16+

Җыр бәйгесеме, әллә пычрак сәяси уенмы?

«Евровидение» җыр конкурсы ел саен меңләгән җанатарларны бәйге үткән шәһәргә, дистәләгән миллион тамашачыларны телевизор экраннары каршына җыя. Халык бәйгене матур чыгышларны күреп хозурланыр, иң-иңнәр исемлегенә эләккән җырларны тыңлап ләззәтләнер өчен карый. Әмма һәр ел, «Евровидение» тәмамланып та бетмәс борын, чыгышлардан алган хис-тойгылар, тәэсирләр бәйләме халыкара сәясәтнең пычрак сазлыгына керә дә...

Җыр бәйгесеме, әллә пычрак сәяси уенмы?

«Евровидение» җыр конкурсы ел саен меңләгән җанатарларны бәйге үткән шәһәргә, дистәләгән миллион тамашачыларны телевизор экраннары каршына җыя. Халык бәйгене матур чыгышларны күреп хозурланыр, иң-иңнәр исемлегенә эләккән җырларны тыңлап ләззәтләнер өчен карый. Әмма һәр ел, «Евровидение» тәмамланып та бетмәс борын, чыгышлардан алган хис-тойгылар, тәэсирләр бәйләме халыкара сәясәтнең пычрак сазлыгына керә дә...

Юкка чыккан ун балл
Быел Швециянең Мальме шәһәрендә узган «Евровидение» безнең өчен анда милләттәшебез - Яшел Үзән шәһәре кызы Динә Гарипова катнашуы белән үзенчәлекле иде. Яшел Үзәннең урамнарына урнаштырылган зур экраннар каршына җыелган якташлары гына түгел, бәйгенең финалы үткән көнне бөтен Татарстан төн йокыларын калдырып, чыгышларны күзәтте, Динә өчен җан атты. Швециядән ул лаеклы бишенче урынны эләктереп кайтты, ә беренче урын Дания җырчысы Эмили де Форест «кармагына капты».
Мондый нәтиҗә белән Динә үзе дә, Россия дә канәгать кебек иде дә, әмма тавышларның дөрес саналмаганлыгы турында бәхәс конкурстан турыдан-туры тапшыру барганда ук куера башлады. Әзәрбайҗан илләргә үзенең балларын өләшеп чыккач, безнең комментаторларның берсе тугандаш дәүләтнең безгә бер тавыш та бирмәгәнен сизеп алды һәм моңа бик аптыраганлыгын белдерде. Әйтерсең лә, Әзәрбайҗан безгә һичшиксез югары очко бирергә тиеш булган! Әмма минемчә, тугандаш дәүләтме, күрше илме, ул безгә бу бәйге кысаларында әз генә дә тиеш түгел, ошаган җыры, яраткан башкаручысы өчен тавыш бирергә аның тулы хакы бар. Юк, мин Динәнең чыгышы башкалардан ким иде, дип әйтмим, ул бик матур җырлады, әмма миңа калса, гадел тавыш бирүдә ниндидер туганлык, күршелек хисләре бернинди дә роль уйнарга тиеш түгел.
«Евровидение» тәмамланып, икенче көнгә үк бу хәл бик күп бәхәсләр тудырды. Сәхнә йолдызларының, җыр-музыка сәнгатендә кайнашучыларның, хәтта сәясәтчеләрнең күбесе Әзәрбайҗанны гаепләп үк чыктылар. Алар белдерүенчә, янәсе, без бер-беребез, ягъни элеккеге совет дәүләтләре өчен тавыш бирергә тиеш; имеш, шул ук Даниядән безгә бернинди файда юк бит.
Әзәрбайҗаннан да җавап озак көттермәде, ил, дөреслектә, Россия башкаручысына ун балл язган булганлыгын белдерде. Аларның сүзләренә караганда, күрәсең, соңгы нәтиҗәләрне игълан иткәндә, хатаны Швеция җибәргән, гаепне алардан эзләргә кирәк. Ахыр чиктә, бәхәсне чишү Әзәрбайҗан белән Россиянең Тышкы эшләр министрлыклары дәрәҗәсенә күтәрелүенә карамастан, Европаның хәбәр тапшырулар союзы бернинди хата китә алмавын, өстәмә тикшерү дә үткәрелмәячәген әйтеп, кырт кисте.
Динә үзе бишенче урынны яулавыннан бик канәгать, ни өчен бәхәсләр куертылып ятуын ул аңламый. Әзәрбайҗанның 10 баллы өстәлсә дә, Россия барыбер дүртенче урынга күтәрелмәс иде бит. Бу хәлдә бер әйбер генә җанны тырный - гади татар кызының дәүләтара мөнәсәбәтләр, кырыс сәяси уенда курчакка әйләнүе.
Бәхәс арты бәхәс
Быелгы «Евровидение» тирәсендә бәхәсләрнең тагын берсенең Әзәрбайҗанга катнашы бар. Литвада Әзәрбайҗан файдасына тавыш «сатып алучылар» төркеме эшчәнлек җәелдергәне билгеле булды. Тавышлар өчен алар 20шәр евро түләгәннәр. Икенче бәхәс милли хисләргә кагыла. Израиль җырчысы Моран Мазор белдерүенчә, аларның делегациясен йөрткән гарәп таксисты: «Каһәр суккан яһүдләр», - дип сүгенгән. «Евровидение» буенча алдынгы немец белгече Ян Феддерсенның сүзләре чираттагы бәхәскә нигез салды. Быелгы бәйгегә нәтиҗә ясаганда, ул болай дигән: «Мин Даниянең җиңүенә бик шатмын. «Евровидение»нең киләсе елга да Европаның шул ук өлешендә үтәчәген аңлата бу. Анда җәмгыятьнең югары стандартлары хөкем сөрә, ә Әзәрбайҗан яки Украина турында алай дип әйтеп булмый. Сүз дә юк, аларның да, Россиянең дә чыгышлары бик лаеклы иде, әмма ул өч илгә «Евровидение» уздырырга мөмкинлек бирергә ярамый».
«Евровидение» буенча белгеч шулай дип әйтеп торганда, бәйгенең гадел үткәрелүе, тавышларның дөрес саналуы зур шик уята. «Евровидение»нең халыкара җыр конкурсы гына булмавы турында да чын дөреслекне ачып сала ул. Бер илләр икенче илләрне хөрмәт итмәүләре аркасында, аларга тавыш бирмәүләре, икенчеләр өстенлекне күршелек, кардәшлеккә күрә бирүләре бәйгене пычрак сәясәткә әверелдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading