Якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген кояш баегач, 6нчы марттан 7нче мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә, ул безгә Рамазан аена 15 көн вакыт калганлыгын хәбәр итә.
“Бәраәт” сүзе “пакьләнү”, “бурычтан вә җәзадан котылу” дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу кылына, Аллаһтан бәхет, иминлек һәм рәхмәт иңә. Шуңа күрә аны Раббыбыздан үзеңнең, якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим. Шулай ук бу кичәдә һәр кеше өчен киләсе елга дигән ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, үлем-китемнәр, авырулар һәм туачак сабыйлар билгеләнер.
Мүгазь ибн Җәбәл тапшырганча (Аллаһ аннан разый булсын), Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән:
"يَطَّلِعُ اللهُ عَزَّ وَجَلَّ إِلَى جَمِيعِ خَلْقِهِ لَيْلَةَ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ فَيَغْفِرُ لِجَمِيعِ خَلْقِهِ إِلَّا لِمُشْرِكٍ أَوْ مُشَاحِنٍ".
Ягъни: “Аллаһы Тәгалә Шәгъбан аеның уртасындагы кичәдә Үзенең колларына мөрәҗәгать итә һәм, мөшрикләрдән һәм (кемгә дә булса) явызлык кылучыдан кала, барлык кешеләрнең гөнаһларын гафу итә”. Бу хәдистән аңлашылганча, Бәраәт кичәсендә Бөек Раббыбызның рәхмәтенә өмет баглаган мөселман кардәшләребезгә дошманлык, ачу, тәкәбберлек, көнчелек, үз-үзеңне ярату кебек Аллаһтан читләштерүче сыйфатлардан котылырга, Коръәндә язылганнар турында уйланып, үз тормышлары турында фикер йөртеп, хата-кимчелекләре өчен ярлыкау сорап үткәрергә кирәк. Хакыйкатьтә, Аллаһ – барысын да Ишетүче, безнең догаларга Җавап бирүче, һәм барлык мактауларыбыз – Галәмнәрнең Раббысы Бөек Аллаһка гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Өченче баласын тапкан Рамилә Хәйретдинованың апасы: “Әле бит киченнән генә туй үткәреп кайттылар!”
-
#Язмыш
Бер гаилә тарихы: «Иреннән качып кына оныгын карарга йөрде»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә машина йөртүчеләр өчен штраф күләмен арттырачаклар
-
#Кыскача яңалыклар
Европа илләре кайбер Россия чит ил паспортларын тыя башлады
-
#Кыскача яңалыклар
Мәскәүдә яшәүче бер мәктәп укучысы БДИда 400 балл җыйган
Комментарийлар