16+

Балалар бакчасына кергәндә температураны үлчәячәкләр

Роспотребнадзор яңа киңәшләр бирде.

Роспотребнадзор яңа киңәшләр бирде.

Роспотребнадзор балалар бакчаларына кергәндә балаларның, хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең тән температурасын контактсыз ысул белән үлчәргә киңәш итте. Бу чара йогышлы авыру билгеләре булган кешеләрне вакытында ачыклау өчен тәкъдим ителә.

«ГАРАНТ» мәгълүмати-хокукый системасы сайтында басылып чыккан методик киңәшләрдә билгеләп үтелгәнчә, термометрия балалар бакчасына кергәндә үткәрелергә тиеш.

Температураны тикшерү тәрбияләнүчеләргә, аларны озатып йөрүчеләргә, хезмәткәрләргә һәм башка килүчеләргә кагыла. Әлеге процедураны үткәрү өчен җаваплы кешене балалар бакчасы җитәкчелеге үзенең эчке документлары белән билгели.

Роспотребнадзорның башка киңәшләре дә бар. Аерым алганда, ведомство балалар бакчаларында уенчыкларны һәм һаваны зарарсызландыруны, бүлмәләрдә көн саен дымлы җыештыру үткәрүне тәкъдим итә.

Шул ук вакытта төркем һәм уен бүлмәләрендә аквариумнар урнаштыру, хайваннар һәм кошлар тоту киңәш ителми.

детский сад фото татар информ 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading