Алып баручылар берләшмәсе хәләл индустриясен үстерә.
Спиртлы эчемлекләрсез һәм шәригать кануннарына туры килгән чараларны оештыручы профессионаллар берләшмәсе – “Хәләл алып баручылар лигасы” барлыкка килгән. Аларның эшчәнлеге никах туйларыннан башлап зур корпоратив вакыйгаларга, бизнес-форумнарга һәм милли фестивальләргә кадәр җәелгән.
Бүгенге көндә лиганың сотавында – Айваз Садыйров, Марсель Әхмәдуллин, Айрат Заһриев, Булат Бәйрәмов, Ренат Галиәсгаров, Рамиль Шәрәфиев, Айнур Сөләйманов.
Әлеге лиганы оештыручы танылган алып баручы Айваз Садыйров үзе икән:
– Хәләл тормыш күренеше күпмедер дәрәҗәгә җитеп, аерым мөстәкыйль өлкәгә әйләнде. Алып бару өлкәсендә дә ул тулаем классик чаралар белән конкурентлаша ала. Шушы ел эчендә хәләл алып баручылар кастасы барлыкка килде. Уйландым да, шушы егетләрне фикер алышу, үзебезнең тәҗрибәләребезне берләштереп, әлеге индустрияне алга җәелдерү, гомумән хәләл яшәү рәвешен халыкка күрсәтү өчен җыйдым. Бу үзебезгә акча эшләү өчен эшләнгән эш түгел. Нигездә хәләл яшәү рәвешенең никадәр күркәм икәнен аңлату бурычы ята. Алга таба лигабыз киңәячәк. Шушы офыкта без кешеләргә ориентир булып үз сүзебезне әйткәләрбез, – дип сөйләде ул берләшмәнең эшчәнлеге турында.
Лиганың төп идеологиясе булып чисталык тора. Бу бары тик физик чисталык кына түгел, ә җан чисталыгы да. «Гаилә тормышын ничек башлап җибәрсәң, ул шулай дәвам итәчәк. Спиртлы эчемлекләрнең булмавы – киләчәккә аек акыл һәм пакь җан белән адым ясау», – ди оештыручылар.
Алып баручылар дини таләпләрне, милли гореф-гадәтләрне, заманча стиль, юмор һәм креативны берләштерә. Биредә һәр чара интеллектуаль дәрәҗәдә, зәвыклы һәм кызыклы итеп төзелә.
Танылган радио һәм телевидение алып баручысы Марсель Әхмәдуллин хәләл чаралар алып баручыларын нинди проблемалар борчуы турында сөйләде:
– Кешеләргә хәләл мәҗлесләр төшенчәсенең системалы әйбер икәнен төшендәресе килә. Җәмгыятькә электән “туйда аракы булырга тиеш” дигән фикер кертеп калдырылган. Ул гадәти бер норма булып тоела. Без моның белән риза була алмыйбыз. Киресенчә, бу антинорма. Билгеле бер кануннар бар, аларга каршы барып, без үзебезгә каршы киләбез. Җәмгыятькә бер төрле хәбәр салып, туйларны матур итеп, аракысыз, бәрәкәтле итеп уздыруыбыз турында игълан итәсебез килә. Мәчетләрдә оештырыла торган никах-туйларны гадәти банкет итеп алып бару мәсьәләсе дә борчый. Бигрәк тә аппаратура, музыка куллану дә актуаль тема. Мәчеткә килгәч, залда җырлар ишетелеп торса, бу кануннарга сыя торган түгел. Әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен ниндидер уртак фикергә киләсе, бу өлкәдә дә матурлык кертәсе килә, – диде ул.
Лиганың төп максатлары: хәләл чаралар үткәрүче алып баручылар өчен бердәм таләпләр булдыру, спиртлы эчемлекләрсез дә бәйрәмнең күңелле, дәрәҗәле һәм заманча була алуын күрсәтү, алып баручылар арасында бердәм җәмгыять төзү һәм һөнәри үсешне тәэмин итү.
Залинә Гыйлаҗиева
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар