Бер көнне кич ашарга гарнир гына әзерләп калдырдым. Янәсе, янына итле ризыкны тиз генә, эштән кайткач пешереп алам.
Гөнаһ шомлыгына каршы, дип әйтимме инде, юлым кибет яныннан уза шул.
Башымнан мизгел эчендә, тиз дә булыр, дигән «акыллы» фикер йөгереп тә узды, кире уйлап өлгергәнче, кереп ярымфабрикат кәтлит алып та чыктым. «Охлажденный» дип язылганын гына.
Хәтта эретеп тә торасы булмасын дидем. Ышанасызмы-юкмы, андый ризыкны кибеттән түгел, шәхси әзерләп сатучылардан да хан заманыннан бирле алганым юк иде. Бу юлы нинди шайтан котырткандыр. «Башка гомеремдә дә алмаячакмын» дигән карарга китерү өчендер, мөгаен.
Табага тезеп салдым кәтлитләрне, бераз кызгач, пешеп өлгергәнче янып китмәсеннәр дип, әз генә су да тамыздым. Берзаманны кәтлитләрем кабартма кебек күпереп китмәсеннәрме! Шаклар катып карап торам, ни еларга, ни көләргә белмим. Әлеге могҗизаны күрсәтергә иремне чакырдым. Шунда түзмәдек, икәүләшеп көләргә тотындык. Әппитит төшкәндә учакта кыздырырга дип алынган күркә купатларын табада гына "чыж«латып алудан башка чара калмады. Әйе инде, алары да ярымфабрикат.
Гомумән, хәзерге тизлек заманында күпчелек аларга өстенлек бирә дә. Вакыт җиткерә алмыйбыз бит, вакыт тар барыбызның да. Ә нечкә дулкынлы мичтә генә биш минутта әзер була торган ризыклар менә дигән вариант бүгенге көндә. Аларның составында нинди хикмәтле ингредиентлар барлыгын һәм организмыбызга аларның йогынтысы турында уйланып торыш юк, алай аннары озакка китә. Иң мөһиме — тамак тук булсын. Сәламәтлек турында соңыннан, килеп терәлгәч кайгыртырбыз. Ничек диләр әле: ашау өчен яшибезме, әллә яшәү өчен ашыйбызмы? Бу гыйбарәне дә хәзер ничек дөрес кабул итәргә белмәссең. Әллә тегеләй, әллә болай шунда — аптыраш...
Әмма бер нәрсә хак: безнең өстәлләрдә ярымфабрикат ризыкларны елдан-ел арта бара. Кибет киштәләрендә күзләр камаша: кәтлит, пилмән, манты, голубцы, наггетс, төрле төрдәге казылыклар, балык таякчыклары, туңдырылган пиццалар, әзер камыр ризыклары... Нәрсә генә юк! Өйдә ашарга әзерләргә вакыт та, теләк тә булмаган чакта, болар чыннан да коткара. Тик коткаручыбызның үзлеге нинди икән соң?

Әйдәгез, бераз уйланып карыйк әле.
Ярымфабрикат дигән сүз үзе үк ризыкның тулысынча әзер булмавын аңлата. Димәк, аны җитештергәндә безнең кулга килеп кергәнче үк шактый эш башкарылган. Итне ваклаганнар, камыр басканнар, тәмләткечләр кушканнар, формага китергәннәр, туңдырганнар яки суытканнар. Боларның барысы да ризыкны саклау, ташу һәм әзерләүне җиңеләйтү өчен эшләнә.
Әмма төп сорау башкада: шул уңайлылык өчен без нәрсә белән түлибез соң?
Белгечләр, беренче чиратта, продуктның составына игътибар итәргә киңәш бирә. Чөнки матур төргәк, аппетитны кузгатырлык рәсем һәм «өйдә ясалган», «табигый», «фермер продукты» дигән язулар ризыкның чын сыйфатын гарантияләми. Иң мөһиме — төргәктә вак хәрефләр белән язылган составны уку. Анда итнең нинди өлеше кулланылганы, үсемлек аксымнары, крахмал, тоз, шикәр, тәм көчәйткечләр һәм башка өстәмәләр, без «яраткан» "Е«лар турында мәгълүмат бирелә.
Аеруча тоз күләменә игътибар итәргә кирәк. Кайбер әзер ризыкларда тоз шактый күп булырга мөмкин. Ә тозны артык куллану кан басымы күтәрелү һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра. Шуңа күрә ярымфабрикатларны көндәлек ризыкка әйләндерү дөрес булмас.

Икенче мөһим мәсьәлә — ризыкның саклану һәм әзерләү шартлары.
«Охлажденный» дигән сүзгә генә алданып, продуктны теләсә ничек сакларга ярамый. Суыткычта саклау температурасы, куллану вакыты, төргәгенең бөтенлеге — боларның һәрберсе әһәмияткә ия. Ә туңдырылган ризыкны, җитештерүче күрсәтмәгән булса, бүлмә температурасында озак вакыт эретеп тоту да куркыныч булырга мөмкин.
Шунысы да кызык: ярымфабрикатның барысы да зыянлы дигән сүз түгел. Мәсәлән, составында ит, балык, яшелчә яки кузаклылар күп булган, тозы чамалы продуктларны дөрес сайласаң, аларны вакыт-вакыт куллануның зыяны әллә ни булмастыр. Туңдырылган яшелчәләр дә — бик уңайлы һәм туклыклы вариант. Иң мөһиме — ризыкны сайлый белү һәм төрләндерү.
Ә бит элек «ярымфабрикат» дигән нәрсә бөтенләй булмаган. Хәтерлисездер, Яңа елга пилмәннәрне гаилә белән җыелып бөгә идек. Хәзер исә шул ук пилмәнне кибеттән берничә минут эчендә сатып алып була. Заман үзгәрә, тормыш тизләнә, ә безнең ашказаныбыз, кызганычка каршы, бу тизлеккә иярергә ашыкмый.
Минемчә, монда иң мөһиме — ярымфабрикатлардан бөтенләй баш тарту түгел, ә аларга карата аек акыллы мөнәсәбәт булдыру. Вакыт булмаганда әзер ризык ярдәмгә килсен, тик ул өстәлебездәге төп азыкка әйләнмәсен. Үз кулың белән әзерләнгән ашның тәме дә, сыйфаты да, күңелгә биргән рәхәтлеге дә бөтенләй башка бит!
Ә теге кабартма кебек күпергән кәтлитләремә килгәндә... Хәзер үзем әзерләгәндә дә шулар күз алдыма килеп баса. Көлке, әлбәттә, әмма туклану — шаярту түгел. Сәламәт булыйк, сыйфатлы ризык ашыйк һәм ашаган һәр тәгамнең кадерен белик!
Төп фото: Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан сайтыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар