16+

Украина тарайды, Россия тиздән киңәячәк

Кырым шәһәрләренең һәм Севастопольнең урамнарын кичә шатлыктан үрле-кырлы сикерүче халык ташкыны басып алды. Үзәк телеканалларның репортажларына караганда: «Без Ватаныбызга кире кайттык!», «Без - россиялеләр!» кебек сүзләр ярымутрауның күген яңгыраттылар, Севастопольдә меңләгән кеше, рәт-рәт булып тезелеп басып, Россия гимнын башкарды.

Болар барысы да - якшәмбе көнне узган референдум нәтиҗәләре аркасында күкрәктән бәреп чыккан хисләр. Сайлаучыларның 96,77 проценты - 1 млн 233 мең кеше Кырымны һәм Севастопольне Россиягә кушу өчен тавыш биргән. Бәйсез республиканың сәгать телләре 30 марттан Мәскәү вакытына күчәчәк, территориясендә Россия сумы әйләнешкә кертеләчәк, ә гривнаның статусы 2016 елга кадәр сакланачак. Кырым хакимияте Россия Президентына үзләрен безнең ил составына кушу мөрәҗәгатен инде юллаган, хәзер эш азда гына - рәсми рәвештә раслауда гына калды. Россиядә үткәрелгән сораштырулар да, россиялеләрнең 90 проценты әлеге кушылуга риза, дигән нәтиҗә биргән.
АКШ белән «зур җиделек»нең башка илләре референдумны законсыз дип тапканнар. Алар сайлауларның чиста үткәрелүендә шикләнә. Украина хакимияте дә үз биләмәсенең бер өлешен алай җайлы гына югалтырга риза түгел. Шуңа күрә, Кырым мәсьәләсе тирәсендә тавыш-гауга әле байтак буласы көн кебек ачык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading