Күктән нигә шәхси очкычлар «ява»?

Физика законы буенча, җирнең тарту көче булу аркасында, һавага күтәрелгән һәр әйбер кире җиргә төшәргә тиеш. Кеше инде күптән ул тарту көче белән көрәшү ысулларын үзләштерде. Әнә, төрледән-төрле очкычлар күк океанын аркылыга һәм буйга гизеп йөриләр. Тик шулай да җир үзенә кагылышлы законны кабат-кабат дәлилләп тора. Узган шимбә көнне дә...
«Күлмәк киеп туганнар»
Красноярск өлкәсендә булган әлеге фаҗиганең сәбәбе һәм көенечле нәтиҗәләре турында сөйләр алдыннан, ул коточкыч һәлакәттә могҗизалы рәвештә исән калу тарихына тукталасы килә. Руслар әйтмешли, «күлмәк белән туган» бу ике кеше - геологлар булып эшләүче 38 яшьлек Валерий белән 30 яшьлек Евгений. Самолет җиргә төшеп кадалырга берничә мизгел кала, алар очкычтан сикереп төшәргә өлгерәләр. Шул ике-өч секунд һәм яшен тизлегендәге реакциясе гомерен саклап калган Валерий ул хакта хәзер болай искә ала: «Очкыч бер канаты белән агач очларын «сыйпап» узгач, безне шактый гына селкетеп куйды. Менә-менә җиргә бәреләсебезне аңлап, мин, ишекне ачып, башта күршемне этеп төшердем, аннары үзем сикердем. Самолет бездән ерак түгел җиргә кадалды һәм шартлады».
Бу хәл турында ишетеп, моңа күпне күргән тәҗрибәле очучылар да шакката. Юллардагы, сулардагы иң коточкыч һәлакәтләрдә дә исән калу мөмкин әле, ә һавадагы фаҗигадән сау-сәламәт чыгу чып-чын могҗизага тиң. Алар, вакытында сикерергә өлгердек, диләр дә, әмма утырырга әзерләнүче самолетның тизлеге 90-100 км/сәг һәм бу чакта биеклек 3-4 метр булган, дип исәпләгәндә, ул кешеләрне җиргә сылап куярга тиеш булган. Күрәсең, самолетның канаты агачларга тиеп үткәч, аның тизлеге кимегән һәм егылуны куе ботаклар йомшарткан, дип юрый хәзер очучылар. Шундый куркыныч фаҗигадән берсенең аз гына бите пешү, икенчесенең сыдырылулар белән генә котылулары өчен нинди бәхетле йолдыз астында туарга насыйп иткән булган икән? Әллә инде Җир, үзен өйрәнү белән шөгыльләнүчеләрнең бәлагә тарыганнарын күреп, вакытлыча тарту көчен киметеп торганмы?
Очкычы да әйбәт, очучысы да шәп булуга карамастан...
Кызганыч ки, самолетта булган башка ике кешегә -очучыларга бәхет елмаерга теләмәгән, алар икесе дә һәлак булганнар. Фаҗиганең сәбәпләренә килгәндә, һәлакәтне өйрәнүче белгечләрнең сораулары байтак. Аларның иң мөһимнәренең берсе: ни өчен иң ышанычлы очкычларның берсе булып саналган Ан-2 - башка самолетларның «төшләренә дә кермәгән» урыннардан очып китә һәм утыра алуга сәләтле һәм эксплуатациясе уңайлы булган самолет һәлакәткә юлыккан? Икенчесе - ни өчен тәҗрибәле очучылар, утыру урынына ярты километр ара кала, идарәне югалтканнар? Тикшерү хәзер шушы ике юнәлештә җавап эзли. Икесенең берсе: яки аппарат сафтан чыккан, яки очучы хата җибәргән, ди һәлакәтнең нечкәлекләренә төшенергә тырышучылар. Тик шул ук вакытта Ан-2нең «холкын» белүчеләр техниканы мактый, ә очучы белән якыннан таныш булучылар ир-атның очкычылык өлкәсендә оста һәм белдекле булуына басым ясыйлар. Ышанычлы машина белән үз һөнәренең остасы ни өчен «уртак телгә» килә алмаганнар соң? Әллә һәлакәтнең сәбәбе бөтенләй өченче фактордамы икән?
Рәсми теркәлмәгән очкычлар
Красноярск өлкәсендә Ан-2 белән булган әлеге һәлакәт очкычларга кагылышлы тирәндә яткан бер проблеманы да актарып чыгарды. Ул - рәсми рәвештә теркәлмәгән шәхси самолетлар мәсьәләсе. Бу Ан-2 дә аерым затка караган тиешле документларсыз очкыч булган. «Андый самолетлар белән вертолетлар Красноярск өлкәсендә генә дә иллеләп, гадирәкләре миллион сумнан да арзанрак тора», - дип сөйли бер очучы. Рәсми теркәлмәгән очкычларның хуҗалары, һәрхәлдә, тулы «техосмотр»лар да үтеп мәшәкатьләнмиләр. Чөнки тиешле сертификатларны туплау, очарга рөхсәт алулар очкычның бәясеннән дә күбрәк акчалар таләп итә икән. Нәтиҗәдә, хуҗасының белдеклелек дәрәҗәсенә генә тиң «техосмотрлы» самолетлар белән вертолетлар һәлакәтләргә бер-бер артлы юлыгып тора да. Канунчылыгыбызда шәхси очкычлар мәсьәләсен көйләүче аерым законнар да юк. Ан-2 һәлакәтендә дә канунчылыктагы шушы җитешсезлек төп рольне уйнагандыр да, бәлки...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.35500
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...20100
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.11600
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.18900
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.125503
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!23400
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.29201
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.49901
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.18632000
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.156700
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.43300
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.74404
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.77700
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.10000
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.149105
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.254001
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!55302
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.35500
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.264004
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!197204
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.340053
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.236002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика