16+

 Әти-әнисе татар булып, кызлары, уллары никахсыз яшәп ята

Мөселман кешесе һәрвакытта да Аллаһ турында яхшы уйларга тиеш. Бу дөньяда нәрсә генә булса да, барысы да Аллаһтан. Ачлык булса да, сугыш булса да, тынычлык булса да, барысы да Аллаһ Тәгаләдән. 

 Әти-әнисе татар булып, кызлары, уллары никахсыз яшәп ята

Мөселман кешесе һәрвакытта да Аллаһ турында яхшы уйларга тиеш. Бу дөньяда нәрсә генә булса да, барысы да Аллаһтан. Ачлык булса да, сугыш булса да, тынычлык булса да, барысы да Аллаһ Тәгаләдән. 

Әмма Аллаһ сынауларны бөек бер хикмәт белән җибәрә, чөнки аның ахырында ниндидер бер хәерлелек ята. Җитәрлек гыйлем, тәҗрибә булмау сәбәпле, без аның хикмәтен аңлап бетермибез. Ибне Мәҗеһ җыентыгында килгән хәдистә болай диелә: “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм төшенкелеккә бирелмәде, һәрбер нәрсәне яхшыга юрарга ярата иде...” 

“Бүген ни өчен шундый сынаулар бара”, – дип сорый кайберәүләр, бүгенге катлаулы вазгыятьне күз уңында тотып. Иртәме-соңмы, мондый сынау, барыбер, килергә тиеш иде. Коръәнне ачып, андагы кыйссаларга анализ ясасак, шундый нәтиҗәгә киләбез: кавем, халык азына башлап, гөнаһка батса, гөнаһ эчендә йөзсә, Аллаһ Тәгалә һәрвакыт газабын җибәрә: күктән таш яудыра, диңгезләрне ерып су белән күмә яисә ураганнар белән, төрле җил-давыллар белән җимереп ата. Ни сәбәпле? Сәбәбе бер – гөнаһ! 

Раббыбыз “Шура” сүрәсенең 30нчы аятендә: “Сезгә ирешкән бәла-казалар – үз кулларыгыз белән эшләп алаган гөнаһлар аркасында!” – ди. Ни өчен Аллаһ турында яхшы уйлыйкмы? “Менә хәзер уйланып, гафиллектән чыгып, адәм баласы Аллаһка кайтмасмы икән?!” – дип, Аллаһ Тәгалә безгә хәерлелек тели. Мисал эзләп, ерак йөрисе юк... Карт әби-бабайлар ачлык, юклык чорын үз башларыннан үткәргән. “Кышның килүе зур сынау иде. Кышны ничек чыгарбыз дип борчыла идек”, – дип сөйли алар. Ягарга утын да булмаган заманнар бит. Шуңа карамастан, кешеләрдә кешелек сыйфатлары – бер-береңә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек сакланган. Кечкенә  йортка әби-бабай, әти-әни, энекәшләр, сеңелкәшләр, балалар – барысы да сыйган, берсе дә зарланмаган. Өйдә беркем дә тавыш күтәрмәгән. Берәр эш булса, туганнар, күршеләр җыелышып, өмә ясаганнар. 

Шул авыр заманнардан соң, рәхәт чор килде, Аллаһ Тәгалә бүген безне рәхәт тормышта яшәтә. Авырлыктан соң җиңеллек бирде. Әби-бабайларыбыз юклык, ачлык, авырлык белән сыналганнар. Алар бу сынауны үттеләр, хәтта качып-посып булса да җомгаларын да, намазларын да укыйлар иде, динне дә сакларга тырыштылар. Бу сынауны сабырлык белән, зарланмыйча үткәрделәр. 

Ә хәзер бүгенгебезне алыйк. Барлык уңайлыклар да бар, әмма кешеләрдә кешелек сыйфатлары калмады. Ике катлы зур өйдә әти-әнисен генә түгел, кайберәүләр хәтта балаларын да артыкка саныйлар. “Кайчан китә инде болар?” – дип көтеп кенә торалар. Йортларыбыз шундый зур, ә күңелләребез шулкадәр тарайды. 

 Әти-әнисе татар булып, үзләрен мөселманга санаучыларның кызлары, уллары никахсыз яшәп ята. “Гражданский брак”, имеш... Исләре дә китми, үзләрен – татар, мөселман дип, күкрәк кагып йөриләр. 

Иң зур гөнаһларның берсе булган риба – Аллаһка һәм Рәсүлгә каршы  сугышка чыгуга тиң. Бүген анысы да хәләлгә әйләнде. Рибаны харам дисәң, шунда ук сиңа ташланалар. Кыйнап китәргә дә күп сорамыйлар. Менә шуңа да сынаулар килә, алар килгәч, без бераз уйлана башладык. Бүген кешегә, уңайлы шартлар түгел, беренче чиратта, тынычлык кирәк. “Сугышлар бетсен иде, тынычлык булсын иде!” – дип тели ул. Хәзер чит илдән "Мерседес" кермәсә дә, "Кока-кола" кермәсә дә,  исе китми аның – тынычлык  кына кирәк. Кеше дә әзрәк кенә йокысыннан уяна башлады, әмма әле уянып бетмәде. Менә шуңа сынау арты сынау килә дә инде. 
“Уянмасмы икән адәм баласы” дип, Аллаһ Тәгалә безне шушы гөнаһтан арындырмакчы була. “Раббысына кайтып, Аллаһка  гыйбадәт кылучылардан булмасмы икән” ди. Шушы сынау белән, Аллаһ Тәгалә безгә хәерлелек тели. Әле калебебез сау икән, җаныбыз тәнебездән чыкмаган икән, Аллаһы безгә  үзгәрергә мөмкинлек бирә. 

“Уяныгыз! Бу дөньяның нинди генә куркыныч сынавы булса да, кыямәт көне белән чагыштырганда, бу – мамык кебек бик җиңел” ди. Дөньяда нинди генә сынау булса да, ул вакытлыча гына. “Авырлыктан соң җиңеллек килә, авырлыктан соң, һичшиксез, дөреслектә, җиңеллек килә”, – ди ("Инширах" сүрәсе, 5-6нчы аятьләр).

Безнең калеб шушы вакытлыча дөнья белән алданганга күрә, ахирәтне онытабыз, Аллаһ Тәгалә өчен бу күпкә мөһимрәк. Хәдистә килгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр дә Аллаһы Тәгаләгә шушы дөнья шундый да кадерле, әһәмиятле булса, Ул имансызларга берни дә (хәтта, черки канаты кадәр генә дә) бирмәс иде” – ди. Аллаһ Тәгаләгә бу дөнья берни дә түгел. Иң мөһиме, ахирәт!

Шуңа да адәм балалары уйланмасмы, шушы гөнаһ диңгезеннән чыкмаслармы икән, ди. Без дә яхшыга юрарга тиешбез. 
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: “Аллаһы турында яхшы уйламыйча торып, берүк, үлә күрмә” – ди (Мөслим риваяте). Үлгәнчегә кадәр Аллаһ турында яхшы уйларга кирәк. Нинди генә сынаулар килсә дә, димәк, Аллаһ аны хәерле булсын эшли. Мөселман кешесе, булдыра алганча, төшенкелеккә бирелүдән сакланырга тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә "Хиҗр" сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Адашканнар гына Аллаһының рәхмәтеннән өметен өзә”, – ди.  Ә кем Аллаһка чынлап инанган икән, беркайчан да Аллаһ Тәгаләдән өметен өзми. Мүснәд имам Әхмәд җыентыгындагы хәдистә килгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ислам дине һәрбер йортка кермичә, исламның гыйззәте өстенлеге күтәрелгәнгә кадәр кыямәт көне җитмәс”, – дип әйткән бит.

Бу хәдис кыямәт көне булганчы бөтен дөнья буйлап ислам диненең таралачагын, һәрбер йортка Аллаһ сүзе ирешәчәген күрсәтә. Шуңа күрә иртәме-соңмы, барыбер, җәмгыятьнең үзгәрәчәгенә без өметләнергә тиешбез. Бөтен хәдисләр дә безне шуңа ышанырга өнди, чакыра. Бүгенге көндә безне дә, “кеше уяныр, Аллаһка кайтыр” дигән өмет яшәтергә тиеш. Һәрвакыт авырлыктан соң җиңеллек киләчәген һәрберебез белә. "Инширах" сүрәсенең 5-6нчы аятьләрендә әйтелгәнчә, һәрвакытта да гел авырлык кына булып тормый. Авырлыктан соң, җиңеллек киләчәк. Безнең бу сынаулар – вакытлыча. 

Раил Фәйзрахманов.


 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading