16+

Татар артистлары хәләл лига төзергә ниятли. Идеяне мөфти дә хуплый

‎Татарстан мөфтие Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасы резидентлары белән эшлекле очрашу үткәргән.

Татар артистлары хәләл лига төзергә ниятли. Идеяне мөфти дә хуплый

‎Татарстан мөфтие Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасы резидентлары белән эшлекле очрашу үткәргән.

Очрашу вакытында дини кичәләр һәм тантаналар оештыруның заманча тенденцияләре һәм татар традицияләре хакында фикер алыштылар, дип яза нәзарәтнең матбугат үзәге. Фикер алышуда танылган татар-мөселман алып баручылары Айваз Садыйров, Марсель Әхмәдуллин, Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов һәм Ренат Галиәсгаров катнашкан. Алар барысы да хәләл чараларны спиртлы эчемлекләрсез оештыра.

Кунаклар Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасын оештыру хакында сөйләгән, бердәм эшчәнлек тәҗрибәсе, шулай ук татар халкын ислам кыйммәтләренә һәм хәләл тормыш рәвешен алып баруга җәлеп итү, шул исәптән хәләл мәҗлесләр үткәрү мәсьәләләре буенча фикерләре белән уртаклашкан. Алар һәр чара-мәҗлес алдыннан заказчылар белән аңлату эше алып барырга, шул исәптән программага нәшидләр кертү буенча да теләкләрен җиткергән. Очрашуда татар гаиләләрендә никахлар үткәрү тәртибе аерым каралган.

Камил хәзрәт танылган мөселман алып баручыларына татар-мөселман традицияләрен саклаулары өчен рәхмәт белдергән, аларның Казан мәдрәсәләрендә һәм мәчет каршындагы курсларда белем алуларын хуплаган. Кунаклар мөфтидән никах мәҗлесләре, бәби чәе оештыру һәм әзерләү мәсьәләләре, шулай ук дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр буенча тулы җаваплар алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading