16+

ДЖИПта йөрсә дә, аерылышты

Кызык вакытларда яшибез, чын капитализмда, ә бәлки, Һиндстандагы кебек кешеләрнең касталарга бүленә башлау чорындадыр. Байлар, ярлылар дибез. Кыскасы, туксанынчы еллар башында илебездә купкан хаос әкренләп тәртипләнә башлады.

Кызык вакытларда яшибез, чын капитализмда, ә бәлки, Һиндстандагы кебек кешеләрнең касталарга бүленә башлау чорындадыр. Байлар, ярлылар дибез. Кыскасы, туксанынчы еллар башында илебездә купкан хаос әкренләп тәртипләнә башлады.

Ә халык барыбер тынычланып бетә алмый. Күпләр баеп калырга ашыга. Кызлары бай егеткә кияүгә чыкса ярар иде, улларын берәр бай хатыны йортка кертмәсме икән дип хыялланучы ата-аналарның да саны аз түгел. Шулай булган очракта, аларның балалары рәхәт тормышта яшәячәк һәм бер михнәт тә күрмәячәк, дип ышана алар. Эх, байлар белән тормышыңны бәйләп кую гына тормышны җайлап куйса икән. Ул вакытта безнең тормыш бер кызыксыз кино кебек кенә булыр иде. Тормыш тормыш бит инде ул. Анда кеше үзәктә, ә кеше үзәгендә аның күңеле. Аны күпме генә үзгәртергә тырышып кара, барыбер үзгәртә алмаячаксың. Әмма халык арасында шундый фикер яши: әгәр кеше яхшы, җитеш тормышта яши икән, димәк, аның тормыштан зарланырга, нәрсә беләндер килешмәскә бөтенләй дә хакы юк. Байлыкта яши бит, чәпчемәсен, диләр андыйларга. Күптән түгел бик бай иреннән аерылган туганым Алия тарафына да шундыйрак җөмләләр яуды. Үзе сабыр, тыныч, матур булса да, иреннән бер юньле сүз ишетә алмады ул. Өйләнешкәнче ягымлы гына күренгән егет туйның икенче көнендә үк үзгәрде. Эчмәде, тартмады, сулга йөрмәде, бары тик үзен бик күпкә югарырак куеп, әллә кем булып яши башлады. Ә туганым дүрт ел түзгәннән соң аерылды. Дөрес туйлары да шәһәрнең иң затлы ресторанында узган иде, туйдан соң ук шәһәр үзәгендә урнашкан өч бүлмәле аерым фатирда яши башладылар, авылга кунакка да джипларында гына җилдереп кайтып, бар кешене ах иттерделәр. Ә ул тотты да аерылды. Ел саен берәр кая - чит илгә бару да (Греция, Швейцария, Бельгия), затлы кием кию дә, дәрәҗәле эш урыны да аны туктатып кала алмады. Кешечә мөнәсәбәт җитмәде аңа. Ягымлы караш, тәмле сүз, синең фикерең белән санлашуны бернинди матди байлык та алыштыра алмый икән шул. Аерылышып берәр ай узгач, шәһәр кибетләренең берсендә очраттым мин Алияне. Күзләрендә балкыган нурны, йөзенә кунган сөенечне күрсәгез. Ире янәшәсендә дөньядагы иң бәхетсез кеше булып басып торган чагы белән янәшә дә куярлык түгел. Кыскасы, мәгънәсез ире белән интегеп яшәгәнче, дөрес эшләгән дип уйлап куйдым мин. Байга кияүгә чыкты, инде хәзер тормыш йөген тартып, безнең кебек интекмәячәк, дип сөенгән ата-анасы гына нишләгәндер. Алия исә андый тормышның да ни дәрәҗәдә интегү булырга мөмкин икәнлеген төптән аңлагандыр. Әлбәттә, минем белән килешмәүчеләр дә булыр. Балда-майда йөзүдән, артыгын кыланасы килүдән нишләргә белмиләр, диючеләр дә булыр. Аны ярлы тормышта, каты куллы иргә дә түзеп яшәгәннәр белән чагыштыручылар да табылыр. Шөкер итә белми, дип тә гаепләрләр. Әмма баймы синең тормыш иптәшең, әллә юкмы, әгәр ул мәгънәсез һәм дорфа икән, сине аның белән берәү дә мәҗбүриләп яшәтми бит. Соңгылары ирем эчә, тормышыбыз авыр дип уфтанып, авыз тутырып зарлана ала. Күңелләрен бер бушаталар да, башкалар тарафыннан юату сүзләре ишетеп, тынычланалар. Ә тормышлары яхшы булып күренгәннәрнең зарланырга хакы юк. Ирләре йә хатыннары башкалар алдында әйбәт икән, димәк, алар түзәргә тиеш. Әлбәттә, баераклар тормышның караңгы якларын күрми. Әмма һәркемгә кешечә мөнәсәбәт кирәк булуы бәхәссез. Бу очракта баймы син, әллә юкмы - мөһим түгел. Язмамның башында ассызыклап үткәнчә, тормышның үзәгендә кеше тора. Һәм аның уй-ниятләре, теләк-омтылышлары белән санлашырга кирәк, аңа карата аеруча якыннары тарафыннан хөрмәт булырга тиеш. Әгәр инде күпчелек боларның берсенә дә игътибар итмичә, затлы машинада йөрү, алтын-бриллиантлар асып кую, кыйммәтле кием киюне өстенрәк куя башлый икән, димәк, безнең җәмгыять төбе-тамыры белән чери башлаган дигән сүз. Димәк, кеше үзе, аның фикерләре, теләк-омтылышлары иң соңгы урында калачак. Минемчә, бу дөрес түгел. Кеше, нинди генә шартларга куелса да, кеше булып калырга тиеш. Яшәү дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, аның тормышын яхшы якка үзгәртергә хакы да, хокукы да бар. Иң мөһиме - якыннарыбызга хөрмәт һәм кадер тормышыбызның асылын тәшкил итсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading