Бәлки бер ел шулай уйланып утырсам, минем дә башыма даһи пьеса идеясе килер иде?
Кайсыдыр режиссерның интервьюсында укыган идем (Марсель Сәлимҗанов дип истә калган, бәлки ялгышамдыр), болай дигән ул: «Без театрда көн саен берәр драматург даһи пьеса алып килер дигән өмет белән яшибез», - ди. Ә миндә шундый сорау туа: ул драматург каян килеп чыгарга тиеш икән соң? Кем аның талантын күреп алырга, аны үстерергә булышырга тиеш?
Чөнки театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та - режиссер, актер, рәссам һ.б. - аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы юк. Ягъни драматургтан кала, барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә кала дигән сүз.
Гомумән, театрда драматургларга карата ниндидер сәер бер мөнәсәбәт яшәп килә - имеш, ул театр кешесе түгел. Хәтта Туфан Миңнуллин булып Туфан Миңнуллин да үзенең соңгы язмаларының берсендә «Театр көне - ул безнең, драматургларның да бәйрәме» дип язарга мәҗбүр булган.
Без еш кына, драматургия ул -театр елгасының чишмә башы, дип кабатларга яратабыз. Тик әгәр ул чишмәне карап тормасаң, чистартмасаң, һәр язда төзекләндермәсәң, суы бетмәс микән соң? Әгәр татар театрының нигезен салучылар, ягъни драматурглар профессионаллар түгел икән, бу нигезгә корылган диварлар озак торырмы?
Ник бу сорауларны яудырасың дисәгез, әйтәм. «Джентельмены удачи» фильмының сценарий авторларының берсе Виктория Токарева бер интервьюсында болай дип сөйләде. Фильм төшерә башлаганчы, алар сценарийның тагын бер авторы Георгий Данелия һәм режиссер Александр Серый белән өчәүләп бер ел буена көн саен иртәдән кичкә кадәр һәм хәтта төннәрен дә сценарийны язганнар. Өчәүләп! Бер ел буена! Көн саен!
Башкалар өчен әйтә алмыйм, тик, мәсәлән, мин үзем драматургиягә ул кадәр вакыт багышлый алмыйм. Мин, ким дигәндә, атнаның биш көнендә иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эштә, минем газетага материаллар әзерлисем бар. Күп вакытларда эштә төнге 10га, 11гә кадәр калырга туры килә. Еш кына шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә эшкә барасың. Нинди драматургия кайгысы калсын ди анда?
«Служение муз не терпит суеты», - дигән Пушкин. Чыңгыз Айтматов та, иҗат өчен иң яхшы дәвер совет чоры булды, чөнки ул вакытта язучылык белән һөнәри рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар иде, ә дипломатик эшкә күчкәч, шактый авырайды, язарга бөтенләй вакыт калмый башлады, дип зарланган.
Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, һәвәскәрлек, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую, бүгенге татар драматургиясенең дәрәҗәсе түбән дип бәя бирү дөресме соң? Хәер, Чехов, Горький, Булгаковлар берьюлы язып яткан заманда да Немирович-Данченко, драматургиядә кризис, куярга әйбер юк, дип сукранган.
Аннары драматург бит ул - үз пьесасын сәхнәдә спектакль итеп күреп, хата-ялгышларын аңлап, яңалык уйлап чыгарырга тырышып үсә торган иҗат кешесе. Әгәр режиссерлар, «слабый» әйбер язгансың, дип, аның бер пьесасын, икенчесен, өченчесен, бишенчесен куймыйлар икән, әлбәттә инде, аның күңеле төшә, ул пьеса язудан туктарга да мөмкин. Менә бүген кем хәтерли икән Туфан Миңнуллинның «Безнең авыл кешеләре» пьесасын? Ә ул язылган, куелган. Һәм аның мондый әсәрләрен, ягъни бүген инде онытылган, тик үз вакытында куелган пьесаларын тагын да санап узарга булыр иде, алар берәү генә түгел. Кем белә, бәлки ул чакта алар куелмаган булса, ахыр чиктә «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр» дә һ.б. бик күп шәп-шәп пьесалар язылмый калган булыр иде...
Сүз уңаеннан, Туфан Миңнуллин көндәлекләрендә «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесаларын Мәскәүдә укыган вакытта, имтиханнар биргән арада икесен бер ай эчендә язуы турында әйтә. Билгеле булганча, аның берсенә Станиславский исемендәге премия бирелгән, икенчесенә - Тукай бүләге. Димәк, Токаревалар кебек өчәүләп бер ел буе сценарий язу мәҗбүри түгел?
Ркаил Зәйдулла белән күптән түгел булган бер сөйләшү искә килеп төште. Ул Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» китабы буенча Чаллы театрына пьеса язып биргән иде. Яңа ел алдыннан котлаганда, «заказчыларыңның кесәсе саекмасын» кебегрәк бер төрттерү сүзе әйткән идем, ул болай дип җавап бирде: «Профессиональ язучы өчен заказ буенча язуның бер ояты да юк. Элек тә шагыйрьләр ханнар заказы буенча язган. Хәзер генә ул заказчылары вагайды. Заказ белән дә шәп әсәр язып була, барысы да авторның талантына, намусына бәйле. Аннары синең язу осталыгыңны таныган хәлдә генә нидер язуны сорап мөрәҗәгать итәләр. «Мин күңелем кушканны язам», - дип тә чүп нәрсә тырмап утырырга мөмкин. Талантлы кеше заказ үтәгәндә дә күңеле кушканны яза. Күңелең нинди бит!»
Бәй, ояты булмагач, алайса кунак ашы кара-каршы булсын! Урысча яза торганнарны Казанга чакыргач, татар язучыларын Мәскәүгә чакырмаслар микән? Мәскәү белән барып чыкмаса, бер-ике айга Лондонга, йә булмаса Парижга, Мадридка, инде һич тә булмаса, Токиога яки Пекинга барып берәр нәрсә язып кайтсаң, бер дә комачау итмәс иде...
Сүземне җөпләп шуны гына өстисем килә, язучыны гөл сыман су сибеп үстерә алмыйсың шул, әзер методика-рецептлары да юк аның. Матбугаттан укып беләбез, язуга сәләте булган балалар өчен махсус бәйгеләр уздырылып тора, язучыларга юк-юк та грантлар да биргәлиләр бугай, берничә ел рәттән «Яңа татар пьесасы» конкурсы үткәрелде, хәзер ул яшь авторлар өчен лаборатория формасына күчә.
Тик нигәдер һаман саен Туфан абыйның хәтергә бик нык сеңеп калган сүзләре искә төшә. «Равил, исеңдә калдыр, - дигән иде ул, - без татарча язып тормасак, алар урысча уйный башлаячак!» Сизәсезме: «без» һәм «алар». (Сүз уңаеннан, кайбер театрлар балалар өчен урысча спектакльләр куя башладылар инде, хәерлегә булсын...) Драматургны театрда үз кеше итәсе иде, алайса Илдар Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан» драмасы шәп әсәр икәнен аңлар өчен бәгъзеләргә нигәдер чирек гасырдан артык вакыт кирәк булды...
Фото: stock.adobe.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар