16+

Батулла нинди китап укый?

Рабит Батулла, язучы, драматург, публицист: - Тукайның 130 еллыгы якынлашканда, Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы монографиясен укырга булдым. Әдәби әсәр түгел ул, документаль китап. Инде берничә тапкыр укыган булсам да, минем өчен ул һаман кызык. Укыган саен, үзем өчен яңа нәрсәләр ачам. Яңарак кына Жюль Вернның «80 тысяч верст под водой»...

Рабит Батулла, язучы, драматург, публицист:

- Тукайның 130 еллыгы якынлашканда, Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы монографиясен укырга булдым. Әдәби әсәр түгел ул, документаль китап. Инде берничә тапкыр укыган булсам да, минем өчен ул һаман кызык. Укыган саен, үзем өчен яңа нәрсәләр ачам. Яңарак кына Жюль Вернның «80 тысяч верст под водой» китабын укып чыктым. Анысын да беренче генә тапкыр укуым түгел. Бәләкәй чакта мине маҗаралы булуы белән кызыксындырса, хәзер аны үзем өчен бөтенләй башка яктан ачтым. Жюль Верн ул китабында Англия баскынчылыгы астында булган, хаксыз рәвештә рәнҗетелгән индусларны яклый икән бит. Жорж Бизеның «Кармен» китабы белән дә шул ук хәл. Анда да милли мәсьәләләр күтәрелә. Лев Толстойның «После бала», «Хаҗи Морат» әсәрлә­рен дә кабат укыдым. Әсәрләр эченә салынган фикерне аңлау өчен аларны кайта‑кайта укырга кирәк икән дигән фикергә килдем әле мин. Коръәнне дә бер утыз тапкыр укыганмындыр. Бакый ага Урманче да аны, инде ятлап бетерсә дә, 90 яшендә дә укый иде. Укыган саен ачыла ул миңа дия иде.

Китапларны, авторларны мин яхшыга-яманга бүлеп укымыйм. Аларның барысын да яратам. Әмирхан Еникины да, Гоголь, Чернышевскийны да, француз язучыларын да рәхәтләнеп укыйм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading