Зиратта да чират
Инде үлсәм дә үкенмим, Галиябану сылуым-иркәм, җан бирәмен куеныңда! - диме әле Хәлил «Галиябану» спектаклендә, Исмәгыйль аның күкрәгенә алтатардан аткач. Әгәр дә вакыйга безнең көннәрдә барса, ул «үкенмим» дип алай бик тиз әйтергә ашыкмас иде, мөгаен. Чөнки бүген кеше бу фани дөньядан үлеп кенә котыла алмый. Аңа әле исән чакта...
Байларга рәхәт, алар аны хәзер акчага сатып алалар. Казанда, мәсәлән, шәһәр зиратларында ритуаль хезмәт тарафыннан 45 мең сумга сатылган өчәр аршин җир кишәрлекләрен сәмәне булганнар күз ачып йомганчы алып бетергәннәр.
Казан халкы өчен зират кытлыгы бүген генә килеп туган нәрсә түгел. Иң борчыганы шул - мәсьәләне чишү торган саен катлаулана гына бара. Мәгълүм булганча, республика башкаласында чын мәгънәсендә ике генә зират эшли - Юдино бистәсендә һәм Киндерледә. Калган 27се ярымябык дип санала. Ягъни аларда урын булган очракта гаилә каберлекләрендә генә җирләргә рөхсәт ителә. Яки инде, һич тә булмаса, искәрмә рәвешендә, соңгы җирләүдән соң билгеле бер вакыт үткән урынга. (Кагыйдә буенча, бу 15-20 ел тәшкил итә.) Әле узган ел гына Коры Елга зиратында буш урыннар бар иде. Ләкин бүген инде ул да шыплап тулган.
Шунысы «кызык»: Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм каберлекләрне карап тору идарәсе башлыгы Марат Ишкин сүзләренә караганда, зиратларда кеше үзе исән чакта сатып алырга мөмкин булган коммерция участоклары да беткән. Димәк, хәзер инде акча да ярдәм итми.
Бүген казанлылар арасында зиратта урын өчен тарткалаш, ыгы-зыгы шул дәрәҗәгә җиткән ки, инде күпләр өчен әхлак, намус дигән төшенчәләр дә юкка чыга. Сөйләүләргә караганда, хәтта үзләренә урын эләктереп калу өчен күршедәге караучысыз калган каберләрне яшерен төстә басып алу очраклары да була икән. Әйе, кеше хәзер гөнаһтан да, мәрхүмнәрнең рәнҗүеннән дә курыкмый.
Юдино һәм Киндерле зиратларында да урын, күп дигәндә, тагын өч елга җитәр дип фаразлана. Ә аннары нишләргә? Сорау гаять җитди, чөнки мәсьәлә инде гадәттән тыш төс алды. Әгәр дә ул хәл ителсә, җәмгыятьтә социаль киеренкелек килеп туарга да мөмкин.
Дөрес, зиратлар проблемасы ул бер Казанга гына хас нәрсә түгел анысы. Россиянең бүтән шәһәрләрендә дә мәрхүмнәрне кая җирләргә дип баш ваталар. Әле күптән түгел генә шушы четерекле мәсьәләне хәтта Федерация Советында да күтәреп чыктылар. Экспертлар билгеләп үткәнчә, 15 ел элек кабул ителгән «Җирләү һәм җеназа эше турында»гы закон бу өлкәдә хәлне җайга салырга сәләтсез. Өстәвенә дәүләт җеназа эшләрен башкаруны тулысынча җирле үзидарә органнары җилкәсенә салды. Шул ук вакытта зиратларны карап тотуга федераль һәм федерация субъектлары бюджетыннан акча бүлеп бирергә «онытылды». Нәтиҗәдә зират проблемасы тәмам «керделе-чыктылыга» әйләнде.
Дөрес, бер үк вакытта ул кайберәүләр өчен акча эшләү урыны. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә ритуаль хезмәтләр өлкәсендә елына 30 миллиард сумнан артык акча әйләнә. Моннан яхшы хәбәрдар булганнар исә, асылда, ул тагын да күбрәк дип ышандыра. Димәк, миллиардлаган салымнар казнаны читләтеп уза дигән сүз.
Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык Департаментының анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Александр Сидоркин сүзләренә караганда, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә караган чакта гына уңай хәл итеп була. Әлбәттә, монда крематорийлар төзү буенча да уйлашырга кирәк. Мәсәлән, Казанда бу хакта инде әллә кайчан сүз алып барыла башлаган иде. Ләкин ул әле дә булса сүздә генә калып килә. Сүз дә юк, мөселман кануннары буенча, үлгәннәрнең җәсәден кремацияләү, ягъни яндыру язык эш санала. Ләкин иртәме-соңмы җәмгыять моңа киләчәк. Югыйсә безнең шәһәрләрне тора-бара урманнар түгел, ә зиратлар уратып алачак. Хәзер Россиядә кремацияләү күләме 7-8 процент тирәсе генә. (Бу эш тугыз шәһәрдә генә алып барыла.) Шул ук вакытта чит илләрдә бу күрсәткеч 80-90 процент тәшкил итә. Әйтик, Германиядә - 114, АКШта - 1468, Япониядә 1625 крематорий эшли.
Мәрхүмнәрне элеккечә кабер казып җирләргә туры килә. Ә моның өчен җир кирәк. Ләкин ул җитми. Менә шундый, һич очына чыгып булмый торган башваткыч. Әллә соң, юләр әйтмешли, зиратларда да урынны, ипотекага фатир биргән кебек, чират белән бирә башларгамы?! Тик менә чиратың җиткәнче үлеп китсәң, нишләргә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме? Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!24901
-
30 март 2023 - 15:11Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым Юлбат (Саба районы) ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы.49802
-
30 март 2023 - 13:50Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.127006
-
30 март 2023 - 13:48Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.11600
-
30 март 2023 - 11:46«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...» Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә.135706
-
30 март 2023 - 11:35“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде.48901
-
30 март 2023 - 08:19Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.252406
-
29 март 2023 - 16:25Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк» Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.17100
-
29 март 2023 - 15:55«Оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» «Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.298803
-
29 март 2023 - 15:25Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә) Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.45901
-
29 март 2023 - 13:46"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..." Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.87312
-
29 март 2023 - 12:34Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.17101
-
29 март 2023 - 11:59Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..." Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.285449
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый."Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, аминФирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 14:46Без имениАллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."
-
29 март 2023 - 08:26Без имениБездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебекБалык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 21:57Без имениРэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.128505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.238601
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.659901
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!24901
-
30 март 2023 - 16:33Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.5900
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.193203
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.127600
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.110806
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.111807
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика