16+

Путинны хөрмәт итәләр

Кичә Россия Президенты Владимир Путин үзенең 61 яшьлек туган көнен Индонезиянең Бали утравында каршы алды.

Путинны хөрмәт итәләр

Кичә Россия Президенты Владимир Путин үзенең 61 яшьлек туган көнен Индонезиянең Бали утравында каршы алды.

Юк, Путин дөньякүләм танылган йолдызлар белән Европа түрәләренең яраткан ял итү урыны булган утрауның кызу кояшы астында «сөякләрен җылытып» ятмый, ул анда чираттагы АТЭС (Азия - Тын океан икътисади хезмәттәшлеге) форумында катнашырга китте.
Эшлекле очрашу туган көне белән бер көнгә туры килгәнгә, Путин форумда катнашкан башка дәүләтләрнең лидерларыннан котлаулар, җылы сүзләр, бүләкләр көткәндер көтүен, әмма Индонезия Президентының, кулына гитара алып, үзен җырлап каршы алачагын ул башына да китермәгәндер. Туган көне белән котлау җырын башка ил башлыклары да күтәреп алгач, Путинның бераз каушап калуы да сизелгән. Аны шулай зурлап каршы алулары чит ил лидерларының Россия Президентын хөрмәт итүен аңлата.
Россиядә дә халыкның Путинга карата ихтирамы артканнан-арта бара. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча бөтенроссия үзәгенең «табадан гына төшкән» мәгълүматларына караганда, сораштырылган халыкның 65 проценты аның хәзер зирәгрәк булуын, 59 проценты ил өчен күбрәк тырыша башлаганын, 50 проценты халыкка якынаюын искәрткән.
Путинның соңгы дөньякүләм уңышы Сириядәге конфликтны кан коюсыз хәл итәргә ярдәм итүе булды. Шул һәм башка казанышлары өчен, Рухи бердәмлек һәм хезмәттәшлек халыкара академиясе Путинның кандидатурасын сентябрь ахырында Нобель премиясенә дә тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading