Тәрәзә пыялаларын бәс каплап киткән, ишекне ачуга, идән буйлап ак сакаллы салкын йөгерә, термометрларның уклары 30 градустан да түбән тәгәрәгән… Болар - чын кыш башлануның билгеләре. Тәхетне үзәкләрне өшетерлек кыш алды, чанасына проблемаларын да төяп алып килде.
Скопировать ссылку
Тәрәзә пыялаларын бәс каплап киткән, ишекне ачуга, идән буйлап ак сакаллы салкын йөгерә, термометрларның уклары 30 градустан да түбән тәгәрәгән… Болар - чын кыш башлануның билгеләре. Тәхетне үзәкләрне өшетерлек кыш алды, чанасына проблемаларын да төяп алып килде.
Гаеп үзебездә
Россия халкы җәен эсседән интегә, кышын салкыннан тилмерә. Әле кайчан гына гомерләре быелгы җәйге кызудан өзелгәннәрнең саны чутлап утырылган кебек иде, инде кышкы суыкларның да беренче корбаннары барлыкка килде. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быелның 18 декабренә ил буенча салкыннан зыян күрүнең 322 очрагы теркәлгән, 175 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өшеп үлгән. Җан тәслим кылганнарның 20се Чиләбе өлкәсенә туры килә. Россиянең үзәк районнарында температура хәзер 25-30 градус, беркөнне Новосибирскида 41 градус салкынлык теркәлгән, Себернең кайбер өлкәләрендә термометрлар 50дән дә түбән һава торышын күрсәтә.
Әле салкыннар башланды гына. Россия кышының йөзе нинди булуы безнең илгә каяндыр читтән күченеп килеп, беренче елын яшәүче кеше өчен генә яңалык булырга мөмкин. Синоптиклар да һәр ел саен кышның кайчан башланачагын, суыклар кайчан һөҗүм итәчәген алдан ук фаразлап куялар. Шуңа күрә салкын корбаннарының шулай күп булуын әзерлек җитмәүгә сылтап калдыру - көлке.
Салкыннан зыян күрүчеләрнең күпчелеген, әлбәттә, бомжлар тәшкил итә. Бу аңлашыла да. Икенче урында - исереп өшүчеләр. Монда да ачыклык кертеп маташулар урынсыз. Алардан соң авырулар һәм картлар, аннары яшьләр килә. Беренчеләр физик мөмкинлекләре чикле булу аркасында, соңгылар мода артыннан куып, артык калын киенергә яратмаулары сәбәпле, салкыннан зыян күрәләр. Кайсы яшь кызның зифа буен юан тун, төз аякларын килешсез итек, чибәр йөзләрен калын шәлләр артына яшерәсе килсен?! Нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга - беренче чиратта табигатьне түгел, үзебезне гаепләргә кирәк. Чатнама салкыннарда өйдән ерак китеп йөрмәскә, бигрәк тә юлларга чыкмаска, җылы киенергә, дөрес тукланырга, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кебек кагыйдәләрне үтисе генә инде югыйсә.
Соңгы атналарда туңулар, өшүләрнең исәбе артуын температураның кинәт төшүенә генә сылтап калдыру да дөрес түгел. Кеше ноль градуслы һава торышы вакытында да өшеп үләргә, урамда 20-30 градуслы салкыннар торганда да үзен яхшы хис итәргә мөмкин. Барысы да организмның тән температурасын югалтуына бәйле. Исереп, җиргә ятып йоклап, үз җылысын туфракка биреп, плюслы температура вакытында да өшергә мөмкин кеше. Кыскасы, барысы да үзеңнән, кагыйдәләрне дөрес үтәвеңнән тора. Европа да өши
Ел фасылларының температура аермасы 60-70 градус булган Россия өчен бүгенге салкыннар күрмәгән, көтелмәгән нәрсә түгел. Менә Европа илләрендә хәлләр күпкә мөшкелрәк. Җылыга ияләшкән Европа халкының организмына нольдән әз генә түбән температура да килешми. Мисал өчен, 5-10 градуслы салкыннар һөҗүм иткән Польшада инде 20гә якын кеше катып үләргә өлгергән. Бу илдән тыш, Чехия, Хорватия, Сербия, Черногориядә дә кинәттән бәргән суыкларның корбаннары байтак. Сербиядә туктаусыз 30 сәгать буе яуган кар өч кешенең гомерен өзгән. Хорватиядә дә шуңа охшаш хәл. Андый күләмле карны ул ил халкының инде 57 ел күргәне булмаган. Ул 4 кешенең башына җиткән. Черногория белән Герцеговинада температура 12 градуска кадәр түбән тәгәрәгән. Иң салкын һәм көтелмәгән һава торышы исә Чехиядә - 22-25 градус салкынлык. Аның корбаннары - өзелгән 7 гомер һәм меңләгән өшүчеләр һәм туңучылар. «Газпром»га гына рәхәт
Кеше корбаннары булудан тыш, салкыннарның башка проблемалы яклары да шактый. Машиналар кабынмый, торбалар шартлый, самолетлар оча алмый, мәктәпләрдә дәресләр өзелә, җитештерү һәм башка эшләр тоткарлана һ.б. Салкыннардан «Газпром» компаниясе генә файда күрә төсле. 13 декабрьдә тәүлек буена оешманың Европага чыгарылган газ күләме 550, 1 миллион кубометрны тәшкил иткән. Бу - «Газпром»ның тарихи рекорды.
Комментарийлар