ире уянмаса, ул аның йөзенә су бөрки». «Көндез йоклап алыгыз, төнлә белән тәһәҗҗүд намазы кылыр өчен торырга шул сезгә ярдәм итәр».
(“Дин вә мәгыйшәт”)


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading