16+

Ун телдә мең котлау: Ислам дине - дуслык дине

Казанның Яңа Савин районындагы «Казан нуры» мәчетендә Ураза гаете колачлы итеп үткәрелде.

Ун телдә мең котлау: Ислам дине - дуслык дине

Казанның Яңа Савин районындагы «Казан нуры» мәчетендә Ураза гаете колачлы итеп үткәрелде.

Мөселманнар гыйбадәтханә эченә сыймыйча, ишегалдын һәм урамны тутырды. 

Гает намазына татарлар, башкортлар, әрбайҗаннар, чеченнар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре бердәм-тигез сафларга тезелде. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2026 ел - Россиядә Халыклар бердәмлеге елы. Татарстант Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада милләтара дуслыкка әһәмият бирә. Мәчеттәге вазьләрендә имам-хатыйплар да милләтләр һәм мөселманнар арасында тынычлыкка, дуслыкка чакырды.

Намаз тәмамлангач, төрле милләтләр вәкилләре үзләренең ана телләрендә һәм татарча да таныш булмаган кешеләрне дә бәйрәм белән котлады. Ислам диненең - дуслык дине булуының матур чагылышы бу.

Гает намазыннан безнең фоторепортаж сылтама буенча: https://shahrikazan.ru/photo/kazannyn-iana-savin-raionyndagy-kazan-nury-macetenda-uraza-gaete-kolacly-itep-utkarelde

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading