16+

Сабыр канатларың сынмасын!

Шатлык белән кайгы янәшә йөри бит ул - бәхеткә кинәнергә өлгермисең, тәкъдир дигәнең тез астына китереп сугарга да күп сорамый... Шулай булмаса, хезмәттәшебез Айнур Галимовка да туй шатлыгы белән янәшә ачы сынау килеп басмас иде.

Шатлык белән кайгы янәшә йөри бит ул - бәхеткә кинәнергә өлгермисең, тәкъдир дигәнең тез астына китереп сугарга да күп сорамый... Шулай булмаса, хезмәттәшебез Айнур Галимовка да туй шатлыгы белән янәшә ачы сынау килеп басмас иде.

Айнурыбыз, Аллага шөкер, гадәти тормышка кайтып, никах укытып, пар канатлы булып, гаилә тоткасы булып яши башлаган гына иде. Узган шимбә көнендә генә Арчаның Балыкчылар күлендә зурлап туй итте Галимовлар: бөтен туган-тумача, дус-иш, хезмәттәшләр бер табын артына җыйналды дигәндәй. Төшеп йөгерә, рәхәтләнеп бии алмаса да, Айнур бу көнне Аллаһыга мең рәхмәтләр укып утырды. Аллага шөкер бит инде: тулаем җиңелмәсә дә, авыру да чигенергә мәҗбүр булды, яраткан кешесе, мең сынаулар үтсә дә, бер минутка да ташламады, хәләле булды. Никах алдыннан гына фатирлы да булды Галимовлар, туйга да мая туплый алдылар...
Туй бар яктан килгән булса да, өстәл түрендә Айнурның әти-әнисе утыра алмаган шул - инде берничә ел үзе дә яман чир белән көрәшүче әнисе - Фирая Галимулла кызы каты авырып китү сәбәпле, Айнурның әти-әнисе килә алмаган икән. Кичә исә - кайгылы хәбәр килеп иреште: каты авырудан соң, Фирая ханым арабыздан китеп барган.
Без - шәһриказанлылар да әлеге хәбәрне йөрәк аша үткәрдек. Айнурның, аның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, аларга олы сабырлык, ныклык телибез. Фирая ханымның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрендә була күрсен иде!..

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading