Сорауларыбызга Биектау районының “Карадиңгез” мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Вәлиулла җавап бирә.
– Иртән иртүк торырга кирәк булганда, уяна алу өчен нинди дога укырга?
– Моның өчен мәҗбүри яки махсус дога юк. Әмма йоклар алдыннан Аллаһтан ярдәм сорап дога кылырга мөмкин. Хәдисләрдә «Бисмикә Аллаһүммә әмүтү уә әхйә» («Йә Аллаһ, Синең исемең белән йокыга китәм һәм уянам») дигән дога һәм башкалар искә алына. Йоклар алдыннан укыла торган махсус догаларны укыган кешене Аллаһ йокы вакытында саклый һәм иртән торырга да ярдәм итә. Доганың кабул булу яки кабул булмау ихтималы бар, шуның өчен уянуга сәбәпләрне дә кулланырга кирәк: будильник кую, иртәрәк яту һәм башкалар.
– Намаз укыганда телефон шалтыраса, җавап бирергә ярыймы?
– Юк. Намазны дәвам итәргә кирәк. Нәфел, ягъни өстәмә намаз булса да, аны укып бетерү – вәҗиб (тиешле). Ә намазны бозу – гөнаһ. Әгәр телефон тавышын сүндерергә кирәк булса, намазны бозмый торган дәрәҗәдә бер-ике хәрәкәт белән генә сүндерү рөхсәт ителә. Әмма сөйләшү, җавап бирү намазны боза. Шуның өчен намазга керешкәнче үк телефонның тавышын булса да сүндереп куярга тырышыгыз.
– Эштә тәһарәт алу җайсыз булганда, яулыкны салмыйча гына аның өстеннән мәсех кылырга мөмкинме?
– Яулык өстеннән мәсех кылу дөрес түгел. Мәсех турыдан-туры башның кимендә дүрттән бер өлешенә кылына. Шуңа күрә башның бер өлешен ачып яки яулык астына юеш кулны кертеп, шул рәвешле мәсех кылырга була.
– Мөселман ир-атларга әфлисун, кызыл, сары төсле киемнәр кияргә ярамый дигән сүз дөресме?
– Кайбер галимнәр, ачык кызык, әфлисун, ачык сары төстәге киемнәрне хатын-кызныкына охшаган булуы сәбәпле, ир-атларга мәкруһ – тыелган дип бәяләгәннәр. Шуның өчен ир-атларга андый киемнәрдән читтәрәк тору киңәш ителә. Динебездә ир-атларның – хатын-кызларга яки, киресенчә, хатын-кызларның ир-атларга охшаш булуга омтылулары харам, катгый тыелган гамәл.
– Өйдә диңгез чучкасы тотарга ярыймы?
– Диңгез чучкасы хакыйкатьтә дуңгыз түгел, әмма шулай да ул кайбер яклары белән тычканга охшаган. Тычканны асрау исә тыела. Һәм бу диңгез чучкасы да, төрле авыруларның таралуына сәбәпче була алганы өчен, аны асрау мәкруһ гамәл булып санала. Тулы һәм камил гыйлемгә исә Раббыбыз Аллаһ кына ия.
– Иман яңарту дигән нәрсә бар. Аны ничек яңартырга?
– «Иман яңарту» дигәндә, гадәттә, шәһадәт сүзләрен, ягъни «Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән расүлуллаһ» дип кабатлау күздә тотыла. Әгәр кеше исламнан чыгаручы сүз яки гамәл кылмаган икән, аның иманы бозылмый. Ә исламнан чыгаручы гамәл эшләгән икән, динне яңадан кабул итү – фарыз. Шәһадәт сүзләрен кабатлап тору иң саваплы зекерләрдән санала.
– Динебездә хатын-кыз иң беренче булып ир-ат белән исәнләшә аламы?
– Әйе, әлбәттә. Әгәр дә ул ир-ат аның якын туганы, әтисе, дәү әтисе, абый, энесе һәм башкалар булса, исәнләшә ала. Әмма чит ир-ат белән чит хатын-кыз арасында аулакта аралашу тыела. Кешеләр янында, исәнләшү кирәк булган очракта, хатын-кызның беренче булып «Әссәламүгаләйкүм» дип сәлам бирүе рөхсәт ителә. Әмма артык иркен, чытлыкланып сөйләшүләрдән сакланырга кирәк.
Фото: нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар